Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Епископ Пахомий православие динендәге яңачишмәлеләрне могҗизалы Казан Изге Ана иконасы барлыкка килүнең 444 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан котлый

444 ел элек безнең төбәктә элек булмаган изге икона пәйда булган.

«Кадерле дин-кардәшләрем! 

Барыгызны да чын күңелдән Казан Изге Ана иконасының барлыкка килү көне белән котлыйм. 444 ел элек безнең төбәктә элек илебездә булмаган изге икона пәйда булган. Шушы Иконага Казан Изге Ана исеме бирелгән. Могҗизалы образ Казанның үзен дә бөтен дөньяга таныткан.

Дүрт ярым гасыр дәвамында Ватаныбызда бөтен халык хөрмәтен яулаган Иконаның дистәләгән күчермәсе дан казанган. Казан Изге Ана иконасы ярдәме белән никахка фатиха бирәләр, бу иконадан балаларның исән-сау булуын, тынычлык һәм халыкның иминлеген сорап дога кылалар. Күп тапкырлар бу Иконага дога кылганнан соң Раббыбыз Ватаныбызны төрле бәла-казалардан коткарган. Һәр гыйбадәтханәдә һәм һәр йортта да шушы Иконага табынып Ходайга дога кылалар.

Без дә Изге Ана иконасына дога кылыйк, аның яратуына һәм яклавына өметләник».

Епископ Пахомий православие динендәге яңачишмәлеләрне могҗизалы Казан Изге Ана иконасы барлыкка килүнең 444 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан котлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев