21 октябрьдә Зирекледә яшәүче Вәлиева Гамирә Заһидулла кызы үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Ул биш ир һәм кыз туганы арасында Зирекле авылында туып-үскән.
Гамирә Заһидулла кызы, үзенең яшьтәшләре - сугыш чоры балалары кебек үк, бик иртә колхозда эшли башлаган: иген кырларын утаган, Бакташ урманында утын әзерләгән. Гамирә апаның 1948 елда "1941-1945 нче Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнүе бер дә гаҗәп түгел. Сугыштан соң ул эшләвен дәвам иткән, колхозда төрле эшләр башкарган: җәен "Янга Турмыш" колхозы өчен печән чапкан, урак белән иген урган, МК - 1000 дә көлтәләр суктырган.
1958 елда Гамирә Бөек Ватан сугышында катнашкан, 2 төркем сугыш инвалиды Вәлиев Габделхалик Хамәтвәли улына кияүгә чыга. Ире белән бергә алар 1967 елда Зирекледә ачылган көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли башлыйлар, йон тетү цехы ачып, 12 ел дәвамында авыл халкына һәм тирә-юньдәге торак пунктларда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәләр. Комбинат күптән юк инде, ә авылда озак еллар буе торган зур тәгәрмәч - "йон тетү" җиһазының валы кешеләргә йон тетү цехының күпме файда китерүен һәрчак искәртеп торды.
Вәлиевлар гаиләсендә дүрт бала туган: Розалия, Рәмзия, Малик, Рәзинә. Әти-әниләре аларда туган җиргә, туган якка карата мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Шундый тәрбия алу аркасында балаларның барысы да Зирекледә калып яшиләр һәм эшлиләр.
Еллар сизелми дә үтеп тора, инде менә оныклар да үсеп җиткән, оныкчыклар үсеп килә, ә Гамирә апаның сәламәтлеге үзен сиздерә. Бүген ул урын өстеннән көч-хәл белән генә торса да, кәефе күтәренке. Ул бар нәрсәдән дә канәгать, янәшәсендә булган һәм аны кайгыртып яшәүче балаларына, язмышына һәм Ходайга рәхмәтле.
Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов белән берлектә барлык авыл халкы, музей хезмәткәрләре Гамирә апаны юбилее белән котлыйлар. Аның тормыш тарихы Зирекледә яшәүче байтак яшьләр өчен үрнәк булып тора.
Мидхәт Газыймов,
музейның фәнни
хезмәткәре,
Зирекле авылы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев