Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлнур Латыйпова:“Куйган максатка ирешергә тырышам“

Гомернең узганы да сизелми. ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова әле күптән түгел генә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән иде кебек, 5 ел гомер тагын кай арада узып та киткән, 12 октябрьдә аның тагын гомер бәйрәме - юбилее иде.

Аның әйтүенчә, шушы вакыт эчендә, гәрчә ул элек эшләгән урынына әйләнеп кайтса да, аның тормышында берни дә үзгәрмәгән. Ул элеккечә - җитәкче, тормышка булган карашы да шул ук - "бар җирдә һәм бар нәрсәдә алдынгылыкны тоту". Ул сөйләгәннәрдән чыгып нәтиҗә ясасаң, аның үз- үзенә нык ышанган, үзенең төпле фикерен әйтә белүче кеше икәненә инанасың.
-Сез кабат элекке урыныгызга әйләнеп кайтудан канәгатьме?
-Әлбәттә! Тормышта мин теләсә кайсы эштән дә беркайчан баш тартмадым һәм аны үземә ничек ошый, шулай башкарырга тырыштым.
Кая гына эшләсә дә, барысын да яратып, җиренә җиткереп башкарырга тырышкан, аның табигате шундый. РҮХ дә шәфкать туташы яисә партиянең район комитетында пропаганда һәм агитация эшләре бүлегендә инструктор булып эшләгәндә дә, Мәдәният йорты коллективын җитәкләгәндә һәм ҮКС дән соң яисә байтак еллар Яңа Чишмә җирле үзидарә Советы рәисе булып эшләгәндә дә бар эшне чын күңелдән башкара. Шулай да иң яратып башкарганы - хәзерге эше. ҮКС дә ирешкән уңышларында, аны югарыга күтәрүдә зур эш тәҗрибәсе һәм оештыра белү - җитәкче сәләте ярдәм итә. Ул биш елда ниләр эшләнүе турында сөйләде:
-Китапханәләрдә Интернет тоташтырылган, бер китапханә генә калды, китапханәчеләрне Интернет һәм компьютер белән эшләргә өйрәттем. Җиһаз бар җирдә дә алыштырылды диярлек, кирәкле аппаратураны сатып алдык. Үзәк китапханәгә килгәндә, элек ничек иде дә һәм хәзер ничек булуын яңачишмәлеләр үзләре дә күрә. Косметик ремонт турында әйтеп тә торасы юк. Грантлар да оттык, барысы да бина һәм территорияне төзекләндерүгә тотылды. Бездә ничек яхшы килеп чыгуын, хәтта, мәдәният министрлыгында да ошаттылар.
Аның кул астында эшләүче коллектив та элекке, энергияле хезмәткәрләр, алар белән ул 15 ел эшли инде. Хезмәттәшләре дә аны күптән беләләр һәм хөрмәт итәләр, җитәкчеләре белән үзара аңлашып эшлиләр.
-Сезнең карашка җитәкче нинди булырга тиеш?
-Беренчедән, үзенең кул астында эшләүчеләр белән уртак тел табып, алар фикеренә колак салып, дөрес юнәлеш бирә белергә тиеш. Дипломатик культуралы... һәм башка байтак сыйфатлар хас булырга тиеш аңа. Әмма җитәкченең төп сыйфаты - кешеләрне тыңлый һәм ишетә белүе. Моңа исә өйрәнергә кирәк.
Үзәк китапханә системасын җитәкләүдән тыш, аның әле мөһим иҗтимагый йөкләмәсе дә бар - гражданнар оборонасы буенча эвакокомиссия рәисе дә ул. Монда да эш җитәрлек: ГО буенча өйрәнүләр, практик күнекмәләрне эшләүне оештыру, эвакопунктларга курьерлык итү.
-Ә сездә кыенлыклар бармы?
-Кыенлыклар һәр эштә бар инде ул. Аларны җиңеп чыгарга өйрәндем инде мин.
Гөлнур Мәүлет кызы ике кызының бәхетле әнисе дә әле. Ике кызы да югары белем алган, Казанда эшлиләр: Мәрьям судта, Зилә башкарма комитетта. Үзләренең уңышлары белән әниләрен сөендереп торалар, әмма әби итәргә әле ашыкмыйлар. Оныклар өлгерер әле дип исәпли Гөлнур Мәүлет кызы, чөнки хәзер аның кайгыртыр кешеләре бар: авылдан үзе белән бергә яшәргә әти-әнисен һәм балачактан инвалид сеңелесен алып килгән. Ул барысына да өлгерә: өендә дә, эшендә дә. Үзе әйтүенчә, куйган максатка ирешергә тырыша - бу аның тормыш девизы.
Кыскасы, Гөлнур Мәүлет кызы һаман да шундый: киләчәккә ышаныч белән карый, көче һәм оптимизмы ташып тора. Ул үз тормышыннан канәгать. Әгәр дә аны яңадан башларга туры килсә, берни дә үзгәртмәс идем, ди ул.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев