Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эш һәм уку - хезмәттә булган егетләр белән сөйләшү темасы

Яңа Чишмә район Мәдәният йортында район җитәкчелегенең армия хезмәтен тутырып кайткан егетләр белән очрашуы булды. Ул бик җылы мөнәсәбәттә әңгәмә формасында узды.


Агымдагы елның язында һәм җәендә безнең районнан 33 егет хезмәт итеп кайткан. Аларның барысы да Брянсктан алып Ерак Көнчыгышка чаклы Россиянең төрле почмакларында лаеклы төстә хезмәт итеп, өлкәнәя төшеп кайтканнар. Очрашуга үз авыл җирлекләре башлыклары белән егетләрнең күбесе килгән иде.
Әңгәмә башланганчы җыелучыларның барысы  да  түгәрәк өстәл янында район турында, кешеләре, яңа төзелешләр, районның социаль-икътисадый үсеше турында документаль фильм карадылар. - Барыгызның да сау-сәламәт килеш әти-әниләрегез янына әйләнеп кайтуына без бик шат, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов. - Сезне алдагы планнарыгыз, эшкә  урнашу, укуны дәвам иттерү һ.б. турында белү өчен чакырдык.
- Шунысы сөенечле, егетләрнең күбесенең һөнәре бар һәм эшкә урнашу буенча проблема булмаячак. Әгәр сез эшкә һәм яшәргә туган районыгызда калсагыз, без бик шат булырбыз, - дип ассызыклады район башлыгы.
Аннан ул  яшь, белемле кадрлар таләп ителгән тармакларны санап үтте – бу авыл хуҗалыгы производствосы гына түгел, ә нефть компанияләре дә, бюджет өлкәсе, яшьләр  белән, спортта һ.б. эшләү. Теләге булганнар бизнес белән дә шөгыльләнә алалар, моның өчен эш башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча төрле программалар бар.
Районда  юллар яхшы, торак төзү өчен (аеруча яшьләргә) берничә программа бар, өстәвенә ипотека 5-6 % ка кадәр кимиячәк, авыл хуҗалыгында эшләп тә яхшы гына хезмәт хакы алырга була (техника, нигездә, чит илнеке, уңайлы һәм җитештерүчәнлекле).
Мәшгульлек үзәге  директоры Резедә Хөснуллина егетләргә кайда нинди вакансияләр барлыгы турында хәбәр  итте һәм берничә кеше шунда ук  тәкъдим ителгән вариантлар белән кызыксынды да.
Район җитәкчелеге белән аралашканда егетләр армия хезмәте, үзләренең алдагы планнары турында сөйләделәр. Берничәсе ВУЗ-ларда укуларын дәвам итәчәк, ә кайберләре туган районда калырга ниятләгән. Акъярдан Айдар Госсаметдинов әтисенә фермер хуҗалыгын  киңәйтүгә ярдәм итәчәк һәм эш башлаучы фермерларга биреләчәк дәүләт ярдәменә өметләнә. Әдәмсәдән физкультура һәм спорт буенча махсус белемнәре булган Раил Гыйбадуллин, Андрей Фокеев һәм Александр Сорокин ( икесе дә район үзәгеннән) җирле БЯСМ-дә тренерлар булып эшләргә җыеналар, Яңа Чишмәдән Николай Завалишин район үзәгендә нефтьчеләргә шофер булып эшкә урнашачак. Эшкә кая урнашулары турында уйланучылары да бар әле.
- Теләсә нинди очракта да -  эшкә урнашыргамы яки укыргамы – булдыра алганча без сезгә булышырбыз, - дип ышандырды Вячеслав Козлов.
Бу кичтә бик тә файдалы сөйләшү булды, егетләр район җитәкчелеге шундый очрашу - әңгәмә оештырганы өчен рәхмәт белдерделәр, үз тамырларын һәм туган районнарын беркайчан да онытмаска сүз бирделәр.

Реклама


Азат Мусин.  Автор фотосы
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев