Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гаиләдәге тынычлык — иң мөһиме

Яраткан гаиләсе, табигать кочагы һәм иҗаты — аның актив тормыш рәвеше

25 гыйнварда тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Борис Иванович Сергеевка 90 яшь тулды. 

Борис Сергеев Аверьяновка авылында туган, ул вакыттагы барлык малайлар кебек үк, яшь чагында ачлыкның һәм авыр хезмәтнең нәрсә икәнен белеп үскән. 
18 яшендә Борисны армиягә алалар. Ул Ерак Көнчыгышта өч ел һәм өч ай ефрейтор званиесендә хезмәт итә.

Күңеленә хуш килгән эшне тапкан

«Демобилизацияләнгәч туган ягыма кайттым. Минем бернинди дә һөнәрем юк иде, әтием белән бергә балта остасы булып эшли башладым. Мин аңардан күп нәрсәгә өйрәндем, ләкин бу минем өчен гомер буе үземә ошаган һөнәр түгел икәнлеген аңладым. Ямашта тракторчылар курсларын тәмамладым. Колхозда беренче елны миңа кечкенә генә иске тракторны бирделәр, анда планны үтәү өчен тәүлегенә 3-4 сәгать кенә ял итәргә туры килә иде. Минем тырышып эшләвемне күргәч, миңа зур тракторны ышанып тапшырдылар», — дип сөйләде Борис Иванович һәм колхоз кырларында тырышып хезмәт куйганы өчен бүләкләнгән грамоталарын күрсәтте.

«Ияләнер әле»

1959 ел башында әле унсигез яшь тә тулмаган Валентинага, аның әтисе һәм үги әнисе йортына Борис Сергеевтан кодалар килгән. 

Валя нык елаган: «Мин бит кияү буласы кешене бөтенләй белмим, ничек мин аның хатыны була алам», дигән. «Ияләнерсең әле», дигән үги әнисе, әлбәттә инде әтисе дә аның сүзен хуплаган. Аңлашыла ки, үги әнигә бу кодаларның килүе хәерлегә генә булган: ул чит кешенең баласын тәрбияли ич, кыз исә аңа беркайчан да туган булмаган, ул аны якын күрмәгән.

«Алар мине көчләп кияүгә бирделәр дип әйтергә була, — дип сөйли Валентина Назаровна. — Әмма Борисны рәнҗетмәс өчен, мин аңа мәрхәмәтсезлегемне күрсәтмәскә тырыштым». 
Каенана белән яшәү үги әнисе белән яшәүдән әллә ни аерылмаган һәм бу Валентинаның хуҗалыктагы бөтен эшләрне оста эшли белүенә дә карамастан. 

«Икенче яктан кара-саң, каенананы да аңларга мөмкин: кечкенә генә йортта — бер түбә астында ике килен белән яшәү аңа да авыр булгандыр», ди ул. 

Борис хәлне аңлаган һәм әнисен дә, хатынын да кызганган, мөмкин кадәр тизрәк аерым яшәр өчен барысын да эшләргә тырышкан. Ул елны алар әтисе белән бергә өлкән Сергеевлар — абыйсы өчен яңа йорт төзи башлыйлар, ә 1962 елда яшьләргә дә йорт салалар. 

Ә ияләнү кайчан булган соң? Бу сорауга Валентина Назаровна болай дип җавап бирде:

«Тиз ияләштем һәм яраттым. Аның мине ничек яратканын, гаилә өчен ничек тырышканын күрдем. Өстәвенә, ул кәефне күтәрә белә иде: шигырьләр укый, җырлар җырлый, тиздән без дә менә дигән итеп яшәячәкбез, дип сөйли иде. Һәм аның әйткән вәгъдәләре үтәлде: 6 февральдә бергә гомер итүебезгә, яхшы яшәвебезгә 65 ел була». 

Сергеевлар — «Царевлар» үз традицияләрен үзгәртмиләр

Бабалары заманыннан ук, Сергеевларның крестьян гаиләсе «Царевлар» кушаматы ала. Бу хәл турында «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының 2009 елның февралендә «Царевлар буыны» дигән язмада язылган иде инде. Сергеевларның шәҗәрә тарихы билгеле: ким дигәндә 150 ел бу фамилиядәге гаиләләрдә нигездә малайлар гына туа. 

«Бабамның өч улы булган (алар „Царевлар“ була), әтинең дүрт улы һәм бер кызы гына була. Менә без дә уллар тудыру традицияләрен үзгәртмәдек: Валентина белән безнең дә биш улыбыз туды һәм без Царев кушаматын (рәсми рәвештә булмаса да) фамилия буларак йөртәбез», ди Борис Иванович. 

Борис Сергеевның хезмәт батырлыгы

Гаиләгә яхшы акча эшләү өчен 1960 елда Борис Иванович бульдозерчы булып эшли башлый. Акъяр авылыннан Петропавел Бистәсенә, Екатерина һәм Черемухово Бистәләренә кадәрге юллар төзүдә эшләгән елларында Борис Иванович алдынгылар сафында була. Ул «Коммунистик хезмәт ударнигы», «Тугызынчы бишеллык ударнигы», «Социалистик ярышта җиңүче» билгеләре белән бүләкләнә, «Хезмәт батырлыгы өчен», «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре дә бар. Шулай ук кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнә. Үзенең профессиональ казанышлары турында сөйләгәндә, Борис Иванович хатыны Валентинаның да «Герой-Ана» дигән дәүләт бүләге булуын аерым әйтеп үтте. «Ә бу минем барлык бүләкләремнән дә яхшырак, кыйммәтлерәк», — диде Борис Иванович.

Күңел тынычлыгы — сәламәтлекнең нигезе

«Гаиләдә тынычлык — бу гаилә әгъзаларының кәефенә һәм сәламәтлегенә тәэсир итә торган төп нәрсә. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз безне сөендерә генә: аларның барысы да яхшы булса, димәк, бездә дә яхшы. Тынычлыкны табигатьтән алабыз. Ул-сәламәтлек хәзинәсе. Гөмбә, җиләк-җимеш, үләннәр җыеп, без организм өчен файдалы запасларны тулыландырып кына калмыйбыз, ә табигать белән аралашабыз, саф һава сулыйбыз. Хәтта бакчада эшләү дә кәефкә уңай йогынты ясый», — дип уртаклаша сәламәтлек рецепты белән Борис Сергеев. Ул әле күршеләренә дә бакчасында үскән балан җиләген чиләкләп өләшә. Балан — сәламәтлек хәзинәсе икәнен ул төгәл белә. 

Табигать белән аралашу Борис Ивановичны иҗатка да рухландыра: ул туган як, кайчандыр авылдан читкә киткән авылдашлары турында шигырьләр яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев