Күптән түгел газетада басылган Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларыбыз исемлеге белән бирелгән "Туганнары, җавап бирегез!" дип аталган язмага өч җавап алынды.
Батыр сугышчы, намуслы хезмәтчән
-Авылдашым, сугышта катнашкан Нәгыйм Насыйбулла улы Насыйбуллин турындагы истәлекләрем белән уртаклашасым килә, - дип язган редакциягә Тубылгы Тауда яшәүче Нәкыйп Мөбәракшин.
Өлкән сержант, танкларга каршы истребительләр дивизионының орудие командиры сугышта ике тапкыр яралана. "Сталинград тирәсендә бик тыгызга туры килде, башка җирдә дә җиңел булмады, билгеле, - дип сөйли Нәгыйм абзый. Солдатның 3 һәм 2 нче дәрәҗә Дан ордены, "Сталинград оборонасы өчен" медале бар.
Фронттан кайткач, Нәгыйм Насыйбулла улы җаваплы эшләрдә: бригадир, хуҗалык эшләре мөдире, колхозда ферма мөдире, авыл Советы рәисе булып эшли. Кайда гына хезмәт куйса да, эшен намус белән башкара. Хатыны Зәкия апа белән алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр, инде барысы да гаиләле. Олылары Шәфигулла белән Нурия Чистайда яшиләр, Шәфигулла - инвалид, Асия - Мәскәүдә, Рифнур - Яр Чаллыда, Тәнзилә - 1 төркем инвалид - Тубылгы Тауда ире һәм кызы тәрбиясендә яши.
"Ике тапкыр үлеп булмый"
Ленино авылыннан Яков Петрович Дубровинның биш баласы исән: Мария белән Петр Әдәмсәдә, Юлия - Ленинода, Илья - Алексеевскида, Евдокия Благодатное поселогында яшиләр.
Яков Петрович 9 ел Кызыл Армиядә хезмәт иткән, шуның 4 елын сугышта булган. Ул старшина званиесендә артиллериядә орудие командиры вазыйфасында сугышкан, коммунист. 1941 елны Ленинград фронтында каты яраланган. Сугышның беренче айларындагы буталчык килеп чыгып, үлгәннәр исемлегенә кертелгән. Бер яшьлек улы белән хатынына, әти- әнисенә "похоронка" килгән. Тик "Имән" (полкташлары имәндәй көчле ир-атны шулай дип йөрткән) исән кала, госпитальдә яраларын дәвалый. Ярты елдан соң аннан хат алган туганнары нык сөенәләр, билгеле.
-Әле иртәрәк җирләгәннәр, фашистларның кирәкләрен бирәм әле мин, - дип язган аларга Яков.
Выборг янында Маннергейм линиясен өзү өчен барган сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 3 дәрәҗә Дан ордены алган. 2 дәрәҗә Дан ордены 1944 елны Гданьск янында барган сугышта яуланган. "Ленинград оборонасы" өчен", "Кенигсбергны алган өчен" медальләре белән бүләкләнгән.
Саклану министрлыгының архив документлары арасында Яков Петровичның 1942 елның 17 августында һәлак булуы турында документ саклана, бу хата "Хәтер китабы"на да күчкән (18-том, 256 - бит). Шулай да гаделлек тантана итә: аның исеме "Алар җиңү яулап кайттылар" китабына кертелгән, аның нәселе фронтовик әтиләрен, бабаларын, карт бабаларын хәтерләп яши. Узган ел оныкчыгы Риана Әдәмсәдә "Үлемсез полк" сафларында парадта орден һәм медальләр таккан бабасының портретын күтәреп чыкты. Яков Петрович быел да "шул сафка" басачак.
Партизан һәм солдат
Ниһаять, өченче солдатның туганнары редакциягә үзләре килделәр, алар - Рус Чабаксары авылыннан. Николай Александрович Сальников улы Алексей белән исемлектә үзләренең агаларын (әниләренең ир туганы)- Михаил Степанович Гурьяновны тапканнар. Ул гаиләдә 9 бала үсеп, әтиләре Степан Архиповичның басудан 4 кг борчак алып кайткан өчен 1937 елны кулга алынып төрмәдә черүе турында сөйли. Сугыш башлангач, Миша дәдәй Брянск урманнарында партизанлыкта йөри. 1943 елны ул ялга, туганнарын күрергә Рус Чабаксарына кайтып китә. Кайтуына аны кадрлар армиясенә миномет расчеты командиры итеп җибәрәләр. 1944 елның декабрендә Брянскта аның улы Алексей туа. Тик Михаил Степанович бу хакта белми дә, шул ук елның 4 сентябрендә Висланы кичкән чакта һәлак була.
Алексей 60 нчы елларда Рус Чабаксарында туганнарын эзләп таба, аннан аларга еш кына кунакка кайта. Николай Александрович та аның янына Брянщинага барып кайта. Соңгы тапкыр Алексей Рус Чабаксарында 2010 елны була. Кызганычка каршы, ике ел элек ул вафат була (гаиләсе булмый). Старшина Михаил Степанович Гурьянов 1943 елның декабрь аенда "1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы партизанына", 1944 елның июнендә "Батырлык өчен" медале һәм үлгәннән соң 1944 елның октябрь аенда 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Николай Александрович безнең язмадан агасының күпме ордены һәм медальләре булуы хакында белгән, гәрчә элегрәк "Мемориал" электрон базасыннан эзләгән булсалар да. Без, "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының һәм безгә Яшел Үзәннән шушы исемлекне җибәргән Рәхимулла Гарифуллинның аларга ярдәм итә алуына сөенәбез. Кызганычка каршы, Михаил Степановичның фотосы туганнарында сакланмаган.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев