Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Фәния Әхмәтҗанова: «Хезмәтем — мәңге картаймас шатлыгым чыганагы»

Укытучы — нинди гүзәл бер сүз, Шундый якын минем күңелгә! Шушы исем белән истә кала Матур хатирәләр гомергә.

Укытучы - һәрберебезнең язмышында иң олы, хөрмәтле исемнәрнең берсе. Аларга тырыш хезмәтләре өчен зур рәхмәт. Нинди генә мактау сүзләре әйтелмәсен, ул алар өчен аз. Хөрмәткә, мактауга үтә лаеклылар бар. Үз эшен җаны-тәне белән яратып башкаручылар, булган көчләрен, вакытларын кызганмый, алны-ялны белми эшләүчеләр күп. Аларны яраталар, фәкать яхшы яктан гына искә алалар.
Шундыйлар арасында Шахмай мәктәбенең педагогик хезмәт ветераны Фәния Камил кызы Әхмәтҗанова да бар. Ул Чаллы Башы авылында туган, гаиләдә алтынчы бала булган. Туган мәктәбендә 8 сыйныфны тәмамлагач, Чистай педагогия училищесына укырга керә. Ике ел балалар бакчасында эшли. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып туган авылында эшли башлый, аннары - Шахмай мәктәбендә.
41 ел эшләү дәверендә ТР фән һәм мәгариф министрлыгының мактау грамотасы (1990 ел), «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе (1995 ел), «Ел укытучысы» (1997 ел), «Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе» ( 2001 ел), «Иң яхшы башлангыч сыйныф кабинеты» ( 2006 ел), «Алдынгы педагогик эш тәҗрибәсен таратуы өчен» (2008) РМБдән Мактау грамоталары, «Хезмәт ветераны» исеме (2003 ел), «Иң яхшы мәкалә авторы» - «Мәгариф» фәнни-педагогик басма редакциясенең махсус дипломы (2007 ел), «Иң яхшы сыйныф җитәкчесе» - 1 урын (2009 ел), «Белем бирү системасын үстерүдә керткән өлеше өчен» (2020 ел) һәм башка бүләкләре бар.

Күптән түгел Шахмай музее мөдире Гөлүсә Баһаутдинова аның белән әңгәмә корган.

- Фәния Камиловна, сез укытучы булырга хыялландыгызмы?

- Бу эштә миңа олы апам Наҗия йогынты ясагандыр, мөгаен. Ул башлангыч сыйныф укытучысы иде. 1967 елда мин 1 нче сыйныфка укырга кергәч аның сыйныфына эләктем. Аннары ул бездә химия, биологияне укытты. Шул вакытта миндә дә укытучы булу теләге туды, чөнки мин, апам кебек үк, кечкенә балаларны яраттым.

- Мәктәптә сезгә нинди фән күбрәк ошый иде?

- Гуманитар фәннәр күбрәк ошый иде, математика буенча гына «4»ле иде. 48 ел узса да, мин барысын да яхшы хәтерлим. Укуымның соңгы елында, 8 нче сыйныфта, без яңа мәктәп бинасына күчендек. Безнең сыйныф иң олысы булганлыктан, бөтен оештыру эше безнең өстә иде. Мин отряд советы рәисе буларак, барлык сыйныфларның уку, тәрбия эше буенча отчет җыелышларында актив катнаштым.
- Педучилищедан соң югары белем алдыгыз. Хезмәт юлы ничек башланды?

- Укытучы булу нияте мине Казан педагогия институтына алып килде. Анда мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. Шулай да, кечкенә балаларга булган мәхәббәтем җиңде.
- Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, хезмәт юлын кайда һәм ничек башладыгыз?

- 1981 елның 1 сентябрендә Чаллы Башы мәктәбенә килгәч, миңа 3 нче сыйныфны бирделәр. Ул вакытта башлангыч мәктәптә 3 ел гына укый иделәр. Миңа дәресләр бирү авыр булмады, чөнки бирегә без укытучыларыбыз Вафина Наилә, Кәбирова Хадичә белән бер үк вакытта килдек. Без бер-беребезне элек тә яхшы белә идек, шуңа күрә ярдәм итешеп, киңәшләшеп эшләү безгә бик җиңел булды. Мәсәлән, балалар бакчасындагы дәресләр мәктәптәге дәресләргә әверелде, чөнки минем кечкенә балалар белән 2 ел эшләү тәҗрибәм бар иде.

- Шахмай мәктәбенә ничек эләктегез? Баштарак нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

- Директор Шәрипов Әсхәт абый мине чакырды да, Кәбирова Фәһимә апаның лаеклы ялга китүен әйтте һәм мине аның урынына эшләргә чакырды. Авырлыклар булмады, нәрсә дисәң дә Чаллы Башы мәктәбендә эш тәҗрибәм бар иде. Шахмай мәктәбе укытучылары минем өчен, яшь педагог буларак, яхшы остазлар булды. Алар белән сөйләшкән саен, мин тәҗрибәле, оста укытучылар алдында «имтихан» тапшыргандай була идем.

Реклама

1985 елда 6 яшьлекләрне укырга алгач, яңа бурычлар куелды. Фундаменталь белем бирү белән беррәттән, балаларда үз халкына, аның тарихына, кешеләргә хөрмәт, туган телләре өчен горурлык хисе тәрбияләү дә бик мөһим. Ләкин башта төп бурычларны хәл итәргә кирәк иде: уеннардан аерылырга теләмәгән балаларны уку дөньясына ничек тиз генә кертергә? Аларда иң кирәкле күнекмәләрне һәм искиткеч сыйфатларны ничек үстерергә? Укуда уңыш тулысынча балаларда кызыксыну уятуга бәйле бит.

- Сез ничә сыйныфны укытып чыгардыгыз?

- Чаллы Башы сигезьеллык мәктәбендә мин бер чыгарылыш ясадым, ә 1985 елның 1 сентябреннән Шахмай урта мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын кабул иттем, анда 40 елдан артык эшләдем.
- Сез бу катлаулы һөнәрне сайлаганыгыз белән канәгатьме?

-Әйе, бик канәгать, укытучы һөнәре - изге һөнәрләрнең берсе, чөнки укытучы - шәхес тәрбияләүче. Укытучы булып эшләү - күпме көч, күпме сабырлык, фидакарьлек, күңел юмартлыгы сорый. Киләчәккә өмет белән яшим, укыту-тәрбиянең югары нәтиҗәлелегенә ирешү, зыялы, кешелекле балалар тәрбияләү өчен күп эзләндем һәм әле дә эзләнәм. Вакытымны әрәмгә уздырырга яратмыйм, заманадан калышырга теләмим, бишектән алып ләхеткә кадәр белем алырга диләр, бит.

- Вакытны кирегә кайтарырга мөмкин булса, шул ук юлны сайлар идегезме?

- Гомерлеккә сайлаган хезмәтем һәрвакыт минем күңелемне шатландырып, сафландырып тора. Сабыйларны күрүгә, бөтен мәшәкатьләрем, борчуларым онытыла. Әйе, эшеңнән, тормышыңнан ямь-тәм табып, хезмәттәшләрең, укучыларың һәм авылдашларыңның җылы мөнәсәбәтен, ихтирамын тоеп яшәү - үзе бер бәхет икән ул.

Үз эшеңне яратып башкарсаң гына укучылар арасында да, коллектив арасында да һәм инде җәмгыятьтә дә соклану һәм хөрмәт тудырып була. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары - ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда, укытучы һөнәре җиңел дип әйтмәс идем. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит.
...Әле дә хәтеремдә: 1981 елның 1 сентябре... Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән, ут кебек очкын чәчеп торган күзләре, ягымлы, мөлаем елмаеп, парта арасында басып, каршы алган кечкенә кызларны, малайларны... Шул сабыйлар күңеленә яхшылык, рәхимлелек, белем орлыкларын салырга дип килгән уйларым юкка чыкмады. Балаларны, үз һөнәреңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, барлык ару-талуларың юкка чыга, үзеңне шатлык хисләре чолгап ала. Бар укучыга да җан җылыңны жәлләмичә, һәрберсенә тормышта үз юлын табарга ярдәм итсәң, көчеңне, сабырлыгыңны, күңел юмартлыгыңны бирсәң - әти-әниләр арасында да хөрмәтле буласың.

Фания Ахметзянова: «Мой труд — источник моей вечной нестареющей радости»

Хезмәтем - мәңге картаймас шатлыгым чыганагы.
Язманы бастыруга Ольга Иванова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев