Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде

Иртәнге 7дә барлык 2811 сайлау участогы эшкә кереште, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин хатыны белән бергә Казан шәһәре Вахитов районының 116-нчы номерлы лицее базасында оештырылган 43-нче номерлы сайлау участогында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирде.
Тавыш бирү залына кергәндә ул участок сайлау комиссиясе әгъзаларын, күзәтүчеләрне сәламләде. Тавыш биргәннән соң ул журналистлар белән аралашты. "Кәеф яхшы, һава торышы әйбәт. Һәм мин машиналарның күп булуын күрәм, кешеләр сайлау участогына бик оешкан төстә бара. Иртәнге 7дә барлык 2811 сайлау участогының да ачык булуы һәм эшкә керешүе билгеле булды», — дип хәбәр итте Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, сайлау участокларындагы хәлләр начар түгел, төрле сәяси партияләрдән күзәтүчеләр бар.
- Сайлаулар, гадәттәгечә, Татарстанда сайлаучыларыбызның югары сайлау мәдәнияте белән уңышлы узар, һәм без сайлаучыларыбызның лаеклы бәясен алырбыз дип уйлыйм, — дип ассызыклады парламент башлыгы.
43 нче участок сайлау комиссиясе секретаре Гөлназ Хөснетдинова сөйләвенчә, бу сайлау участогына барлыгы 2277 кеше беркетелгән.

https://www.tatar-inform.ru/news/2019/09/08/661666/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев