Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гөлнара Габетдинова: «Тормышымны мәктәп белән бәйләгәне өчен мин язмышка рәхмәтлемен»

Быел Яңа Чишмә башлангыч мәктәп-балалар бакчасының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Габетдиновага «Мактаулы остаз» күкрәк билгесе тапшырылган

Хезмәт юлы

Гөлнара Салихян кызы бу мәктәптә 27 ел инде үз фәнен укыта. Гәрчә үзенең хезмәт эшчәнлеге башында ул укытучы хезмәте турында хыялланмаган да. Аның олы апасы башлангыч сыйныф укытучысы, ә энесе — география фәнен укыта. Гөлнара тумышы белән Актаныш районыннан, Казан элемтә техникумын тәмамлаган, анда булачак ире Ренат белән танышкан. Яңа Чишмә районына — иренең туган ягына күченә һәм яңадан педагогик гаиләгә эләгә. Каенатасы Хәлфәт Салих улы һәм каенанасы Әминә Гамир кызы күп еллар Чистай районы, аннары Яңа Чишмә мәктәпләрендә эшлиләр. Кем әйтмешли, язмыштан узмыш юк, диләр. Бу вакытта Хәлфәт Салих улына район үзәгендәге яңа оешкан 2 нче урта мәктәпне (элеккеге «Аленушка» балалар бакчасы) җитәкләргә тәкъдим итәләр. Нәкъ менә стажлы педагоглар — каенатасы һәм каенанасы, аның педагогик талантын күреп алалар. «Син булдырасың, синең барысы да килеп чыгачак», — дигән Хәлфәт Салихович аңа нык ышанып. Икенче улыннан соң декреттан чыккач, Гөлнара бу мәктәптә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. «Курку юк иде, киресенчә, үзеңне яңа сыйфатта сынап карау кызык иде», — ди ул. Аның белеме турында кайгыртып, Хәлфәт Салих улы аңа пединститутка укырга керергә киңәш итә. Ул шулай итә дә, читтән торып Яр Чаллыда, үз белгечлеге буенча институтны тәмамлый. 

— Әлбәттә, башта авыр булды, чөнки тәҗрибә юк иде. — ди Гөлнара Салихян кызы. -Ләкин соңыннан барысы да җайланды. Әлбәттә, әти дә, әни дә бик ярдәм иттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мин аларга моның өчен бик тә рәхмәтле.

«Грамоталы, иҗади эшләүче укытучы»

Шул вакыттан бирле байтак сулар акты, мәктәп башлангыч мәктәпкә әйләнде, әмма Гөлнара Салихян кызы үз һөнәренә, үз фәненә тугры калган.

-Бу вакыт эчендә ул үзен гадәти булмаган фикерләүгә, оештыру һәм коммуникатив культурага ия инициативалы педагог — новатор буларак күрсәтте, — ди аның турында мәктәп директоры Ирина Лихачева. — Бик грамоталы, иҗади эшләүче укытучы. Ул кулланган төрле формалар һәм ысуллар аның дәресләрен кызыклы һәм иҗади итә. Педагог үз тәрбияләнүчеләренә мөстәкыйль уку эше күнекмәләрен сеңдерә, шуңа күрә аның чыгарылыш укучылары мөстәкыйль рәвештә уйларга, карарлар кабул итәргә сәләтле. Гөлнара Салихян кызы зур тырышлык, намуслылык, игелеклелек, балаларны эчкерсез ярату сыйфатлары белән аерылып тора. Аның эшенең төп принцибы — һәр бала өчен җаваплылык тою һәм аңа хөрмәт күрсәтү.

Гөлнара Габетдинова: «Тормышымны мәктәп белән бәйләгәне өчен мин язмышка рәхмәтлемен»

Төп горурлык — тәрбияләнүчеләрнең җиңүләре

Гөлнара Салихян кызының укучылары күп кенә район чараларында һәм конкурсларында актив катнашалар, төрле дәрәҗәдәге туган тел буенча конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңү яулыйлар һәм призерлар булалар. Аның күптән түгел генә ирешкән уңышы — татар телен үстерүне һәм саклауны пропагандалау өчен бик әһәмиятле булган «Татар сүзе» республика нәфис сүз конкурсында укучысының катнашуы һәм бүләк алуы.

Гөлнара Габетдинова: «Тормышымны мәктәп белән бәйләгәне өчен мин язмышка рәхмәтлемен»

Гөлнара үзе дә «Ел укытучысы» һөнәри конкурсларында катнаша, ел саен квалификация күтәрү курсларында камилләшә. Аның күпьеллык тырыш эше һәм район мәгарифен үстерүгә керткән өлеше өчен байтак бүләкләре: мәгариф бүлегеннән, район башкарма комитетыннан Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хаты, «Мәгариф процессында иң яхшы технологияләр» методик эшләнмәләр һәм белем бирү практикалары конкурсында 1 урын өчен республика дипломы, укучыларны әзерләгәне өчен башка бик күп Рәхмәт хатлары бар. Юкка гына аңа «Мактаулы остаз» исеме бирелмәгән, шул исәптән яшь педагогларга һөнәри формалашуларында ярдәм итүдә шәхси хезмәтләре өчен дә.

Бай тәҗрибәсе һәм осталыгына карамастан, Гөлнара Габетдинова яңа технологияләр һәм методикалардан тыш, башка укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен дә өйрәнә. Укыту семинарларында катнаша, мастер-класслар үткәрә.

— Хезмәттәшләребез белән аралашканда бәяләп бетергесез белем алабыз, — ди ул. — Тәҗрибәң белән уртаклашасың һәм уку процессының теге яки бу ситуацияләрен бәялисең, анализлыйсың.

Татар теле укытучысы — зур җаваплылык

Һәркем үзенең тамырларын истә тотуның, ата-бабаларының телен белүнең мөһимлеген яхшы белә. Шуңа күрә мәктәптәге ул укыткан фән бик мөһим. Туган тел укытучысы буларак, аңа ихтыяҗ зур һәм ул югары планканы тота.

— Укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? 

-Профессионализм, грамоталылык, әдәплелек. Өстәвенә, татар теле укытучысы зур сабырлыкка ия булырга тиеш. Сыйныфларда руслар да, татарлар да укый. Бу җиңел эш түгел: татар балаларына — туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аны тирәнтенрәк белү, ә рус балаларына әдәби татар теленең матурлыгын һәм мөмкинлекләрен күрсәтү. Бүгенге балалар китапларны азрак укыйлар, алар күбрәк компьютерлар һәм смартфоннар артында утыралар. Әлбәттә, спортта, биюдә, җырлауда үсеш тә бик мөһим. Ләкин китап уку һәм фәкать уку гына фундаменталь белем бирә, кешене югары белемле итә, ә туган телдә уку үз халкының югары белемле вәкиле итә. Балаларны укырга дәртләндерү-укытучы буларак минем төп максатларымның берсе. Мин аларны татар классик язучылары һәм балалар өчен язучы заманча язучылар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев һ.б. белән таныштырам. Класста китап киштәсендә туган телдә балалар журналлары (Ялкын, Сабантуй, Салават күпере) бик күп, аларны алырга, карарга һәм укырга була.

— Эшләү кайчан авыррак булды — элекме, әллә хәзерме?

— Авырлыкларсыз эш булмый инде ул. Әлбәттә, заман үзгәрә, хәзер буын башка, хәзерге балалар 10 ел элек булганнарыннан аерылып тора. Ләкин чын укытучы теләсә нинди вакытка туры килергә тиеш.

— Сезгә татар теле ошыймы һәм Гөлнара Сәлихяновна сезне ничек укыта?, дип укучылардан сорыйбыз.

— О, бик ошый! Аның дәресләре менә дигән! Ул үзе дә бик яхшы укытучы! диләр өченче сыйныф укучылары. — Игелекле һәм гадел һәм шул ук вакытта таләпчән дә.

Гөлнара Габетдинова: «Тормышымны мәктәп белән бәйләгәне өчен мин язмышка рәхмәтлемен»

— Һәр сыйныфка, һәр укучыга аерым караш, — ди Гөлнара Салихян кызы. -Әлбәттә, иң зур игътибар гадәттә беренче сыйныф укучыларына: аларны белем дөньясына җәлеп итү, җитдилеккә өйрәтү. Балалар бакчасында уенчыклар беткән, уку, билгеләр алу һәм зур җаваплылык чоры җитте, дип аңлатырга тырышам.

Укытучылар династиясен дәвам итүче

— Дәфтәрләр, уку планнары... Гаиләгә вакыт аз кала, — дип дәвам итә Гөлнара Салихяновна. — Ләкин мин гаиләгә дә вакыт калдырырга тырышам. Чөнки ул һәркем өчен мөһим. Ике улымның да үз гаиләләре бар, шәһәрдә яшиләр, 2 оныгым үсә. Кечесе һәм бердәнбер кызым Ләйсән 10 нчы сыйныфта укый.

— Ниләр белән шөгыль-ләнергә яратасыз?

— Мин чәчәкләрне яратам. Өйдә алар бик күп һәм мәктәптә дә мин моның белән шөгыльләнәм. Барлык татар ашларын, бигрәк тә гөбәдия һәм бәлеш пешерергә яратам. Татар телендә китаплар, журналлар укыйм. 

Үз эшемдә мин «педагогик династиябезне дәвам итәргә лаеклы» дигән принцип буенча эш итәм. Энем һәм кыз туганымнан тыш, каенсеңелем Әлфия һәм энемнең хатыны Гөлшат та укытучылар. Эстафетаны өлкән улым Рамил алды: ул Яр Чаллыда техникумда укыта, аның хатыны балалар бакчасында тәрбияче. Минем өчен һөнәрнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлаган ирем дә һәрьяклап ярдәм итә. Һөнәри яктан үсеш алуга комачауламый, киресенчә, хуплый гына. Хәзер, 27 ел укытканнан соң, "Тормышымны мәктәп белән бәйләгәне өчен язмышыма рәхмәтлемен",- дип мин ышанып әйтә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев