Галимовлар гаиләсенең матур яшәү үрнәге
Галимов Хафиз Ибраһим улы 10 сентябрьдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Яшәү яме
Балалары өчен һәрчак үрнәк булган юбиляр турында бүген аның балалары сөйли.
Хафиз Галимов Аксубай районының Яңа Ибрай авылында күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып туган. Аның әтисе оста кеше булган, үз куллары белән ул бик күп кирәкле әйберләр ясаган.
Балаларын да моңа өйрәткән. Хафиз да әтисеннән аның осталыгына өйрәнгән, йортлар төзү һәм матур җиһазлар ясау турында да хыялланган. Ләкин җидееллыктан соң аны ФЗО мәктәбенә укырга җибәрәләр. Бу сугыштан соңгы авыр еллар була: сәнәгатьне торгызу өчен байтак эшче куллар кирәк була. ФЗОда укыганнан соң ул Чиләбе өлкәсе шахтасында эшли. Алар көрән күмер чыгарганнар, ул елларда бу күмер энергия ягулыгы буларак кулланылган.
«Әти 1953 елда өйләнгән һәм шул ук елны аны Совет Армиясе сафларына чакыралар, ул өч ел хезмәт итә. Ул 1962 елга кадәр шахтер булып эшли, ә аннары алар туган якны сагынып, Яңа Ибрайга кайтырга булалар», — дип сөйли әтисенең биографиясен балаларының кечесе Гөлсинә Миассарова.
Туган авыл Галимовлар гаиләсен колач җәеп каршы ала: колхозда да эшче куллар таләп ителә, бигрәк тә Хафиз Ибраһим улы кебек осталарга ихтыяҗ зур була. «Үсәр» колхозында аңа шунда ук колхоз остаханәсендә эш тәкъдим итәләр, ул моңа бик шат була, чөнки бу аның һөнәре.
Галимовлар гаиләсендә ике кечкенә бала була инде, шуларның берсе — яңа гына туган сабый. Яңа Ибрай авылында Галимовларның тагын өч баласы дөньяга аваз сала.
Күп балалы булуына карамастан, аның хатыны Миңлегөл Мәхмүт кызы колхозда һәрвакыт төрле эшләрдә хезмәт куя.
«Өстәвенә, бик тәмле итеп ризык әзерләргә, пироглар, өчпочмаклар пешерергә дә өлгерә. Шулай ук тегү машинасында күлмәкләр тегә, шәлләр, кофталар, свитерлар, оекбашлар, бияләйләр дә бәйләде, — дип сөйли Гөлсинә. — Әтиемнең дә куллары алтын, ул күп нәрсә эшли белде, әйтик, шкафлар, урындыклар һәм өстәлләр ясый иде. Бу нык һәм үзенчә бик матур җиһазлар әле дә туган авылыбыздагы йортыбызда тора. Безне дөрес яшәргә өйрәткән әни һәм әти белән бәхетле балачагыбыз үткән йортта без еш булабыз. Ә дөрес яшәү, әти-әни фикеренчә: өлкәннәрне хөрмәт итү, намуслы булу, үз кулларың белән күпне эшли белергә өйрәнү һәм кешеләргә файда китерсә, бернинди эштән дә баш тартмау. Безне тәрбияләүдә әтием җитди булды, ләкин без беркайчан да үпкәләмәдек һәм соңыннан без әти-әнигә рәхмәтле булдык. Әни авырып киткәч, без аларны Яңа Чишмәгә үзебезгә алып килдек».
Хафиз һәм Миңлөгөл Галимовлар 64 ел бергә яшиләр, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Барлык балалары да үз гаиләләрен корганнар.
Миңлегөл 2018 елда вафат була. Шул вакыттан бирле балалары әтиләрен ялгызы гына калдырмыйлар. Аңа нинди йортта яшәячәген сайлау хокукы бирелгән. Һәм ул: «Әгәр мин бишегезнең һәрберсендә яшәсәм, дөресрәк булыр», — дип әйткән.
Һәм хәзер Хафиз бабай кунакта йөргән кебек: әле бер баласында, әле икенчесендә яши, кайсын сагына, шунда бара.
Юбилеен ул үз балалары, килен-кияүләре, оныклар һәм оныкчыклар арасында каршылаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев