Гимназия укучылары Яңа Чишмә Интернат-йортында булганнар
Кичә укучылар Яңа Чишмә Интернат-йортында Өлкәннәр көненә багышланган «Үз йөрәгең белән җылыт» дип исемләнгән концерт программасы белән булганнар.
Алар биредә яшәүчеләр өчен кызыклы программа — уеннар, викториналар, театраль күренешләр, җырлар һәм биюләр әзерләгәннәр, шулай ук беренче сыйныф укучылары ясаган матур котлау открыткаларын тапшырганнар.
Ә өлкән яшьтәге кешеләр балаларга үзләренең актив, яхшы кәефтә булуларын күрсәткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев