Реклама
Җәмгыять
Епископ Пахомий Яңа Чишмә районында булган
Успение Пресвятой Богородицы бәйрәме алдыннан Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий безнең район храмнарында булган
27 августта якшәмбе литургиясен, владыка Петропавел Бистәсенең Никольский храмында үткәргән, аннан соң актив мәхәллә кешеләренә бүләкләр тапшырган. Әлеге гыйбадәтханә берничә ел элек меценатлар ярдәмендә Изге Николай хөрмәтенә төзелгән.
-Петропавел Бистәсе - апостоллар Петр һәм Павел истәлегенә төзелгән чиркәве булган борынгы авыл. Кызганычка каршы, совет чорында ул нык зыян күргән. Һәм аны торгызу омтылышлары булуга да карамастан, бу эшне алга җибәрү мөмкинлекләре булмаган диярлек, - дип билгеләп үткән архипастырь.
Бу көнне гыйбадәт кылганнан соң борынгы храмны реставрацияләү перспективалары турында фикер алышканнар.
Казан архитекторлары билгеләп үткәнчә, Петр һәм Павел храмы искиткеч мәдәни мирас һәйкәле булып тора. Шуңа күрә авылда туып-үскән, тарих фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Любовь Уманская аны бердәмләшеп торгызырга өндәгән.
Петропавел Бистәсеннән соң епископ Пахомий районыбызның тагын ике авыл чиркәвендә - Черемухово Бистәсенең Архангел Михаил һәм Волчья Бистәсенең Косьма һәм Дамиан храмнарында булган.
Сәфәрдән соң епископ Пахомий үз тәэсирләре белән уртаклашкан.
- Авыл халкы, авырлыкларга һәм проблемаларга карамастан, мине җылы каршы алды. Ә проблемалар җитәрлек. Һәм иң мөһиме - кадрлар, беренче чиратта пастырьләр җитмәү. Шуңа күрә без семинариядә белем алу өчен кандидатлар эзлибез, - дип язган ул үзенең “Вконтакте”дагы битендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев