Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомер агышлары

Зирекле авылында яшәүче Бисал әби Мифтахова матур гына 90 нчы язын каршылый. Аны юбилее белән котларга килгәч, аның шигырьләрен укып таң калдым (әйтеп торып яздыра, каләмне куллары тота алмый).

Мифтахова Бисал Нурхамәт кызы 1927 елда туа. 4 класс белем алганнан соң, 1940 елда 13 яшеннән колхозда эшли башлый. Башта 2 ел төрле эштә йөри. Олылар белән Кылмакчыга урман кисәргә бара, авыл кызлары белән Ярославль сазлыкларында 4 сезон торф чыгара, колхозда печән чаба. 1942 елдан фермага килә. 40 елдан артык бозаулар карый. Ул вакытта әле безгә таныш булган зур-зур бозау абзарлары - фермалар юк. Бүгенге көндә эзе дә калмаган атлар абзары урынында ферма булган. Шунда бозаулар өчен бер бүлмә бирәләр. Авыл кизләве артында яңа фермалар корылгач, анда бозаулар карарга күчә. Ни сәбәптәндер, бозаулар өчен Зирекле МТСы гаражында урын ясыйлар. Бисал апа да бозаулары белән анда урнаша. Яңа фермалар төзелә башлагач, бозауларга да махсус урын - ферма барлыкка килә.
- Бозаулар - яшь бала кебек, - ди Бисал апа. - Вакытында ашатасы, урынын чистартып, салам җәясе, авыраса - врач та буласы бар. Ләкин эшем ошый. Җәй көннәрендә көтү дә көтәбез, карыйбыз да. Эшнең җаваплы икәнлеген аңлыйм. Тик бозаулар үлгәндә генә авыр була, - дип сөйли Бисал апа.
- Ул вакытта ут та юк, төнге 2 дә торып, дөм караңгыда, пычрак ерып бозауларым янына китә идем, - дип дәвам итә Бисал апа. - Бары тик төнге 10 да гына өйгә кайта идем. Бары эш һәм эш булды.
Намуслы хезмәте өчен аны авылдашлар да ярата, хөрмәт итә. Өч тапкыр Мактау грамотасы белән, күп тапкырлар премияләр белән бүләкләнә. 1970 елда "Хезмәттәге батырлыгы өчен", "В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу" уңаеннан чыгарылган юбилей медальләренә лаек була. "Хезмәт ветераны", тыл хезмәтчәне буларак, Бөек Җиңүгә карата чыгарылган юбилей медальләре белән бүләкләнә. 1965 елдан бирле күп тапкырлар авыл Советы депутаты итеп сайлана.
Бүгенге көндә Бисал әби ялгызы гына яши. Ул бүгенге тормышына шатланып, шөкер итеп гомер кичерә: өе ялт итеп тора, үзенең өс-башы чиста, барысы да тәртиптә. Аның бәхетенә күршесендә мәрхәмәтле кешеләр - Мирсиҗановлар: Тәбрис Сәмигулла улы һәм Нурсинә Габдулла кызы яши. Хәзерге заманда күрше күршегә керми, аралашмый. Ә Нурсинә апа белән Тәбрис абый аны ялгызын гына калдырмый. Сөйләшеп, шигырьләрен язып барып, хәленә керешеп гомер итәләр. Исәнлек тә шәптән түгел, аяклар да йөрми. Алар әбине яшь баланы тәрбияләгән кебек карап, хөрмәтләп яшиләр. Юк, алар аның балалары да, туганы да түгел. Бары тик күрше генә. Нурсинә апа белән Тәбрис абый үзләре дә олы яшьтә. Шуңа да карамастан, әбинең хәле авыраеп китсә, көне-төне яныннан китмиләр.
Барлык авыл халкыннан олы рәхмәтебезне җиткерәбез, изге җаннар.
Изгелекләре әҗер-савап булып, үзләренә кайтса иде.
Мидхәт Газыймов, Зирекле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев