Энергетиклар вахтада
Энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен кулланучыларны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итеп, әйбәт күрсәткечләр белән каршылыйлар. Азат МУСИН
Бүгенгесе көндә районның электр челтәрләрендә 44 кеше эшли һәм аларның күпчелеге үз эшенең остасы. Электромонтерлар Александр Суслов, Сергей Лосев, шофер-электромонтер Сергей Лазарев һәм башкалар әнә шундыйлардан.
Агымдагы елда электр линияләрен сузу һәм ремонтлау буенча байтак эш эшләнгән. Район үзәгендә һава линияләрен капиталь төзү эшләре алып барыла, бу максатларга 5 млн. сум акча бүлеп бирелгән, подрядчылар бүген дә шул эш белән мәшгуль.
Җәйге чорда Чаллы Башы, Чертуш авылларында, Шахмай белән Чертуш, Черемухово белән Яңа Иванаево, Петропавел Бистәсе белән Яңа Чишмә авыллары арасында югары көчәнешле линияләргә капиталь ремонт үткәрелгән. Коллективта кадрлар алмашыну юк, бар да тотрыклы әйбәт хезмәт хакы алалар. Оешма тулысынча махсус техника белән тәэмин ителгән, 10 елга якын электр челтәрләре төзекләндерелгән яңа бинада эш алып бара, хәзергесе вакытта анда әйбәт итеп евроремонт ясалган.
Район оешканнан бирле, 28 ел дәвамында, коллективны югары квалификацияле, техник яктан белемле белгеч Харис Хөсәенов (рәсемдә) җитәкли. 1983 елда аны Куйбышев шәһәреннән (Спасс районы) эшкә күчерәләр һәм шул вакыттан бирле ул, көчен һәм энергиясен кызганмый, даими рәвештә предприятие үсешенә кагылышлы мәсьәләләр белән шөгыльләнә.
Харис Хөсәен улының энергетика өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе бар. Тирән техник белеме, эшлекле һәм һөнәри сыйфатлары аңа электр җиһазларыннан файдаланганда аларның ышанычлы, куркынычсыз һәм аварияләрсез эшләвенә, үзвакытында персонал белән эшне оештыруда контрольлек итәргә мөмкинлек бирә.
Х.Х. Хөсәенов үзенә ышанып тапшырылган экологик объектларда экологик торышны яхшыртучы чараларны гамәлгә кертүдә инициатор булып тора. ВЛ 0,4-10 кВ төзелеше һәм ремонтлау буенча эшләр аның җитәкчелегендә алып барыла. Районда канәгатьләнмәслек хәлдәге электр челтәрләре юк диярлек.
Чистай электр челтәрләре директоры (монда безнең район да керә) Александр Наумов Харис Хөсәеновның предприятиедә ток трансформаторлары һәм санагычларның эшләвен тикшерү җайланмасын беренчеләрдән булып урнаштыруын билгеләп үтте, бу электр энергиясен югалтуларны ачыклауда нәтиҗәле ысул. Электр челтәрләренең Яңа Чишмә районы берничә ел дәвамында электр энергиясен югалтуда нормативка сыеша.
Харис Хөсәен улы коллективта һәм районда авторитет һәм хөрмәт казана, җәмәгать эшләре алып бара, Яңа Чишмә авыл җирлеге Советы депутаты булып тора.
Без барлык энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, аларга яңа хезмәт уңышлары, саулык-сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев