Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ерак юлга чыгар чак җиткән

Армиягә озату – призывник өчен дә, аның әти-әнисе, туганнары һәм дуслары өчен дә дулкынландыргыч чара. Халыкта яшь егетне армиягә озатканда гаилә бәйрәме үткәрү гадәте элек-электән килгән. Яңа Чишмәдә призывникларны армиягә озату менә инде 16 ел дәвамында барлык яңачишмәлеләр өчен зур вакыйга булып тора.

27 апрель көнендә болытлы, менә-менә яңгыр явар кебек булса да, ул Мәңгелек ут  янына  митингка килгән кешеләрнең  кәефендә чагылмады. Яңа Чишмәдә Призывник көне менә шулай башланып китте. Армиягә чакырылучы егетләр алдында оставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул: “Озак еллар хезмәт итеп, мин безнең якташларыбыз – татарстанлылар солдат формасын һәрвакыт намус белән киеп йөрде, үз бурычларын лаеклы төстә үтәделәр дип һич икеләнми әйтә алам. Шуңа да иманым камил, сез дә үз ватаныгызны оятка калдырмассыз“, - диде. Быелгы призывник Рәнис Баһаутдинов җавап сүзе итеп, иптәшләре исеменнән үз хәрби бурычларын намус белән үтәп, хезмәт итеп, туган нигезләренә әйләнеп кайтачакларын вәгъдә итте.
Митингка  килүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатларны хөрмәтләп искә алдылар, һәйкәл төбенә чәчәкләр куйдылар.
Бәйрәм чарасы Яңа Чишмә урта мәктәбендә дәвам итте, укучылар укытучылары белән бергәләп кунакларга “Ватанга хезмәт итәм“ дип исемләнгән әдәби постановка күрсәттеләр.
 Призывниклар һәм аларның әти-әниләре “Олимп“ спорт комплексында булды, ул вакыт анда  бокс буенча республика турниры бара иде. Призывниклар “Алтын ачкыч“ балалар бакчасында  да булдылар, балалар кунакларга бик сөенде һәм аларга ничек патриот булырга өйрәнүләре турында да күрсәттеләр. Әниләре белән бергәләп егетләрне ЗАГС ка да чакырдылар, анда гаиләләрне хөрмәтләү чарасы узды. Ә РМЙ каршындагы мәйданчыкта бу вакыт сәхнәләштерелгән “Ял итү“ тамашасы бара иде, кыр кухнясына чәй һәм солдат боткасыннан авыз итәргә чакырдылар. Районның барлык  мәдәният учреждениеләре дә солдат тормышыннан үз тамашаларын күрсәтте (сугыш вакытындагы һәм тыныч вакыттагы). Сугыштан соңгы еллар җырлары яңгырады, тамашачылар арасыннан аларга кушылып биючеләр дә булды.
Мәдәният йорты фойесында фотокүргәзмә оештырылган иде, анда район мәктәпләре катнашты. Мисал өчен, Екатерина мәктәбеннән Совет һәм Россия армиясе сафларында хезмәт иткән үз якташларының фоторәсемнәре урнаштырылган фотоальбом да алып килгәннәр.
Армиягә озату көненең икенче тантаналы өлеше РМЙ сәхнәсендә башланды, анда әлеге язда армия хезмәтенә чакырылучы 25 егетнең 15 есе Приказ тыңлау өчен күтәрелде. Калганнары нигезле сәбәп буенча чарага килә алмаган.
Хәрби хезмәткә чакыру турындагы приказны Чистай шәһәре,  Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Андрей Пичушкин укыды. Ул призывникларга чакыру 18 майда башлануын искәрде. Ә 5 июньдә Яңа Чишмәдән 5 егет Кара диңгез флотына хезмәт итәргә китәчәк һәм шефлыкка алынган “Сәмум“ кораблендә үзләренең якташларын алыштырачаклар. Яңа Чишмә районында үсеп килүче буынны патриотик  рухта тәрбияләү буенча актив эш өчен ул район башлыгы  Вячеслав Козловка хәрби комиссариат бүлегеннән Рәхмәт хаты тапшырды. 
Район башлыгы шулай ук сәхнәдән котлау һәм үгет-нәсихәт сүзләре белән призывникларга мөрәҗәгать итте. Үзенең мөрәҗәгатендә:
- Шунысы сөендерә, Россия армиясенең абруе үсә бара. Моны илдәге халыкның күпчелеге шулай ди һәм алар үзләренең улларын хезмәт итәргә җибәрүдән курыкмый. Армиянең абруе, әлбәттә, артты, чөнки хөкүмәт яңадан коралландыруга зур игътибар бирә, яңа системалар пәйда була, әмма иң мөһиме, үзләренең ватаннарын сакларга әзер булган патриотлар саны арта бара, - дип билгеләп үтте ул.

Реклама

(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
Ул ата-аналарга үзләренең улларын тыныч  һәм борчылуларсыз өйгә кайтуларын көтәргә, ә егетләргә яңа ышанычлы дуслар табарга, җиңел булмаса да, тыныч кына хезмәтне үтәргә, яңа белем, күнекмәләр алырга кушты.
Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов һәм Изге Троица чиркәве башлыгы Семион атакай да егетләргә үгет-нәсихәт сүзләре җиткерделәр.
Бәйрәм концертын  алып баручылар да бик матур, ә иң мөһиме кирәкле сүзләр әйттеләр. Районның танылган артистлары, яшь башкаручылар чыгышлары, “Шешминка“ ансамбленең биюләре концерт программасын тагы да бизәде.
Ә кич белән Призывник көне кысаларында РМЙ да зур концерт – үзешчән  артистлар конкурсы булды.  
Лариса ФЕДОРОВА .
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев