Халыклар дуслыгы йортында Госманлы империясе чорында (Төркия) Геноцид корбаннарын(әрмәннәрне) искә алуга багышланган чара узды.
Бу ХХ гасырның беренче геноциды була, шул вакытта миллион ярым кеше юк ителә. Әрмән кызы Марине Мазманян үз чыгышын "Егерменче гасыр шуннан да дәһшәтлерәк көнне хәтерләми..." дигән шигырь белән башлап җибәрде, шуннан соң чарада катнашучыларга геноцид корбаннарын мәңгегә истә тоту символы булган күгәрчен күзе чәчәкләренең зәңгәр таҗлары таратылды. Чәчәктәге биш таҗ үз йортларын калдырып качарга мәҗбүр булган әрмәннәр кача алган биш контингентны гәүдәләндерә.
Чарада әрмән диаспорасы хатын-кызлары катнашты. Алар тарихтагы шушы дәһшәтле көннәр турындагы хатирәләр буыннан-буынга тапшырылуы турында сөйләделәр, һәм алар бу хакта әтиләреннән, әниләреннән, әби-бабаларыннан ишетеп беләләр. Госманлы империясендә әрмәннәр геноциды кешелек тарихында беренче киң масштаблы җинаять, ул тулы бер халыкны юк итү-үтерү максатын күздә тота. Һәлак булучылар арасында күренекле әрмән язучылары, публицистлар һәм шагыйрьләр - Григор Зограб, Даниел Варужан,Сиаманто, Севак, Зардарян һәм башка бик күп әдәбият, сәнгать һәм фән эшлеклеләре була. Очраклы рәвештә исән калган бөек әрмән композиторы Комитас шушы күренешләрне күтәрә алмыйча акылыннан яза. Әрмәннәр геноцидын күп кенә илләр, шул исәптән Әрмәнстан белән үз тарихын тыгыз бәйләгән ил - Рәсәй дә гаепле (начар) дип таба.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев