Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлназ Галимова: «Иң мөһиме - теләк һәм курыкмыйча эш итү»

Авыл халкын яшь терлек һәм кош-корт белән тәэмин итү халыкның эшлекле активлыгын стимуллаштыруда бик мөһим.

Акъярда яшәүче Гөлназ Галимова инде берничә ел район халкының шәхси хуҗалыкларын кош-корт белән тәэмин итә. Ул халыкка хезмәт күрсәтү буенча үзмәшгуль буларак рәсмиләштерелгән. Гөлназ товарны төрле кошчылык фабрикаларыннан алып кайта, Татарстан, күрше республикалар буйлап та йөри. Барлык район халкы да аны белә һәм тавыклар, бераз үстерелгән бройлер чебешләре, үрдәкләр, каз бәбкәләренә заказ бирә.  

Алып кайтылган кош-кортларны карауда әнисе булыша. Сатар алдыннан аларны сарайда тоталар. Эш җайга салынган дип әйтеп була

 - Сарайлар бездә берничәү, шуңа күрә урын күп. Кайчагында сигезәр партия карыйм, ә аларның һәркайсында 100-150шәр баш, барысы да заказларның санына бәйле, - дип сөйли әнисе Гөлия. - Хәзер йомырка бәясе дә, яшь тавыкларга да ихтыяҗ артты.

Алар үзләре дә төрле кош-кортлар үстерә. Яздан 200 баш бройлер, 150шәр баш үрдәк һәм каз, 30-40 тавык алалар. Көз көне кош-корт түшкәләрен Казанда яки Яңа Чишмәдәге ярминкәләрдә саталар. Товар тулысынча сатылып бетә. Каз йонын Казандагы махсус кабул итү пунктларына тапшыралар. Кош-корттан тыш, иткә дип үгезләр дә асрыйлар.

Азык һәм йомырка бәяләре кыйммәтләнүгә карамастан (кошчылык фабрикаларында 1 йомырка бәясе 20 сумга арткан) Гөлназ моның белән шөгыльләнүне дәвам итәчәк.

- Заказлар да, клиентлар да (безнең һәм күрше районнарда) җитәрлек. Тавыкларга заказлар ел әйләнәсе килеп тора, яздан бераз үстерелгән чебешләргә, көзен иткә дип симертелгән бройлерларга ихтыяҗ зур. Билгеле бер токымлы кошларга да заказ бирәләр, таләпләрне канәгатьләндерергә тырышам.

Гөлназ башка авыл кешеләре өчен дә кирәкле булган эш белән шөгыльләнә. Кош-кортларны үзенә дә, кешеләргә дә алып кайта. Аның тагылмалы арбасы булган җиңел автомобиле бар һәм ул гел юлда.

«Әлеге эшем үземә кош-корт сатып алырга дип кошчылык фабрикасына барудан башланып китте. Авылдашларым: «Безгә дә алып кайт», - дип сорадылар. Алып кайттым, бирдем. Аннан соң да шулай дәвам итте. Икенче эшем (алып кайту) беренчесе (үстерү) белән үрелеп китте». Гөлназ әйтүенчә, бу эшләрнең икесе дә яхшы табыш китерә, шуңа күрә ул алар белән шөгыльләнүне ташламаячак.

- Үзебезнең ярдәмче хуҗалыклар продукциясен сату мөмкинлеген биргән өчен район, республика җитәкчеләренә мин бик рәхмәтлемен. Чөнки башка республикаларда мондый нәрсә юк, авыл хуҗалыгы ярминкәләре даими үткәрелми. Әгәр дә үзең үстергәнне һәрвакыт сата алуың хакында төгәл беләсең икән, бу  терлекләрнең баш санын яисә чәчү мәйданнарын арттырырга, ягъни үсәргә этәрә дигән сүз. Ә кош-кортлар алып кайтып сатуга килгәндә, мин моның белән инде 15 елга якын шөгыльләнәм. Эшнең барлык нечкәлекләрен дә беләм, ул җайга салынган, кирәкле элемтәләр булдырылган. Товарны кайдан алырга  һәм аны ничек сатарга икәнен дә яхшы беләм. Иң мөһиме - үз эшеңә җитди карарга һәм, әлбәттә, теләк белән, курыкмыйча эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев