Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эшсез калучылар өчен «иминлек мендәре»

19 апрель — Мәшгульлек хезмәте оешкан көн

Хезмәт базары

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан без әлеге район Үзәге җитәкчесе Резеда Хөснуллина белән очраштык. 

— Узган ел без хезмәт бурычлары һәм аларны хәл итү турында сөйләшкән идек, узган елдагы эшсезлек мәсьәләсен тулысынча «ябуга» ирешә алдыгызмы?

— Кызганычка каршы, юк. Бүгенгесе көндә безнең районда эшсезләр саны күп тапкырга артты, әгәр август аенда Үзәктә 9 кеше исәптә торса, 2023 елның сентябрендә аларның саны шактый артты: безнең хезмәт аша эш эзләүдә 35 кеше тора. Алар барысы да район авылларыннан, ир-атлар һәм хатын-кызлар, 50 яшьтән 60 яшькәчә булган кешеләр. Эшсезлеккә Чаллы Башында балалар бакчасын ябу (6 кеше эшсез кала), шулай ук «Скоков Н. А.», «Козлова М. И.» КФХларда һәм «Агро-Основа» ҖЧҖдә терлекчелек фермаларын бетерү аркасында. 

— Бу кешеләрнең эшкә урнашуга өметләре бармы?

— Әлбәттә. Хезмәттә 50 вакансия бар: машина йөртүчеләр, бухгалтерлар, кухня хезмәткәрләре, сатучылар, техник персонал, бюджет оешмалары белгечләре кирәк. Әмма тәкъдим ителгән эшләр башка торак пунктта, нигездә район үзәгендә бит, күпләр өчен нәкъ менә юл һәм транспорт мәсьәләсе эшкә урнашу өчен киртә булып тора.

Клиентларыбызга тагын бер вариант тәкъдим итәбез — бу үзмәшгуль булу, моны эшләү җиңел: күңелгә хуш килгән һәм табыш китерәчәк шөгыльне билгеләү. Бу эшкә безнең хезмәт аша 2024 елгы Мәшгульлеккә ярдәм программасы буенча бушлай өйрәнергә мөмкин, анда мәшгульлек органнарында теркәлгән эшсез гражданнар катнаша ала.

Шулай ук «Россиядә эш» порталында «Демография» милли проекты буенча бушлай укулар да дәвам итә. 

2024 елда инвалидлыгы булган; 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча ялдагы (әни кешегә генә түгел, ә баланы караган гаиләнең теләсә кайсы әгъзасына), эш эзләүче һәм хезмәт базары өчен өстенлекле юнәлешләр буенча эшләргә әзер булган гражданнарга түләүсез укулар узу мөмкинлеге бар.

— Быел мәшгульлек турындагы законга тагын нинди үзгәрешләр кертелде?

— 2024 елның 1 февраленнән түләүләр индексацияләнде һәм эшсезлек буенча минималь пособие 1613 сум, максималь күләме 13 751 сум тәшкил итә.

Түләү күләме эшләгән һәм эштән азат ителгәннән соң үткән көннәр санына бәйле. Әгәр дә кешенең эш стажы булмаса, аңа минималь пособие билгеләнәчәк. Ә инде эштән киткәнче бер ел дәвамында ким дигәндә 26 атна эшләгән булса, максималь пособиене алырга мөмкин. Өстәвенә, максималь пособие исәпкә куелганнан соң беренче өч айда гына түләнә, алдагы өч айда пособие күләме 5000 сумнан артмаячак.

Үзгәрешләр нигезендә, профильләү срогын үтмәгән яки мәшгульлек үзәгендә теркәлгәннән соң 10 көн эчендә тиешле эшнең ике вариантыннан баш тарткан гражданнар эшсез дип танылмаячак.

— Резеда Гайсовна, закондагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, безнең районда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләренең штаты үзгәрмәдеме?

— Юк, үзгәрмәде. Безнең барлык хезмәткәрләр дә үз вазыйфаларында калды. Райондагы эш бирүчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү, эшсез гражданнарны көн саен кабул итүне белгечләр — Ильвира Танатарова һәм Екатерина Белоглазова һәм Энже Мусиналар башкара. Мөмкинлектән файдаланып, барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, ә безнең клиентларыбызга — эш бирүчеләргә һәм эш эзләүчеләргә — бер-беребезне эзләүдә ныграк тырышырга кирәк.

Под фото: Үзәкнең дус коллективы: Е. Белоглазова, Э. Мусина, Р. Хөснуллина һәм И. Танатарова (сулдан уңга). Р. Хөснетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев