Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәләр

19 апрель - Мәшгульлек үзәге хезмәткәре көне

Һөнәри бәйрәм алдыннан Яңа Чишмә районының Мәшгульлек үзәге дәүләт казна учреждениесе директоры Резеда Хөснуллина безнең сорауларга җаваплар бирде. 

 - Резеда Гайсовна, Мәшгульлек үзәгенең төп һөнәри бурычы нинди?

- Безнең төп эшебез - мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүче гражданнарга, эшчәнлек өлкәсен сайлауда, гражданнарның шәхси мәнфәгатьләренә, эш бирүче һәм хезмәт базары ихтыяҗларына туры китереп, оптималь кыска вакыт эчендә тиешле эш урыны алуда ярдәм итү.

- Үзәк штатында ничә кеше һәм конкрет сез ниләр белән шөгыльләнәсез?

- Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре штаты 4 кешедән тора: 3 белгеч һәм 1 директор. Барлык белгечләр эшсезләрне кабул итү һәм исәпкә алу; эшкә мохтаҗ кешеләргә тиешле вакансия эзләүдә яки яңадан укытуда ярдәм итү; кирәкле документларны рәсмиләштерү; эшсезлек буенча пособиеләр Формалаштыру һәм исәпләү; эш бирүчеләргә эшкә мохтаҗларны эзләү белән шөгыльләнәләр.

- Быел хезмәт базарында хәлләр ничегрәк?  Эшсез кешегә, аның профиле буенча вакансияләр булмаса, нәрсә тәкъдим итәсез?

- Хезмәт базарындагы вазгыять тотрыклы.

«Россиядә эш» порталы мәгълүмат базасында 55 вакансия бар. Механизаторлар, шоферлар, юл эшчеләре таләп ителә. Ниндидер сәбәпләр аркасында үзләрен бу һөнәрләрдә эшләүчеләр итеп күрмәүчеләрнең, киләчәктә эшкә урнашырга теләгән һөнәр буенча яңадан укырга хокуклары бар.

Әйтик, быел ел башыннан алты эшсез граждан «сакчы» һөнәре буенча укыды, бер эшсез граждан «чәчтараш» һөнәре буенча белем ала.

«Демография» милли проекты кысаларында «Россиядә эш Порталы» аша уку өчен гаризалар кабул итү башланды, анда 50+ гражданнар, декрет ялында булган әниләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар әлеге платформада урнаштырылган программалар буенча бушлай укырга мөмкин.

- Эшсезлек буенча исәпкә ничек басарга?

- Исәпкә кую өчен «Россиядә эш» порталы аша гариза бирергә кирәк, шуннан соң гражданның шәхси кабинетына Мәшгульлек үзәгенә кайсы көнне мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат киләчәк.

Билгеләнгән көнне Үзәк белгече кандидат белән әңгәмә үткәрәчәк. Аның хәзерге вакытта нәрсә теләгәнен, көчле һәм көчсез якларын, мөмкинлекләрен ачыклый. Эш эзләүчегә үзе теләгән вазыйфага урнашыр өчен универсаль кагыйдәләр юклыгын аңларга кирәк. Әгәр дә аның белеме, осталыгы һәм эш тәҗрибәсе булмаса, монда теләк кенә җитми.

- Бүген сезнең Үзәктә ничә эшсез исәптә тора һәм пособие күләме нинди?

- 2023 елның 15 апреленә 22 эшсез граждан исәптә тора. 2023 елда пособиенең максималь күләме 12972 сум, минималь күләме - 1500 сум тәшкил итә.

- Эш эзләүчеләргә ниләр телисез?

- Эш эзләүчеләргә шуны әйтергә телим: сайттагы вакансияләрне күзәтеп барыгыз, чөнки мәгълүматлар даими рәвештә яңартылып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев