Гаилә бердәм булса – эш уңа
17 апрель көнне Яңа Чишмә ЗАГСында авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләренең ныклы һәм тату гаиләләрен зурладылар
Чара Җирле үзидарә көненә багышланган иде. Ләкин иң элек гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр.
Зирекле авылыннан ирле-хатынлы Габдулла һәм Зөһрә Идиятуллиннар 11 апрельдә алтын туйларын билгеләп үткән. Габдулла Шәфигулла улы «Кичуй» колхозында хезмәт куя, читтән торып институтны тәмамлый һәм «Өргәнчә» совхозында икътисадчы, соңрак пенсиягә чыкканчы баш хисапчы булып эшли. Ул эш, кешеләр, туган җир өчен җаваплылык тойган кеше. Хатыны Зөһрә Хәсән кызы балачак хыялын тормышка ашыра – медик була. Медучилищены тәмамлагач, туган авылына кайта һәм Зирекле участок хастаханәсендә эшли башлый. Ир белән хатын ике бала үстерәләр. Улы Рафаэль нефть чыгару тармагында эшли, кызы Эльмира – эшмәкәр. Ир белән хатынның гомуми хезмәт стажы 70 ел.
8 февральдә Яңа Чишмәдә яшәүче Кадрия белән Рөстәм Насыйровлар сапфир туйларын билгеләп үтәләр. Алар Чистай районының Мөслим авылында танышканнар. Кадрия, элемтә техникумын тәмамлаганнан соң, телефон станциясенә яшь белгеч булып килгән. Армиядән кайткан, Рөстәм шунда ук монтер булып урнашкан. Бергәләп үзешчән сәнгатьтә катнашканнар: ул баянда оста уйный, икесе дә бик матур җырлыйлар. Туйдан соң Чистайда яшиләр: Кадрия элемтә тармагында эшләвен дәвам итә, ә Рөстәм – СПМКда йөк машинасы йөртүчесе була. Яңа Чишмә районы төзелгәч, Кадрия Ярулла кызына районда элемтәне нульдән күтәрү бурычы йөкләнә. Һәм ул үзен биредә тулысынча һөнәренә багышлый. 2003 елдан 2020 елга кадәр Яңа Чишмә РУЭСын җитәкли. Район советының 2нче чакырылыш депутаты, 10 ел Яңа Чишмә районында ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе була. Хәзер лаеклы ялда булган Кадрия Ярулловна җәмәгать эшләрен алып баруын дәвам итә: ул районның социаль-икътисади үсеш хәйрия фонды директоры. Ир белән хатын өч кыз үстергәннәр, һәм хәзер бөтен буш вакытларын оныкларына багышлыйлар, алар да әлегә өчәү.
- Озак бергә яшәү – безнең өчен бик кадерле күрсәткеч, - дип билгеләп үтте бәйрәм кунагы РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов. - Безнең ил иң яхшы, иң дөрес традицияләр белән көчле. Европада бу кыйммәтләр онытыла башлады, җенесне, нәселне бутыйлар. Ә без әби-бабаларыбыз васыять иткәнчә яшибез, алар гаиләне кадерлиләр.
Олег Морозов гаиләләргә озын гомер, гаилә бәхете, иминлек, гаилә тормышын башлап җибәрүчеләр аларга тигезләнергә тырышсыннар иде дип теләде.
Билгеле булганча, гаилә ярдәм итсә, теләсә нинди эш тә уңа. Ә җирле хакимият органнарында җаваплы вазыйфаларда эшләүчеләр өчен, бу бигрәк тә мөһим. Чөнки җирле үзидарә органнарында эшләү гаять зур энергия потенциалын таләп итә. Кешеләрнең имин тормышы нәкъ менә җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең профессиональлегенә, тәҗрибәсенә, компетенциясенә һәм җаваплылыгына бәйле.
Чарада гаиләләре белән өч авыл җирлеге башлыгы һәм башкарма комитетларның ике бухгалтеры катнашты. Аларны түбәндәге сүзләр белән сәламләделәр:
- Бүген бу залда без хаклы рәвештә: «Тотрыклылык, кайгыртучанлык, игътибарыгыз өчен рәхмәт», - дип әйтә алырлык кешеләр җыелды. Алар үз вазифаларын үтәп кенә калмыйлар, бәлки үз җирләренә, кече ватаннарына хезмәт итәләр. Җирле үзидарә – документлар һәм хисаплар гына түгел. Бу, беренче чиратта, кешеләр белән аралашу, аларның проблемаларын хәл итү, аларның тормышында катнашу. Бу өлкәдә эшләүчеләрнең төп капиталы – кешеләрнең ышанычы.
Акбүре авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдиновка, Екатерина авыл җирлеге башлыгы Ольга Смурыгинага, Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдиновага фидакарь хезмәтләре өчен, ә аларның гаилә әгъзаларына бу җаваплы вазыйфада ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Рәхмәт сүзләре Красный Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Эльмира Никитина һәм Зирекле авыл җирлеге башкарма комитеты бухгалтеры Гөлсинә Хөснетдинова адресына да әйтелде. Алып баручылар тантанада аларның биографияләре, гаилә кору тарихлары белән җентекләп таныштырдылар. Бу елның 6 гыйнварында Җәүдәт һәм Гөлзидә Җәләлетдиновлар бергә яшәүләренең 30 еллыгын билгеләп үткән. Җәүдәт Мәхмүт улы икенче юбилее – авыл җирлеге башлыгы вазифасында эшләвенә 15 ел. Шушы еллар эчендә аның хезмәте берничә мәртәбә республика җитәкчелегенең Рәхмәт хатларына лаек булган.
Җирле үзидарә хез-мәткәрләренең гаиләләренә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев мөрәҗәгать итте, ул гаиләне саклап калуның җәмгыять өчен мөһимлеген билгеләп үтте. Барлык җиде парга да Рәхмәт хатлары, чәчәкләр һәм бүләкләр, шул исәптән шәхсән Олег Морозовтан бүләкләр тапшырылды. Тантанага әти-әниләре белән килгән кечкенә балаларга да бүләк бирергә онытмадылар.
Очрашуны Илсөяр Дәүләтшина һәм Нәкыя Кашапова дуэты башкаруындагы концерт номеры бизәде. Традиция буенча җылы гаилә бәйрәме барлык катнашучыларның истәлеккә фотога төшүе белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев