Гаиләдә тынычлык булса, йөрәктә җыр була
Охотниковлар династиясе тарихы
Яшәү сере
Тормыш ритмы даими тизләнә торган дөньяда Чуаш Чабаксары авылында яшәүче Охотниковлар гаиләсе гаҗәеп үрнәк булып тора, анда төп кыйммәтләр – иҗат, үзара аңлашу һәм буыннар чылбырын саклау. Бу тату династия башында Владимир Александрович Охотников тора, аның тормышы хезмәт, сәнгать һәм зур мәхәббәт кушылган күп тавышлы хорга охшаган.
Аның тарихы гади генә, әмма хезмәт сөючән чуаш гаиләсендә башлана, алты бала кечкенәдән үк икмәк кадерен, эшнең тәмен белеп, хуҗалыкта әти-әниләренә ярдәм итеп үсә. Мәктәптән соң Владимир экскаватор машинисты белгечлеге ала, 1988 елда армиягә алына. Түбән Тагилда хезмәт итү аның өчен чын тормыш мәктәбе була, характерын чыныктыра һәм чын ирләр дуслыгына өйрәтә. Нәкъ менә шунда, туган җирләрен сагынганда, ул үзенең Татарстанын һәм кече ватанын никадәр яратканын аңлый.
Яшь солдатның күңелендә һәрвакыт музыка яши. Студент елларында ук ул гитарада уйнарга өйрәнә. Армиядән соң аңа авыл мәдәният йортын җитәкләргә тәкъдим иткәч, бу хәлиткеч борылыш була. Владимир яңа эшкә башы-аягы белән чума: читтән торып Алабуга мәдәният көллиятендә һөнәри белем ала һәм авылның мәдәни тормышын үзгәртә башлый.
Аның таланты күпкырлы булып чыга. Якташлары – остазлары ярдәмендә ул дүрт музыка коралында уйнарга өйрәнә.
Гитарада уйнарга аны икетуган абыйсы Игорь Ермолаев өйрәтә, синтезаторда – авыл мәктәбенең музыка укытучысы Марина Юзеева, гармунда Эдуард Кондратьев (хатынының абыйсы) һәм авылның искиткеч гармунчысы Петр Носков өйрәтәләр, көллияттән Владимир театральләштерелгән тамашалар куючы квалификациясен алып чыга. Ләкин болар гына да түгел! Владимир, «Илем» халык коллективы солисты буларак, мөстәкыйль рәвештә интернет аша балалайкада уйнарга өйрәнә.
«Укытучыларыма рәхмәт», - ди Владимир тыйнак кына, аның кешеләрне берләштерә һәм матурлык тудыра белүенә соклану белдергәч.
1993 ел аңа ике олы хәзинә бүләк итә: яраткан хатыны Татьянасын таба һәм «Илем» чуваш коллективын оештыра. Бу ике «таяныч» аерылгысыз булып китә: Татьяна беренче көннән үк «халык» дигән мактаулы исем алган ансамбльнең җанына әйләнә. Яшь гаилә тулысынча иҗатка бирелә, әмма аларның йөрәкләрендә тагын бер мөһим хыял – зур һәм тату гаилә тудыру хыялы да яши.
Һәм бу хыял тормышка аша. 1996 елда беренче уллары Николай, аннары Вадим һәм, еллар узгач, Эмиль туа. Малайларны тәрбияләү белән күбесенчә әбиләре Елена Петровна шөгыльләнә, ул өйдә гаилә нигезе булган үзара аңлашу һәм ихтирам мохите тудыра.
Уллары, музыкага булган мәхәббәтләрен күңелләренә сеңдереп, үзләренә башка, ләкин шулай ук дәрәҗәле төзүче, эретеп ябыштыручы һөнәрләрен сайлыйлар, кечеләре политех студенты. Иң мөһиме, ата-аналар аларда әти-әниләренең хезмәтенә, тамырларына һәм иҗатына хөрмәт тәрбияләгәннәр.
Бүген Охотниковлар – зур, җиргә нык басып торган династия. Владимир һәм Татьяна, элеккечә үк районның һәм республиканың мәдәни тормышында актив катнашалар, хәзер инде яңа буын яшьләре белән тәҗрибә уртаклашалар. Аларның кайчандыр үзләренең әти-әниләренә һәм балаларына бүләк иткән кайгыртучанлык һәм назлары хәзер тагын ике килене һәм биш оныкка – Дарина, Карина, Виталина, Севастьян һәм Оливиягә юнәлдерелә.

Охотниковлар гаиләсе тарихы – музыка белән мавыгу турындагы хикәят кенә түгел. Бу – туган җиргә тугрылык, эшкә тугрылык, ир белән хатын мәхәббәте һәм ата-ана зирәклеге тормышны чын мәгънәсендә бай, бәхетле һәм мәгънәле итүе турындагы хикәят. Алар йортында җырлыйлар, иҗат итәләр һәм яраталар, иң мөһим сәнгатьне – гаилә булу сәнгатен буыннан-буынга тапшыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев