Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә, эш, хөрмәт — менә бу бәхет

10 гыйнварда тыл хезмәтчәне, элек алдынгы савымчы Никифорова Евдокия Александровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Дуся Митрофанова (Евдокия Никифорова) Горшково авылында туган. Бала чагының беренче еллары ачлы-туклы булса да, әти-әнисенең кочагы җылы була, бигрәк тә кызларын әтисе нык яраткан. Ләкин сугышның беренче көннәрендә ул фронтка китә һәм Ленинград янында барган сугыш вакытында аның эзләре югала. Ул әлегә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә.
«Әни эшкә киткәндә, — ди Евдокия Александровна, — мин өйдә олы бала булганга кечкенә сеңелләрне, абзардагы терлекләрне карадым, мәктәптә укыдым. 

12 яшемдә җирле мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамладым, шуннан бирле әни белән сөтчелек фермасына эшкә йөрдем. Архангел Бистәсе егете Виктор Никифоровка кияүгә чыккач, Бистәгә күчендем һәм анда М. Горький исемендәге колхоз фермасында сыер савучы булып эшләдем». 

Эш 

Евдокия Александровнаның савымчы стажы 45 ел тәшкил итә. Утыз елдан артык ул Архангел Бистәсендәге фермада савымчы булып эшли, колхозның иң тәҗрибәле терлекчеләренең берсе була, яшь савымчыларга яхшы үрнәк күрсәтә. Ул 2 бишьеллыкның Социалистик хезмәт җиңүчесе була. Аның хөрмәтенә, җитештерү алдынгысы буларак, колхоз бинасы өстендә Хезмәт даны флагы күтәрелә. Биш ел дәвамында Евдокия Никифорова Архангел авыл җирлеге Советы депутаты була. Ул үзенең хезмәт юлын терлекче буларак 90 нчы еллар башында төгәлли. Пенсия яше аңа Горшково авылында яшәүче олы яшьтәге әнисен мөмкин кадәр ешрак күрергә мөмкинлек бирә. Евдокиягә ешрак әнисе янында булырга, аңа хуҗалыкта ярдәм итәргә, ә авырап китсә сәламәтлеге яхшырганчы аны карарга туры килә, ә аннары яңадан Бистәгә кайта һәм колхозга төрле эшләргә йөри, анда да бит аның армый — талмый һәм бар эшкә дә оста куллары кирәк була.

Гаилә

Ире Виктор Михайлович белән Евдокия Александровна 56 ел яшиләр. Ул механизатор булып эшли, ә колхозда мондый һөнәр ияләренең ял көннәре бөтенләй юк. Шуңа күрә йорт хуҗалыгы буенча эшнең күп өлешен Евдокия үз өстенә ала, шулай булмыйни: ул бала чактан ук авыл хезмәтен тоеп, эшләп үскән, көчле ихтыярлы кыз ич. 1960 елда туган кызы Нина һәм 1968 елгы Оляны спартан рухында тәрбияләп үстерә. Хуҗалык белән үзе дә җитез идарә итә белгән кебек, аларны да ваемсыз булмаска, барысын да аннан-моннан гына түгел, ә намус белән эшләргә өйрәткән.

Менә ипине дә ул шулкадәр итеп пешергән ки, аның миченнән бөтен урамга яңа пешкән икмәкнең искиткеч тәмле хуш исе таралган.

1995 елда Евдокиягә Бистәне калдырып китәргә һәм әнисе янына — Горшковога күченергә туры килә. Пенсиягә чыккач, ире Виктор да алар янына күченә. Нина һәм Оля ул вакытта инде мәктәпне тәмамлаганнар, һөнәрләр алганнар һәм Яр Чаллыда үз гаиләләрен булдырганнар.

Хөрмәт 

Никифоровларның кече кызы Ольга Габдуллина менә ниләр сөйли:

«Әтине 2014 елда 76 яшендә җирләдек. Шул вакыттан бирле әнием аны бик нык юксына башлады. Әлбәттә, без апа белән аны озакка ялгыз калдырмыйбыз, җәй көне авылда әни белән яшибез: ул үз йортын, бакчада эшләргә ярата. Әлбәттә, елдан-ел аның ниндидер эшләрне башкаруы начарлана бара, ләкин ул барыбер үз өлешен кертергә омтыла, чөнки кул кушырып утырырга күнекмәгән. Ә кыш көне без бергәләп Чаллыга китәбез. Әни дә бу шәһәрне ярата, без аны җирле истәлекле урыннарга йөртәбез, массакүләм бәйрәмнәрдә бергә булабыз, бу аның кәефен күтәрә.

Әни безнең фатирны бик ярата, анда җылы, якты һәм уңайлы. Фатирда яраткан шөгыле — телевизор һәм кияве Салават белән аралашу. Минем ирем аның белән сөйләшүдә зур хөрмәт һәм сабырлык күрсәтә. Еш булмаса да, аның янына Нина, онык-оныкчыклары килә (алар аның бишәү). Барлык туганнарыбыз да әниебезгә җылы мөнәсәбәт һәм кайгыртучанлык күрсәтергә тырышалар. Ә ул, гадәттәгечә, барыбызны да дөрес яшәргә өйрәтә һәм без аны тыңлыйбыз, үзебезчә яшәсәк тә, — дип шаярта Оля. — Авылдагы өйне ул бик сагынмый, ә эшне сагына. Еш кына сөйләшкәндә дә, үткәннәрне сагынып искә ала, эш күп булса да бәхетле яшәдек, ди. Димәк, әниебез өчен бәхет -эштә, гаиләдә һәм хөрмәттә икән».

10 гыйнварда тыл хезмәтчәне, элек алдынгы савымчы Никифорова Евдокия Александровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев