Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Филипп Иванов: «Мин үзем генә түгел идем»

19 ноябрьдә Яңа Чишмә ЭЭБ ветераны Филипп Иванов 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Яңа Чишмә ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов редакциягә үзенең элеккеге хезмәттәше турында яза.

— Филипп Владимирович Түбән Кама районының Чабья авылында туып үскән. Хәзергесе вакытта бу авыл юк инде, бу урында Түбән Кама шәһәре төзелгән. Авыл егетләре кебек мәктәптә укыган. Башта мәктәп, аннары СПТУ-46. Самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры кандидаты нормативын үтәп, спорт белән шөгыльләнгән. Параллель рәвештә парашют спорты белән дә шөгыльләнгән һәм 1982 елның 3 августында АН-12 самолетыннан беренче өч сикерү ясаган.

Шул ук елда Совет Армиясе сафларына һава-десант гаскәрләренә аерым разведка ротасына чакырыла. Хезмәт вакытында ул төрле самолетлардан парашют белән 36 сикерү ясый. 1984 елда өенә кайта. Эшкә урнашу яки укырга керү мәсьәләсе барлыкка килгәч, ул озак уйламаган. Артта ВДВда армия хезмәте, спорт белән шөгыльләнү... Һәм тыйнак егет милициягә эшкә барырга дигән дөрес карар кабул итә. Бу, мөгаен, аларның гаилә традицияседер. Филипп Владимировичның әнисе ягыннан абыйсы С. П. Шадрин КГБда тышкы разведкада хезмәт иткән, бабасының әтисе Яков Филиппович Тарасов көч структураларында, ә үз бабасы Тарасов Филипп Яковлевич милиция начальнигы булып хезмәт иткән һәм 1941 елда НКВД полковнигы дәрәҗәсендә фронтка чакырыла. Шулай булгач, юкка гына Филипп яшьтән үк көрәш һәм парашют спорты белән мавыкмаган, болар барысы да гаиләдән килә, ул вакытта ук үзен эчке хезмәттә әзерләгән булып чыга. 

Филиппның һөнәр сайлавы очраклы булмаган. Ул Алабуга милиция урта мәктәбенең көндезге бүлегенә укырга керә. Уку Филиппка җиңел бирелә, армиядәге чыныгуы булыша, аны еш кына курсташлары өчен үрнәк итеп куялар.

1988 елның язында, Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан арасында милли нигездә конфликтлы хәл килеп чыккач, Баку шәһәренә Алабуга милиция мәктәбеннән җәмәгать тәртибен саклау өчен 100дән артык курсант җибәрелә. Филипп Владимирович апрель һәм май уртасына кадәр шунда була. Менә монда инде аңа элекке десантчы осталыгы кирәк була да. Ул үзенең иптәшләренә шәхси батырлык, шулай ук армиядә алган белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтеп, күп тапкырлар ярдәм итә. 

1988 елда милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, Филипп Владимирович Чирмешән РЭЭБгә җинаятьчеләрне эзләү оперуполномоченные вазыйфасына эшкә җибәрелә. Эшләү белән беррәттән Казан юридик институтында читтән торып укуын дәвам итә, аны 1994 елда тәмамлый. Аннары Яңа Чишмә ЭЭБдә хезмәт куя: башта ОБХСС оперуполномоченные, ә аннары уголовный розыск начальнигы була. 

Уголовный розыск хезмәте нәрсә ул? Бу агентлык челтәре һәм гади гражданнар белән җентекләп эш итү, йокысыз төннәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә эшләү, еш кына кешеләрнең сәламәтлеге һәм кайвакыт үз тормышы белән бәйле булган оператив эшне оста оештыру. Үз гомереңне куркыныч астына куеп, җинаятьчеләрне тоткарлау турында сөйләвен сорагач, ул шаяртып кына: «Мин үзем генә түгел идем бит», дип җавап бирә. 

Ә бит Мактау грамоталары, ЭЭМнең бүләкләүләр турындагы боерыклары, милиция майоры званиесы аңа «үзе генә» булмаганы өчен бирелмәгән бит! 

Филипп Владимирович 2005 елда пенсиягә чыга һәм бүлек начальнигы, Яңа Чишмә районының өлкән суд приставы итеп билгеләнә. 

Хәзергесе вакытта ул адвокат сыйфатында эшләвен дәвам итә һәм Яңа Чишмә районы эчке эшләр министрлыгының ветераннар Советы әгъзасы булып тора. Хатыны Гөлүсә белән бергә барлык уңайлыклары булган үз йортында яши. Алар кызлары Розаны тәрбияләп үстерделәр, ул хәзерге вакытта югары уку йортының юридик факультетында укый. Оныклары бар. 
Филипп Владимирович үз гомеренең күп өлешен кешеләргә хезмәт итүгә багышлый һәм шуңа күрә ул бүген дә сафта. Кешеләр аңа төрле үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр, ул шушы вазыйфаны башкаруы аркасында гына түгел, ә кешелекле булганы өчен дә халык үтенечләреннән баш тарта алмый. Башкача мөмкин дә түгел. Нәтиҗә ясап, Филипп Владимировичның тормышы безнең район кешеләренең яшь буыны өчен үрнәк булып тора, дип ышанып әйтергә була.

Филипп Иванов: «Мин үзем генә түгел идем»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев