Галина Фәттахова: «Терлек булмагач, бик күңелсез»
167
0
Әдәмсәдә яшәүче бер хатын-кыз «Социаль контракт» программасыннан файдаланып, ике сыер сатып алган.
Галина Фәттахова һәм аның ире Илшат терлек асрарга күнеккәннәр, бу аларга таныш эш. Галина Ленинода үсә, ә аның ире — Әдәмсәнеке. Икесе дә авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлаганнар: күп еллар «Агро-Основа» ҖЧҖдә (узган ел ферма ябылганчы) терлекчеләр булып эшләгәннәр.
Хәзер Илшат шунда ук төрле эшләрдә эшли, ә Галина декрет ялында. Кечкенә Илзирәгә нибары бер ай гына әле, өлкән балаларына 12 һәм 8 яшь.
Галина ике-өч ел элек аларның хуҗалыгы зур булганлыгын сөйләде: өч сыер, үгез, ат, МЭТ саны хәтта 13 башка кадәр җиткән. Әмма бервакыт терлекләрне бетергәннәр, яңадан сатып алырга уйламаганнар. Ахыр чиктә, абзар бушап калган. Ике ел шулай яшиләр, башта сөенәләр, янәсе, хәзер бернинди мәшәкать тә юк: ашатырга, саварга, печән дә әзерлисе түгел. Әмма бу озакка бармый: өйдән — эшкә, эштән — өйгә кайту, терлекләр дә булмау... кыскасы, тормыш итү ничектер бик күңелсез була башлый.
Нәрсә эшләргә? Беткәнне тиз генә кире кайтарып булмый икән шул. Бервакыт Галина авыл җирлеге башлыгы Альмира Нәҗметдинова белән үз фикерләре хакында сөйләшә һәм АҖ башлыгы аңа «Социаль контракт» дәүләт программасы барлыгын, аның буенча ШЯХны үстерүгә дәүләттән яхшы субсидия алу мөмкинлеген әйтә. Кайда мөрәҗәгать итәргә, нинди документлар җыярга кирәклеген аңлата.
-Бу хакта ул миңа күптән сөйләгән иде, ләкин мин бер дә батырчылык итмәдем. Аннары, булса булыр инде, дим. Яңа елдан эшкә алынып карыйк дидек, — дип сөйли Галина.
Терлекләрне яңадан булдыру перспективасы аны рухландыра, чөнки чын авыл халкы өчен бу яшәү рәвеше һәм мәгънәсе.
200 мең сум күләмендә субсидия счетка тиз кергән һәм Галина белән Илшат февраль аенда күрше авылдан ике сыер сатып алырга булалар.
Шул вакыттан бирле аларның тормышлары яңадан җанлана. Сыерларны буаз килеш сатып алганнар һәм тиздән абзарда ике бозау пәйда булган. «Өченчесе артык булмас», — дип уйлыйлар һәм өченче сыер алырга акча җыя башлыйлар. Августта ниятләре тормышка ашкан. Йомыркалар булсын дип, тавыклар да сатып алалар.
Терлекләр пәйда булу белән гаиләдә дә бәхетле үзгәрешләр була — Галинаның өченче баласы туган. — Хәзер һәр баланың үз сыеры һәм бозаулары бар, — дип көлә Галина. — Минем терлекләрне карарга вакытым азрак кала, кечкенәм бар бит. Ләкин өлкәне — Илназ безгә нык ярдәм итә: чистарта, эчертә, ашата, тиресне җыя, көтүлектән каршы ала, олы кызым Илфиза аның артыннан иярә, ул да аңардан өйрәнә, — ди.
Эшләр яхшы якка үзгәрә. Сыерлар да сөтне күп бирә. Сөтне тапшыра башлыйлар. Бусы да күп балалы гаилә өчен өстәмә керем чыганагы.
— Җәй көне бәяләр түбән иде, 17 сумга кадәр төште. Хәзер ул 23 сумга кадәр артты. Безнең белән вакытында исәп-хисап ясыйлар, — ди Галина. — Һәр 15 көн саен 8-9 мең сум акча. Печәнне сатып алдык, үзебез дә әзерлибез. Малларны «электр көтүче» көтә, шунысы сөендерә, бездә тирә-якта болыннар бик күп.
Контракт шартлары буенча Галина үзмәшгуль буларак теркәлгән, салым түли.
Хәзер аларның өйдән-эшкә, эштән-өйгә булган сукмакка тагын бер — «эш-йорт-хуҗалык» дигәне дә өстәлгән.
— Әлбәттә, без моңа бик канәгать. Тырышып карыйк әле, ни булса да булыр, тормыш күрсәтер. Хәзер хуҗалык үсештә бит инде, — ди Галина.
Редакциядән: 2023 елда «Социаль контракт» программасыннан үзмәшгуль буларак, районның 13 кешесе файдаланган: шуларның дүртесе терлек сатып алган, калганнары хезмәт күрсәтү өлкәсендә үз эшләрен булдырган.
Исегезгә төшерәбез, социаль контрактны керемнәре яшәү минимумы күләменнән түбән булган гаиләләр һәм ялгыз яшәүче гражданнар төзи ала. Сорауларыгыз булса, Яңа Чишмә, Ленин урамы, 93 йорт адресы буенча социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итегез, тел.: 2-41-18.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев