Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Епископ Пахомий православие динен тотучы Яңа Чишмә халкын Качману бәйрәме белән котлый

19 гыйнварда христианнар әлеге бәйрәмне билгеләп үтәләр

Кадерле кардәшләр!

Барыгызны да чын күңелдән Качману бәйрәме белән котлыйм!

Бу көнне без Раббыбыз Гайсә вәгазьгә чыкканчы Иордан елгасына кереп, чукынуын искә төшерәбез. Борынгы заманда яһүдләрдә гөнаһлардан котылу өчен ритуаль коену йоласы булган. Гайсәнең гөнаһлары булмаган, әмма ул барлык хакыйкатьләрне үтәү һәм һәрберебезгә дөрес юл күрсәтер өчен, әлеге ритуалда катнаша. 

Чын тормыш юлы чукыну йоласыннан башлана, аны һәр христиан кешесе үз гомерендә бер тапкыр гына кабул итә. Һәм шуннан соң һәр кеше дә алдагы тормышын гөнаһлар кылмыйча һәм булганнарына тәүбә итеп, дәвам итәргә тиеш. Әгәр дә кемдер бәйрәм төнендә бәкедә коенып чыгу йоласын үтәгәннән соң, Ходай аның гөнаһларын кичерер дип уйлый икән, бу ялгыш фикер. Үз күңелен артык теләкләрдән, намуссыз уйлардан азат иткән, тәүбә итеп кенә калмыйча, үз тормышын дөрес юлдан дәвам итәргә омтылган кеше генә, чын мәгънәсендә гөнаһлардан арына алачак.

Әлеге изге көннәр сезгә күңел тынычлыгы, шатлык һәм юаныч китерүен телим. Сәламәт булыгыз, Ходайга чын күңелдән ышаныгыз һәм ул сезне бервакытта да ярдәменнән ташламас.
Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев