Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гаилә эшен ышанып тапшырырлык кеше бар

Гаилә эшен Илһам үзенең улы белән бергә дүрт ел элек республика мини-ферма төзелеше программасы буенча төзи башлаган.

Максатчан, җиң сызганып, кем әйтмешли, пенсиягә чыккач эш белән мавыгыр өчен һәм, әлбәттә инде, авылда яшәргә ниятләгән кече улы Ислам өчен бу эшкә керешкән.

Гаилә эшен ышанып тапшырырлык кеше бар

«Авылны яратам»

Илһам — Илһамия Нурулла кызы Илалованың кече улы. Бу әби турында без аның 85 һәм 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан язган идек. Бу — келәмнәр бәйләп, авылдашларына бүләк итәргә яратучы, татар телендә китаплар укучы һәм детективларны яратучы әби.

Илһамия әби өч баласын да берүзе үстерә. Ире аңа 52 яшь, ә кече улына 19 яшь булганда үлә. Илһам Гүзәлия исемле кызга өйләнгән һәм төп йортта әнисе белән бергә яшиләр. Илһамия әби өч оныкны үстерешергә ярдәм иткән. Хәзер ике оныгы кияүдә, шуларның берсе Нурлатта, икенчесе туган авылында яши. Ә әбинең барлыгы алты оныгы һәм унбер оныкчыгы бар.

Илһам йортны, йорт яны корылмаларын, кыскасы, бөтен территорияне капиталь төзекләндерә, йорт зур һәм заманчага әверелә. Зур хуҗалык булдыра. Гаилә фермасы төзергә ниятләгәндә, хуҗалыкта 5 сыер булган. Илһам механик тирес чыгару, автопоилкалар, сөт суыткыч булган зур капиталь корылма ясарга теләгән. Боларның барысын да киләчәктә улына тапшыру өчен уйлап башлаган.

— Мин балачактан авылда калырга теләдем, — ди улы Ислам. — Мин авылны яратам. Шәһәрдә яшәргә теләмим. Техникумда укыганда, һичшиксез, Шахмайга кайтам дия идем.
Шәһәрдә Ислам белем генә алган һәм хәзер газ бүлү станциясендә оператор булып эшли. 

Эш һәркемгә җитәрлек

Илһам һөнәре буенча механизатор, әмма мини-ферма белән шөгыльләнгәч, агрофирмадан китә. Хәзер биш ел балалар бакчасында котельный операторы булып эшли. 

Гаилә эшен ышанып тапшырырлык кеше бар

Гаилә эшендә эш җитәрлек: ир-атлар ферманы чиста тоту һәм малларны ашату белән мәшгуль, Гүзәлия сыерларны аппаратлар белән сава (ул пенсиядә).

Гаилә эшен ышанып тапшырырлык кеше бар

Күпме сыер, үгез, ничә яшьтә, ничәсе буаз, кайчан бозаулый — боларны Ислам күзәтә. Узган ел ул өйләнгән. Хатыны Валерия Азнакай районыннан, авылда үскән. Валерия эшкә йөри, каенанасына өйдәге эшләрдә, бакчада ярдәм итә.

Хәтта, әби дә гаилә бизнесында катнаша. Соңгы тапкыр без 2020 елда килгәч, ул көлеп кенә: «Улым ферманы төзеп бетерә һәм хәзер минем яңа эшем булачак — терлекчелек буенча баш консультант. Ничә еллар терлек асрадым. Мин моны эшли алырмын дип уйлыйм», — дигән иде.

Ферма

Бинада булганда ул бездә яхшы тәэсирләр калдырды. Бик иркен, якты, чиста һәм матур. Зур, капиталь бина, өстәвенә, тышкы яктан әле җылытылган да. Һәр җирдә тәртип. Түшәм уртасында бүлмәнең бөтен озынлыгы буенча тишек ясалган һәм теплицадагы кебек, поликарбонат белән капланган. Түшәмдәге әлеге «тәрәзәләр» яктылык бирә, һаваны җилләтер өчен дә менә дигән. Стеналар да тирләми һәм бозланмый. Сыерларга монда уңайлы.

Гаилә эшен ышанып тапшырырлык кеше бар

Гаилә эшен ышанып тапшырырлык кеше бар

Азык җитәрлек — печән һәм салам алларында. Илһамның 30 гектар җире бар, ул анда иген чәчә һәм күпьеллык үләннәр үстерә. Кырны кечкенә Т-40 тракторы белән эшкәртәләр, анда чапкыч, печән әйләндерү, пресслау җиһазлары бар. 

Алдан уйланылганча, Илһам автопоилкалар, суүткәргеч һәм тасма-транспортер (тирес чыгару өчен) ясаган. Соңгысы белән ул аеруча канәгать, элек бу авыр хезмәт кулдан эшләнгән булган.

Барысы да шома гына бармаган

Эшне башлап җибәргәндә байтак кына проблемаларны җиңәргә һәм шактый акча кертергә туры килә. Ферма булдыру миллион сумнан артыкка төшкән.

400 мең сумлык республика субсидиясен тиз генә ала алмаганнар. Программа шартлары буенча аны нигезе һәм стеналары төзелгәннән соң гына күчерәләр. Бөтен ферманы Илһам улы белән үз акчасына үзе төзегән. Күпме эш башкарылуына карасаң, икесенең дә оста куллы икәнлеген аңлыйсың. Алынган субсидиягә 5 сыер янына тагын өчне сатып алалар.

Районнан 65 мең сумлык субсидияне кире кайтарырга туры килгән, чөнки анда билгеле бер вакыт эчендә стеналар һәм түбә төзү шарт итеп куелган була. Төзелешкә акча булмаганга һәм бу срокка өлгерә алмаячагын әйтеп, акчаны кире кайтарган.

Фермага чыгымнар күп

Бу — гаиләнең сөтчелек фермасы, ә үстерелгән үгезләрне чалып, авылдашларына саталар. Аларның даими клиентлары бар.

Сыерлар хәзер көненә 65 литр сөт бирә, чөнки буазлары да бар. Сыерлар бозаулагач, сөт күбрәк булыр дип өметләнә Илһам.

— Сөт, әлбәттә, азрак. Башка фермерлардагы кебек 30-40шар литр бирмиләр. Баш санын яңартырга, нәселле, югары савымлы сыерлар сатып алырга телибез. Дүрт бозау сатып алдык инде.

— Ә савым терлекләрен арттырырсызмы? Чөнки гаилә үсә бит.

— Әлбәттә. 10га җиткерергә телибез. Ләкин сыерлар хәзер кыйммәт, бер яхшы сыер 170 мең сум тора. Фермада бүтән чыгымнар да җитәрлек. Узган ел пресс-җыйгыч, печән әйләндерү җайланмасы, быел суыткыч, 4 машина жом сатып алдык.

Бетерергә ярамый калдырырга 

Илһам белән сөйләшү терлекчелек фермаларының бөтен җирдә ябылуы турында барды. 

Бу темага күчкәч, сыерлар, әйтерсең лә, сүзнең нәрсә турында баруын аңладылар һәм: «Му-у-у-у! Му-у-у-у!», дип үз тавышларын җиткерделәр. Берничә тапкыр «Хуҗа, без сиңа әле кирәк», диләр шикелле. Аларның мөгрәвеннән соң, каяндыр ферма тирәсеннән биредә көн күрүче тагын бер җан иясе — кыска колаклы йонлы мәче килеп чыкты. Канәгать кыяфәттә хуҗасы янына якынлашкач, аның да монда иректә һәм тук яшәве ачыкланды, шулай булмыйни, биредә җылы, урын йомшак һәм тамагы тук. Аның сыерлар белән дус яшәве көн кебек ачык һәм менә шушы тиешле урында өтерне дә куярга кирәктер, ягъни тәгаенрәк әйтсәк, «Бетерергә ярамый, калдырырга», диясе килә. 

Өч буын гаилә бергә

Гаилә эшен ышанып тапшырырлык кеше бар

Бу йортның түбәсе астында һәрвакыт өч буын гаилә яшәгән. Әлеге тату гаиләдә динне һәм милли традицияләрне хөрмәт итәләр. Гаиләнең һәр әгъзасы — барысы да ураза тота. Балалар һәм оныклар әбиләрен бик яраталар, аны саклыйлар, өй эшләреннән азат итәләр. Ул оныгы Исламны кечкенәдән үк тәрбияләп, дингә җәлеп итә, аның рухи остазы була. Ислам мәчеткә йөри, гарәп телен өйрәнә һәм гарәп алфавитында дини китаплар укый. Хәзер ул гаиләнең өмете, нәсел дәвамчысы. Һичшиксез, Илһам белән Гүзәлия үзләренең картлык көннәрендә улы тәрбиясендә калачак, ул аларны кайгыртачак һәм кайчан да булса оныкларын көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев