Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөмбә һәм җиләк җыябыз: июльгә рәхим итегез Яңа Чишмәлеләр!

Июль - җиләк, гөмбәләр җыю, дару үләннәре әзерләү өчен иң уңышлы ай. Моны барлык яңачишмәлеләр дә белә. Ә менә кайда, кайчан җыярга һәм аларны ничек сакларга икәнлеген бары бик азлар гына белә. Бәхеткә, безнең укучыларыбыз арасында әлеге мәгълүмат белән уртаклашырга теләүчеләр юк түгел.

Җир җиләге

Яңачишмәлеләр Анатолий һәм Галина Комаровлар үз бакчаларында төрле җиләк-җимешләр үстерәләр, алар арасында бакча җиләге дә бар - эре сортлы, матурлар. Тик тәме буенча да, исе буенча да, болын җиләге яки җир җиләге белән чагыштырырлык түгел. Шуңа күрә июнь башыннан ук Комаровлар җиләк эзләп шактый чакрымнар юл узганнар.

«Узган ел элеккеге аэропорт урынында хуш исле чәчәкләр һәм җиләк аланнары булган зур болыннар бар иде. Быел болыннарны сөргәннәр», - ди Галина Александровна.

Әмма Яңа Чишмә җире табигать бүләкләренә бай. Шахмай авыл җирлегендә болыннарга цивилизация килеп җитмәгән әле. Бу җиләкле урыннарны балыкчылар очраклы гына күреп алган, нәкъ менә алар Комаровларга әлеге «адрес»ны әйткәннәр дә инде.

«Һәм менә 10 июльдән кояш югары күтәрелгәнче, һәр иртә машинага утырабыз да китәбез, бер-ике сәгать дигәндә чиләкләрне тутырабыз. Кояш кыздыра башлауга кайтып китәбез. Әгәр дә пөхтә  итеп җыйсаң (җиләкле урынны таптамыйча), иртәгә бу урында тагын җиләк өлгерәчәк, дөрес, бераз ваграк булачак. Тик аларның тәме, исе һәм файдасы аннан гына кимеми.

Өйдә, салкынча урында, җиләкләрне чистартам, бераз киптерәм, суыткычка куям.  Вареньесын күп ясамыйм, оныкларым Вика һәм Лера өчен генә кайнатам. Алар да җиләк җыюда катнаштылар, әмма сабырлыклары озакка җитмәде. Аның каравы мине фотога төшерделәр һәм фотоотчетны бабаларына җибәрделәр», - дип көлә Галина.

Ә бабай гөмбәгә киткән

Быел гөмбә чоры иртә килде: Комаровлар инде җыйган уңышларына сөенәләр.

«Яңгырлар, җылы көннәр гөмбәләр үсүгә уңай йогынты ясый. Аларны, әлбәттә, эзләргә кирәк, әмма урыннарны да белсәң яхшы, - ди Анатолий Иванович.  - Без ел саен гөмбәлекләрне истә калдырырга тырышабыз, әмма алар нигәдер үз урыннарын үзгәртәләр. Тик эзләгән кеше һәрвакыт табачак, диләр. Екатерина авыл җирлеге посадкаларында гөреждә җыябыз, биредә үк каен гөмбәсе дә очрый».

Галина гөмбә әзерләү рецепты белән уртаклаша.

Каен гөмбәсе

Гөмбәне чистартабыз, суда юабыз. Аннары су салып кастрюльгә урнаштырабыз һәм аларны 25-30 минут пешерәбез. Алга таба дуршлагка салабыз һәм тагын юабыз.

Гөмбә пешергәннән соң калган суны иләк яки марля аша сөзәбез, аңа тоз өстибез, утка куябыз һәм кайнаганчыга кадәр җиткерәбез.

Банкларга лавр яфрагы, чия һәм карлыган яфраклары, хуш исле борыч һәм канәфер салабыз, гөмбәләрне тутырабыз. Әзерләнгән рассолны салабыз. Банкларны капкачлар белән ябабыз һәм салкынча урынга куябыз.

Гөреждә

1.5 кг гөреждәгә 1 л. су кирәк

Сарымсак, лавр яфрагы, канәфер (гвоздика),  кара борыч, тоз һәм 2 аш кашыгы серкә.

Яхшы юылган гөмбәләрне салкын суга 2 сәгатькә куябыз. Аларны кастрюльгә тутырабыз, су салабыз, вакланган лавр яфрагы өстибез, кайнап чыккач 30 минут пешерәбез.

Стерильләшкән банкларга гөмбәләрне салабыз, өстенә шикәр сибәбез, калган тәмләткечләрне һәм серкәне өстибез. Гөреждәләрне пешергән кайнар суны банкага агызабыз. Капкачларны ябып, саклауга куябыз.

 

Хуш исле үләннәр

Июль - дару үләннәре җыю өчен кызу вакыт. Горшково авылыннан Надежда Панфилова үзенең хуш исле һәм файдалы үләннәр җыю тәҗрибәсе белән уртаклаша.

«Безнең авыл болыннары сары мәтрүшкә, меңъяфрак, даруханә ромашкасы, тау чабрецы, аю колагы, лабазник, шалфей, кипрей (иван-чәй) кебек көчле дару үләннәренә бай.

Үләннәр җыярга Вера Сербина, Тоня Белоусова һәм мин барабыз, бергәләп күңеллерәк тә, куркынычсызрак та: кинәт кенә ниндидер «чебен» тешләсә,  ярдәм итәр кеше була.

Безнең якларда мәтрүшкә кебек чәчәк ата торган үлән урман аланында үсә.  Быел анда еланнар активлашты (җылынырга чыгалар). Шуңа күрә мәтрүшкәне безнең дустыбыз Анатолий Мишин җыйды. Ул «көтелмәгән кунак» белән очрашкач, үзеңне ничек тотарга кирәклеген яхшы белә».

Лариса Федорова әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев