Гаптелмәҗит Шәйдуллинга үзенең бриллиант туена кадәр яшәү насыйп булмаган
Хатыны Сания белән алар икесе дә Әдәмсәдән, соңгы 26 елын туган якларында яшәгәннәр.
Сания Гариф кызы газетабыз редакциясенә үзенең хатирәләрен язып җибәргән. «Үземнең тормыш юлым, күңелемдәге уй-кичерешләрем хакында сезгә язарга булдым һәм газетада бастыруыгызны үтенәм. 30 гыйнвар көнне ирем вафат булды. Әлеге югалту безнең гаилә өчен зур кайгы, бу хәсрәтне туганнарыбыз, якыннарыбыз, дусларыбыз, күршеләребез һәм гаҗәеп мәрхәмәтле авылдашларыбыз (ә авылларда халык нәкъ менә шундый) ихластан уртаклаштылар. Мин аларга моның өчен бик тә рәхмәтле.
Мин аның ышанычлы канаты астында яшәдем, - дип искә ала ул. Яратучы, кайгыртучан ир һәм әти, аның белән 60 елга якын яшәгән гомер бер мизгел кебек узды да китте. Без ул армиядән кайткач, авыл клубында таныштык, бер-беребезне беренче күрүдән үк яраттык. Ул вакытта ирем армиядә хезмәт иткәннән соң контракт төзи, ә ул чакта Польшада хезмәт иткән иде. 27 март көнне язылыштык һәм мине, 19 яшьлек кызны, ул үзе белән алып китте. Шулай итеп безнең авырлыклар һәм сынаулар тулы хәрби тормыш юлы башланды.
Гарнизоннар, хәрби хезмәткәрләр өчен бараклар, бер бүлмә, гади генә көнкүреш шартлары һәм теләсә кайсы вакытта каядыр күченүгә әзер булып торулар... Польшадан соң иремне Ташкентка, аннары 3 елга Казахстан ССРга - Актүбәгә күчерделәр, аннары 4 ел Ямал ярымутравында яшәдек, анда ак аюлар, боланнар һәм 60 градустан түбән булган салкынлык. Мич тәүлек буе ягылды, суны күлдән ташыдык. Безнең чемоданнар гел юлга әзер иде, «приказ» булуга, мин, ике баламны җитәкләп, аның белән юлга кузгала идем. Хәрби кешенең хатыны теләсә нинди штаттан тыш хәлләргә әзер булырга тиеш.
«Заполярье»дан соң, минем сәламәтлегем буенча иремне Мурманск өлкәсенең Оленегорск шәһәренә күчерделәр. Кайда гына хезмәт итмәсен, (мин бу сүзләрдән курыкмыйм), үзенә ышанып тапшырылган бурычны бөтен җаваплылык белән үтәде ул.
Аның хезмәт дәфтәрендә бүләкләү һәм рәхмәтләрдән башка берни дә юк, чөнки ул пунктуаль, хәрбиләрчә төгәл иде. 1969 елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. СССР Кораллы Көчләре көне һәм Җиңү көне уңаеннан күп кенә юбилей медальләре бар, ләкин берничәсе генә сакланган, калганнары балалар кечкенә чакта уйнап, югалып беткән.
Ирем югары хәрби белемле түгел, бары тик контрактчы гына, тик ул, чын мәгънәсендә хәрби кеше иде. Аның хәрби ыспайлыгы, төгәллеге, җыйнаклыгы, намуслылыгы гомеренең соңгы минутына кадәр сакланды. Ул, онкология диагнозын, гәрчә тормышка өметнең булмавын яхшы аңласа да, кыю кабул итеп, нык булып китте. Бөтен авыруын аякөсте үткәрде, соңгы ике көндә генә, аңында булып, урын өстенә ятты. Мин әлегә кадәр аның каян көч һәм сабырлык алуын аңлый алмыйм.
Пенсиягә чыккач, туган ягыбызга күчеп кайттык. Ирем подвалы белән йорт, гараж, мунча төзеде, без хуҗалык та тоттык. Балалар үсеп, Түбән Камага киттеләр. Күченеп кайткач, мин бер вакыт нык кына авырадым, ул мине карады: ашарга пешерде, сыер сауды, әле бит мал-туар да, бакча да бар.
1998 -1999 елларда ирем башкалар кебек үк Әдәмсәдә мәчет төзү белән шөгыльләнде. Аның функциясендә - материаллар табу иде. Тәэмин итүчеләрне, транспорт табып, кирәк-яракларны алып кайтты, төзүчеләр белән эш турында сөйләште. Кыскасы, бу эш белән нульдән алып файдалануга тапшырганчы шөгыльләнде. Төзелеш белән Казанда туып-үскән Гаптрәүф Юнысов җитәкчелек итте, ул ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Аппаратында эшләгән. Аннары ирем алты ел ындыр табагы мөдире булып хезмәт куйды. 2013 елда табиблар 2 нче төркем инвалидлык биргәч, калган бөтен гомерендә шәхси хуҗалык белән шөгыльләнде. Тынгысыз хезмәтчән соңгы көннәргә кадәр бөтен гаилә - хатыны, балалары һәм оныклары өчен терәк булды.
Аның әтисе, каенатам Гаяз Шәйдулла улы да аның өчен үрнәк булган. Сугышка кадәр каенатам җитәкче урыннарда эшләгән. 1941 елда аны армиягә алганнар, әмма бер елдан авыр яраланып, комиссовать ителгән. Фронттан кайткач та, ул сафта калган - Алабуга хәрби комиссариатында солдатларны әзерләгән.
Сугыш вакытында авыл хуҗалыгында җитәкче кадрлар җитешми һәм партия каенатамны колхоз рәисе итеп җибәрә, анда «ярымүле» 5 үгез, берничә сыер һәм эшчеләр: хатын - кызлар һәм аларның балалары була. «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дигән лозунг игълан ителә. Авыр хезмәттән арыган, әле үсеп тә җитмәгән уллары һәм кызлары белән ач-ялангач хатын-кызлар сугыштагы ир-атлар урынына бөтен эшне башкаралар. Менә шулар белән минем каенатам командалык иткән. Ул безгә бу хакта күз яшьләрен сөртә-сөртә сөйләгән иде. Әлеге постта ул 1943 елдан алып пенсиягә кадәр хезмәт куя һәм 1985 елда вафат була. Әти безнең хәтердә тәртипле, зирәк, җаваплы кеше булып истә калды.
Улы да (минем ирем), үзе кебек үк, андыйлар турында «теләсә нинди разведкага бару куркыныч түгел, андыйлар сатмыйлар, бәладә ташламыйлар, ач кешене ашаталар, өшегәнне җылыталар» диләр. Әлләни байлык тупламасалар да, аның каравы аларның эчке дөньялары нинди бай булган! Мондыйлар белән янәшә яшәве ышанычлы. Алар - чын Ирләр. Мин үземнең язмышыма, аларны очратуыма һәм шуларның берсе белән 60 ел янәшә булуыма рәхмәтлемен.
Һәм җир йөзендә шундый игелекле һәм тәртипле кешеләр күбрәк булсын иде».
Бергә гомер итүләренә 55 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев