Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Евгения Лаврова: «Тормышымда барысы да уңышлы бара»

Аның хыяллары ничек үтәлүгә карап үзгәрә

Евгения Лаврова күптән түгел генә үз һөнәрен кабат үзгәрткән: ул Тубылгы Тау авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре. Мондый эш турында ул хыялланмаган, ләкин Ватан «кушкан», ә ул «барган», чөнки баш тартырга күнекмәгән.

Евгения Лаврова белән еш аралашырга яки бергә эшләргә туры килгән авылдашлары аның турында сабырлык һәм тугрылыклы шәхес диләр. Һәм бу искиткеч сыйфатлар, нигездә, аңа нәселдән мирас итеп бирелгән.

Әлбәттә, Евгения бу сүзләр белән килешә: «Чыннан да, күп нәрсә кешенең нинди мохиттә үсүенә бәйле. Әгәр дә хатын-кызларга, безнең гаиләдәге кебек үк игелекле хисләр белән караганнар икән, алар бәхетле кеше булып үсәләр һәм шундый булып калалар да, үзләре дә тирә-юньдәгеләргә яхшылык һәм җылылык бирергә тырышалар».  

Мәктәптә Женя яхшы укыган: математиканы, физкультураны бик яраткан, активист булган һәм сыйныфташлары да аны хөрмәт иткән.  Укучылар үзара дус булганнар һәм хәзер дә шулай, 30 елга якын мәктәп дуслыгына тугры алар,  һәрчак аралашалар һәм кирәк булганда - бер-берсенә ярдәм дә итешәләр.  

Мәктәптән соң Түбән Кама политехник колледжына юридик факультетка укырга керә, ләкин, өенә кайткач, мәктәптә тарих укытучысы булып эшләргә туры килә. Евгениянең бу эше күңеленә хуш килгән һәм ул читтән торып Алабуга университетының тарих-филология факультетына укырга керә.  

Балачакта хыялланган бар нәрсә тормышка ашкан: мәктәпне уңышлы тәмамлаган, яхшы һөнәр алган, яраткан коллективта эшли. Яраткан кешесе Алексей Лавровка кияүгә чыга, дөньяга искиткеч өч бала аваз сала. Еллар үтә, балалар үсә. Ә ул ире белән бергә аларның уңышларына шатлана, аларның бәхетле киләчәге турында хыялланып яшиләр, әмма үз хезмәтләре, кайгыртулары һәм тәрбияләре белән моңа ирешергә ярдәм итәләр.

Алексей һәм Евгения Лавровларның олы улы Петр Казанда яши һәм эшли. 

«Минем өчен ул ярдәмче һәм киңәшче: безгә һәм өлкән туганнарыбызга һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтә. Кечкенәләре мәктәптә укый: Юра спортны бик ярата, аеруча баскетболны (ул безнең гаиләдә буйга иң озыны), ә Катя 4 сыйныфта укый һәм хореография коллективында шөгыльләнә. Ирем Алексей балачактан ук спорт белән мавыга, әлегә кадәр ул һәр кичне волейбол секциясенә йөри һәм, әлбәттә, улларыбызны да спортка җәлеп итте. Ярышларга йөриләр, - дип сөйли Евгения үзенең гаиләсе турында һәм «Бәхет ул - өйдә барысы да сәламәт булса, беркемең дә авырмаса һәм гаиләдә күбрәк шатлык булса», - дип тә өстәде. 

Шушы 45 яшендә Евгениягә берничә һөнәр алмаштырырга туры килә, ләкин ул һәр җирдә эшне җаваплы һәм иҗади якын килеп башкарырга тырыша, ә коллективта, беренче чиратта, хезмәттәшләренә хөрмәт белән карый.

«Мин үзем кул эшләрен яратам, ул мине тынычландыра, күңелгә рәхәтлек бирә. Ләкин СВОның беренче көннәреннән үк диярлек минем мавыгуым СВОда катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлде. Вакытны бушка үткәрмим, кайвакыт шәмнәр ясыйм, кайвакыт тегәм. Узган ел бик күп эш башкарылды, мин АМЙ директоры булып эшләгәндә, маскировка челтәрләре ясауны, җылы оекбашлар бәйләүне оештырдым. Халык безгә, мәдәният йорты хезмәткәрләренә, булышты, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүләрне кире какмадылар.  

Хәзер минем эшем тагын да күбрәк вакыт таләп итә, әмма барыбер мин аны контрольдә тотарга тырышам һәм юлда тукталып калмам - авыр булган җирдә булышырга кирәк, дип йөрәк дәшә икән, эшләвемне дәвам итәчәкмен. Хәзер иң мөһиме - Россиянең бөтенлеге, балаларыбызның ирекле илдә үсүе өчен көрәшүче хәрбиләребезнең - сугышчыларыбызның Җиңү белән исән-сау үз гаиләләренә кайтулары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев