Эретеп ябыштыру эшләре вакытында саксызлык янгынга китерде
12 апрельдә 11 сәгать 4 минутта Яңа Чишмә янгын бүлегенә Тубылгы Тау авылында йорт януы турында хәбәр килде, - дип хәбәр итә «ЯЧХ» редакциясенә Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча МОНД начальнигы Рафаэль Гыйниятуллов.
- Вакыйга урынына беренче булып «Зирекле» ППС ОП хезмәткәрләре килде. Һәлакәт урынында шәхси хуҗалык утынлыгында (йорт янмаган) утын януы ачыклана.
Янгын ялланган хезмәткәр гаебе белән килеп чыккан, ул янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмичә эретеп ябыштыру эшләрен башкарган. Янгынны сүндерү буенча үз вакытында кылынган гамәлләр нәтиҗәсендә милек хуҗасы фаҗигадән котылып кала алды.
Гаепле затка карата РФ КоАПның 20.4 маддәсе 6 часте буенча административ беркетмә төзелде.
Янгын чыккан очракта - 01, кәрәзле телефоннан -101 телефонына шалтыратыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев