Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гади, ярдәмчел һәм намуслы кеше

Бүген без Яңа Чишмә ЭЭБнең лаеклы ветераны Ильяс Нуртдинов турында сөйләячәкбез.

Тумышы белән ул Яңа Ибрай авылыннан. Район милиция бүлегенә эшкә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң килә. Үзенең хезмәт юлын ул җинаятьчеләрне эзләүнең кече оператив хезмәткәр вазыйфасында башлый һәм озакламый УгРоның өлкән инспекторына әверелә. Югары юридик белем алганнан соң Ильяс полициянең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы итеп билгеләнә. 

Ул һәр вазыйфада шәхси вакыты белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган. Намус, бурыч һәм җаваплылык бервакытта да — армиядә хезмәт иткәндә дә, милициядә (полициядә) эшләгәндә дә, аның өчен буш сүзләр булмаган. Эш белән беррәттән, Ильяс Габдулла улы читтән торып башта «Хокук белеме» белгечлеге буенча Чистай совхоз-техникумын, аннары Уфа икътисад — юридик гуманитар академиясен тәмамлаган.

Әлбәттә, белем алу һәм шул ук вакытта җаваплы эштә дә хезмәт кую җиңелләрдән булмаган, әмма аны моңа җаваплы карашы һәм сайлаган һөнәре этәргән. ЭЭБ җитәкчелеге Ильяс Габдулла улын тырышлыгы, хезмәттәшләре — осталыгы һәм кешелеклелеге өчен хөрмәт иткәннәр.
Җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләү җиңелме? Әлеге эш махсус эшләр рәтендә, ул һәрнәрсәгә — кешеләргә дә, тирә-юньдә булган хәлләргә дә даими игътибар итүне һәм күзәтүчәнлекне таләп итә. УгРо хезмәткәре һәрвакыт җирле халык белән элемтәдә булырга, кешеләрне үзенә җәлеп итә белергә, шуның белән аларда ышаныч уятырга тиеш. Бүлектәге «оперлар» әйтүенчә, җинаятьчеләрне эзләү ул эш кенә түгел, ә инде яшәү һәм фикерләү рәвеше. Андый хезмәткәрләрнең ял көннәре дә юк һәм эш вакыты да нормалаштырылмаган, диярлек. Җинаятьчеләр бит синең эш көнең тәмамландымы, юкмы икәнен исәпкә алмый. Тикшерү-оператив төркемнәр составында кизү тору, вакыйга урынына чыгу, җинаятьне «кайнар эзләр» буенча ачыклау — җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләренең көндәлек тормышы. Болар барысы да стресс һәм тормыш өчен куркыныч янавы белән дә бәйле.

Ильяс Нуртдинов тормышында булган шундый очракларның берсен искә төшерик. 2013 елда район кешеләрен бик тә тетрәндергән рәхимсез җинаять турында яңачишмәлеләр әле дә хәтерлиләрдер. Ул чакта психик яктан тотрыксыз гр. Арсеньев үз өендә хатынына һәм ике кечкенә баласына пычак белән ташланып, аларны үтергән иде. Җинаятьчене эзләүгә РЭЭБнең барлык көчләре юнәлдерелде, Казаннан "СОБР«чылар чакырылды. Аны эзләү өчен алар вертолетта Яңа Чишмә территориясен әйләнеп чыктылар.

Җинаятьчене беренчел эзләү нәтиҗә бирмәгән. -Бу адәмне иректә калдырырга ярамый иде, — дип искә ала РЭЭБ ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов. — Шул вакытта безнең оператив хезмәткәрләр җинаять урыны тирәләрен җәяүләп «тикшерә» башладылар. Һәм менә нәкъ Ильяс, үзенең профессиональ тәҗрибәсенә, җирле халыкның гадәтләрен белүенә таянып, тиздән аны таба. Курку белмәс опер Шушма яр буйларындагы барлык куаклыкларны берүзе йөреп чыгып, аны шуларның берсе янында тапты. Әлбәттә, Ильяс, табель коралы — Макаров пистолеты булса да, үз гомерен куркыныч астына куйган. Чөнки психик яктан тотрыксыз кеше куаклар арасыннан көтмәгәндә, арттан һөҗүм итеп, салкын корал куллана ала иде бит. Ләкин кыю полиция хезмәткәре психопат белән йөзгә-йөз очрашу куркынычы турында уйламаган, ул бары тик кешеләрнең иминлеге хакына үз бурычын үтәгән... Җинаятьчене тапканнан соң, Ильяс бу хакта СОБР төркеменә рация аша хәбәр итте һәм аны тоткарладылар.

Яңачишмәлеләрнең барысы да рәхимсез үтерүченең тотылганын белгәч, җиңел сулап куйганнар иде. Алар ЭЭБнең барлык хезмәткәрләренә һәм аеруча Ильяс Нуртдиновка бик рәхмәтле иделәр. Бу батырлыгы өчен ул ТР ЭЭМнең аерым боерыгы буенча акчалата премия белән бүләкләнде.
Аның элеккеге хезмәттәше Ильяс Нуртдиновның намуслы һәм ярдәмчел кеше икәнлеген исбатлаган тагын бер очрак турында сөйләде. ЭЭБ ветераны аны үз машинасында Чистай хастаханәсенә алып баруын сорый. Ильяс төнге сменадан кайткан булса да, ул аны алып барып кына калмый, ә көне буе аның янәшәсендә булып, хезмәттәшенә ярдәм итә һәм кичен өенә кайтара. Ильяс Габдулловичның киң күңелле һәм игелекле кеше булуы турында аның хезмәттәшләре һәм танышлары да сөйли. Алар аның намуслылыгын, зур тырышлыгын һәм һәрвакыт кешеләргә ярдәм итү теләген билгеләп үтәләр.
Ул ЭЭМ системасында 20 ел ярым полиция майоры званиесендә хезмәт иткәннән соң, отставкага китә. Хезмәт вакытында ЭЭМБ җитәкчелегеннән байтак Рәхмәт хатларына лаек була һәм 3, 2 һәм 1 дәрәҗә «Хезмәттәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнә. Хәзер ул нефть компаниясенең сак хезмәтендә эшли. Эштән буш вакытта умартачылык белән шөгыльләнә. Хатыны Алсу Хөсәеновна белән ике кыз тәрбияли. Өлкән кызлары Рузилә — университетта белем ала, кечесе Гүзәл — гимназия укучысы. Ильяс Габдулла улы эчке эшләр министрлыгы ветераннарының иҗтимагый тормышында актив катнаша.

— Менә шундый ул — безнең ЭЭМ ветераны Ильяс Нуртдинов — игелекле, кыю, ярдәмчел һәм гади кеше. Без, элеккеге хезмәттәшләр, аны бик тә кадерлибез һәм хөрмәт итәбез, — ди Вәлиҗан Мохсинов. — Минемчә, Ильяс Габдулловичның ЭЭМдә хезмәт иткән вакыттагы гамәлләре һәм гомумән, аның тормыш юлы да яшь полиция хезмәткәрләре өчен үрнәк булып тора. 8 апрельдә ул 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ветераннар Советы һәм районның ЭЭБ коллективы аны әлеге юбилее белән котлый!

Вәлиҗан Мохсинов язмасын газетага бастыруга О. Иванова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев