Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Эше хөрмәткә лаек

"Ел хәйриячесе - 2017" республика конкурсына йомгак ясауга безнең районнан Горшково авылында яшәүче эшмәкәр Надежда Панфилова да чакырылган иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы әлеге чара узган атна азагында Казанның С. Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үткән.
Надежда Панфилова Горшково авылында зур ярдәм күрсәткәне өчен "Хәйрияче-гражданин" номинациясендә җиңүче булган. Чишмә төзүгә һәм төзекләндерүгә аларның гаиләсе 47 мең сум, ә Горшководагы гыйбадәт йортын төзекләндерүгә һәм ремонтлауга, чаң манарасы төзүгә 60 мең сум бүлеп биргән.
Панфиловлар гаиләсе Әниләр көнен, Өлкәннәр көнен, Инвалидлар көнен, Яңа ел чыршысын һ.б. бәйрәмнәрне үткәрүгә һәрчак хәйрия ярдәме күрсәтә.
Надежда Панфилова Татарстан Президенты кулыннан җиңүче дипломы һәм чәчәк бәйләме алган.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев