Яңа Чишмә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Павлова "Иң әйбәт укытучы" номинациясендә җиңү яулап, 2016 елда белем бирүдәге уңышлары өчен район башлыгы гранты иясе булган. Аның чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ-н бик әйбәт биргәннәр, берсе 100 балл, икесе 90нан күбрәк балл җыйган.
Бу ГИА-га хәзерләүдә аның дүртенче классы булган, быел тагын 9 һәм 11 сыйныфларны хәзерли.
Әлбәттә, имтиханга хәзерлек мөһим, тик укучылары аның фәнен һәм үзен аның өчен генә яратмыйлар. Ул балаларны кызыксындыра белә, аның дәресләрендә һәрвакыт җанлы аралашу бара. - Дәрестә без китаплар хакында фикерләшәбез, бәхәсләшәбез. Һәр класс үзенчәлекле һәм кызыклы, мин һәрберсе белән үзем өчен яңалык ачам, - дип сөйли ул.
Һәм һәрберсе аның өчен кадерле, мәктәптә 17 ел эшләсә, шуның 15 елы Яңа Чишмә урта мәктәбендә үткән, Галина Леонидовна, сыйныф җитәкчесе буларак, 6 сыйныф чыгарган.
- Нәрсә сөйләп торасы, укытучы хезмәте авыр һәм катлаулы. Сәламәтлек тә, ихтыяр көче дә, җыйнак булу да кирәк, иң мөһиме - бу һөнәрне чын-чынлап яратырга кирәк. Мин балачактан ук укытучы буласымны белдем, башкасы турында уйламадым да. Белем бирү, шәхес тәрбияләү кызыксыз була да алмый. Һөнәрләр арасында педагогика укытучылар династиясендә иң мөһим дип саналган. Мин мәктәпне тәмамлаганда алдымда ике юл булды: физматта укырга яки филолог булырга. Укырга бик яраттым, алгебра, физика, сызым да миңа җиңел бирелде. Шулай да китапларга булган мәхәббәт, яраткан укытучымның рус теле һәм әдәбияты дәресләре, шушы фән буенча әйдәп баручы укытучы тутамның киңәшләре минем юнәлешемне тагы да ныгытты.
- Сезнең педагогия принципларыгыз нидән гыйбарәт һәм уңышыгызның сере нидә?
- Беренчедән, үз фәнеңне әйбәт белү кирәк, бигрәк тә рус теле һәм әдәбиятын - ул зур җаваплылык өсти. Икенчедән, дәресләргә бик җитди һәм әйбәтләп хәзерләнү сорала, югары технология элементларын да куллану кирәк. Намуслы, гади, таләпчән булырга. Һәр укучыны тыңларга, баладагы "үзенчәлекле" сәләтне күрергә, балаларны ярату сыйфатына ия булырга тиеш. Минем укучыларым дәрестән билгеле бер белем алып кына түгел, ә бераз гына булса да яхшырак, гаделрәк тә булып китүләре мөһим. Аерым яраткан укучыларым да юк минем, мактыйм да, кисәтүләр дә ясыйм аларга. Мин балалар янына ачык күңел белән барам. Менә эшнең бөтен сере шунда. Әгәр балалар укытучының үз эшен бөтен күңелен биреп эшләгәнен, алар белән ихлас булуын күрәләр икән, фәнне ярату да менә шуннан килә инде.
Аның принципларын укучылары да раслый.
Татьяна Иванова (мәктәпне 2016 елда тәмамлаган). - Галина Леонидовна - таләпчән укытучы, шуңа күрә аның фәнен без көн-төн укыдык. Тик ул без анардан куркып, аның дәресендә калтырап торуыбызны таләп итмәде, ә рус теле бит ул - тормыш нигезе һәм аны белү - димәк кеше булу дигән сүз. Ул безне шуңа өйрәтте. Аның белән дәрестә аралашканда син үзеңнән үзең аның тәэсиренә биреләсең һәм "Укырга да Укырга!!!" әзер буласың.Үзең өчен генә уку түгел, ә аны да шатландырырга телисең. Чөнки аның өчен төп куаныч - бу аның укытучы бурычын дөрес юнәлештә башкаруын аңлату. Укучылары аның өчен барыбер түгел, аны аларның мәдәни дәрәҗәләре һәм телне белүләре чын мәгънәсендә борчый.
Аделия Фазлыева, 2016 ел чыгарылыш укучысы. - Ул безгә искиткеч яхшы белем бирде, бу белем безгә дөрес сөйләргә, язарга һәм укырга булышты. Әлбәттә, Галина Леонидовна безне имтиханнарга әзерләде һәм яхшы баллар - ул фәкать шушы белемнәргә берникадәр бонус кына, чөнки ул дәресләрдә көнкүреш киңәшләре дә бирә иде, ул киңәшләр чыннан да һәркем өчен мөһим нәрсә. Ул үзенең һәрбер укучысын, әгәр ул шуңа мохтаҗ булса, яклый ала.
- Галина Леонидовна, традицион сорау: мәктәпкә барганда, кайтканда сез ни турында уйлыйсыз? Эшне гаилә, өй белән ничек берләштерәсез?
- Һәр көн иртән, эшкә мин шатланып барам, каршыга очраган олысы-кечесе исәнләшә, җавап итеп елмаялар. Бу бәхет түгелмени? Мәктәптән кайтканда, дәреснең ничек үтүен, ничек итеп аны тагы да яхшырак үткәреп булуы хакында уйлыйм, алдагы көнгә план корам. Өйгә кайтып җиткәнче менә шулай. Әмма ишекне ачып керү белән үз артымнан барысын да ябам, бетте - хәзер мин укытучы түгел, мин өйдә, минем өстә өйдәге эшләр, мәшәкатьләр. Гомумән, укытучы кешенең буш вакыты аз: иртә китәсең, соң гына кайтасың. Безнең гаиләгә булган вакыт: шимбә көнне төштән соң һәм якшәмбе көнне төшкә кадәр. Ә калган вакыт дәресләргә әзерләнүгә китә. Якшәмбе көннәрдә матур итеп табын әзерлим - безнең гаилә традицияләре дә бар. Кызым Яна 6 сыйныфта укый, улым Вячеслав балалар бакчасына йөри, ирем вахта юлы белән Яңа Уренгойда эшли. Өйдәге бөтен җаваплылык минем җилкәдә булса да, гаилә тарафыннан ярдәм һәрчак бар. Кабатлап әйтим - укытучы һөнәре авыр, тик мин аннан башка яши алмыйм. Шул һөнәремне байтак еллар элек чын йөрәктән сайлап алдым һәм беркайчан да үкенмәдем. Хезмәт минем өчен шатлык кына, шуңа күрә үземне бик бәхетле кеше итеп тоям.
Нет комментариев