Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаилә – тормыш бизәге

15 май – Халыкара гаилә көнендә БСМ нең актлар залында әлеге бәйрәмгә багышланган чара булып узды.

Ул “Нык гаилә“ партия проекты кысаларында “Бердәм Россия“ партиясенең Яңа Чишмә бүлекчәсе депутатлар фракциясе тарафыннан оештырылган. ТР Дәүләт Советы депутаты, социаль сәясәт  буенча ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе Татьяна Воропаева чараның мәртәбәле кунагы иде.
Тугыз авыл җирлегеннән бәйрәмгә иң тату, иң бәхетле гаиләләр  чакырылган иде, алар яшьләре, состав, милләтләре  буенча төрле, тик фикерләре бер: кеше тормышында иң мөһиме – гаилә, диләр. Черемухово Бистәсеннән Василий һәм Антонина Савельевлар, Шахмай авыл  җирлегеннән Фәргат һәм Розалия Шәйхетдиновлар быел бергә гомер итүләренә 45 ел булуны билгеләп үтәләр. Татьяна Воропаева әлеге  парларны җылы сүзләр белән котлады. Чараны алып баручылар яшь вакытта ук кулларында 8 һәм өч бала тотып тол калган Акъярдан Рәйсә Гирфанова һәм Красный Октябрь  поселогыннан  Александра Темниковалар язмышы турында сөйләгәндә, күзләр яшьләнде. Шулай да икесе дә авырлыкларны җиңә алганнар, ялгыз гына булсалар да, намуслы, эш сөючән балалар үстерә  алганнар, хәзер оныкларын тәрбияләшергә булышалар. Район  башлыгы  урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова аларга котлау сүзләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.
Сәхнә түренә икенче балалары өчен ана капиталына сертификат тапшыру өчен яшь гаиләләр          чакырылды. Балалары белән килгән әлеге тугыз парга мәхәббәт һәм гаилә бәхете теләп, сертификатларны РПФ бүлеге начальнигы Ольга Попкова тапшырды (химаяче ШЭ Рамил Нуртдинов).
1 гыйнвардан Татарстан Республикасында авылда яшәп бала тудыручы хатын-кызларга түләүләр башланды. Бүгенгесе көндә районда беренче балага 50 мең сумны 25 яшькә чаклы 6 яшь ана алган. Бәйрәмгә шуларның өчесе  килгән иде, бу - Ангелина Селиверстова, Таңсылу Галимова һәм Валентина  Волкова. Аннан сәхнә түренә өченче балаларын тудырган аналар күтәрелде, алар бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум түләү алган: Гөлүсә Камалетдиновага һәм Вера Митрясовага “Күп балалы гаилә“ таныклыклары тапшырылды. Татьяна Воропаева яшь әниләрне кайнар котлады, аларга һәм аларның балаларына изге теләкләрен җиткерде. 
Гаилә бәйрәме көненә 14 яше тулган яңачишмәлеләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшыру чарасы да билгеләнгән иде. 

Реклама

(Ахыры 2 биттә)
Чара кунаклары Тубылгы Таудан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф Зарипов һәм районның ветераннар Советы рәисе Александр Скоков аларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, илнең лаеклы гражданнары булуларын теләделәр. Тугыз кыз  һәм малай фронт һәм сугышчан  бүләкләр кавалеры, сугыш ветераны кулыннан үзләренең беренче документларын алу бәхетенә ирештеләр. Ә  залда исә әти-әниләре балалары өчен сөенеп утырды.
Бу көнне “Әйдә сайлауга“ фотоконкурсы нәтиҗәләре  буенча бүләкләр дә  тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, 18 марттан 26 сына чаклы республикада шундый исем белән фотоконкурс старт алды. Һәм безнең районда барлык сайлау участокларында фотозоналар урнаштырылган иде. Теләге булганнар, “айданавыборы“ хештегы белән үзләренең фотоларын куеп, плакатлар фонында фотога төшә алды. Фотомарофон кысаларында 8 номинация буенча конкурс җиңүчеләре билгеләнгән. Сәхнәгә “Иң өлкән сайлаучы“ номинациясендә җиңүчеләр чакырылды, болар сугыш ветераны Хәниф Зарипов һәм Петропавел Бистәсеннән Григорий Быков, Зирекледән тыл хезмәтчәне Ривгат  Фәсахов һәм Мидхәт Газыймов. “Булачак сайлаучы“ номинациясендә балалары белән өч гаиләне: Черемухово Бистәсеннән Лобановлар, Архангел Бистәсеннән Териковлар һәм Петропавел Бистәсеннән Павловскийларны  бүләкләделәр. “Сайлаучылар гаиләсе“ номинациясендә биш авыл җирлегеннән биш гаилә җиңгән. “Яшь сайлаучы“, “Үзенчәлекле фото“, “Коллектив фото“, “Волонтерлар“, “Данлыклы кеше белән фото“ номинациясендә җиңүчеләр дә бүләкләр  алды.
Бәйрәмне җырчылар Илназ һәм Ләйсән Шәйхетдиновлар, Илсөяр Дәүләтшина, Любовь Коновалова, “Шешминка“ бию коллективы һәм “Родничек“ вокаль  ансамбле чыгышлары тагы да  ямьләндереп җибәрде.
Бәйрәм бик матур узды, район Советы һәм башкарма комитеты, “Бердәм Россия“ БСП ның җирле бүлекчәсе аның химаячеләре булды.
Ольга ИВАНОВА
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз                                                      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев