Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомере буе иминлек сагында

17 апрельдә Эчке эшләр органнары ветераны көне билгеләп үтелде

Антына тугры

ЭЭМнең Яңа Чишмә беренчел ветераннар оешмасында 26 ветеран бар.

— Ветераннарның һәм аларның гаилә әгъзаларының социаль проблемаларын хәл итүгә ярдәм итү, аларга матди, рухи һәм медицина ярдәме күрсәтү; һәлак булган һәм үлгән хезмәттәшләр турында истәлекне саклау, аларның гаиләләренә ярдәм итү, шулай ук районда хокук тәртибен ныгыту буенча ЭЭБ белән хезмәттәшлек итү — безнең ветераннар оешмасының төп бурычлары булып тора, дип яза газетага ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов.

— Ветераннар Советы, үз активы һәм ЭЭБ җитәкчелеге ярдәме белән куелган бурычларны уңышлы үти. Гадәттә, ЭЭБ хезмәткәрләре лаеклы ялга иртәрәк чыга һәм, кайвакыт, аларга ялга чыккач, тормышта үз урыннарын табу, бигрәк тә эшкә урнашу шактый авыр була. Безнең оешмада андый проблемалар юк, 26 ветеранның 23е эшли. Без барыбыз да бик дус, үзара элемтәдә торабыз, ватсапта үз төркемебез бар. Ветераннарның барысы да ветераннар хәрәкәтендә актив катнаша. Филипп Иванов, Ильяс Нуртдинов, Нәкыйп Галиев, Нур Сафиуллин, Рәис Хисмәтуллин, Наил Якупов, Рәис Гыйззәтуллин, Рафис Фәттахов, Рамил Таһировларга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Бездә Әфганстанда, Төньяк Кавказда, башка кайнар нокталардагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар бар. Болар — Айрат Рәхимов, Наил Якупов, Фәрит Хәлиуллин, Рамил Таһиров, Алексей Ефимов, ветераннар оешмасында булмаган Фәрит Шәрапов, Ринат Шәфигуллин, Илшат Саттаров. Ә иң яшь ветераныбыз — Илнар Вәлиуллин Украинада СВОда булды. 8 апрельдә ЭЭБ ветераны Альфрит Гайнатуллин да үз теләге белән анда китте. 

Милиция аларга таянды

Без арабызда үз гомерләрен хезмәткә багышлаган, бар көчләрен җинаятьчелеккә каршы көрәшкә һәм хокук тәртибен саклауга юнәлткән ветераннар булуы белән горурланабыз, аларның героик биографиясе яшь полиция хезмәткәрләренә үрнәк булып тора. Бүген без шундый ветераннарның берсе — Алексей Ефимов турында сөйләячәкбез.
Алексей Тихонович 1992-1998 елларда Яңа Чишмә ЭЭБне җитәкли һәм 1983 елда район оешкач, ЭЭБнең икенче җитәкчесе була.

17 апрельдә Эчке эшләр органнары ветераны көне билгеләп үтелде

Тумышы белән ул Чистай районының Бахта авылыннан. 1980 елның 14 февраленнән 1981 елның 26 маена кадәр Әфганстанда хезмәт иткән, моңа кадәр аның хезмәтенең бер өлеше Германиядә һәм Үзбәкстанда узган. Сугыштан соң демобилизацияләнгәч Чистай ЭЭБгә эшкә урнаша, аннан аны Алабугадагы милиция мәктәбенә укырга җибәрәләр. Укуны тәмамлагач 1983 елда юллама буенча Яңа Чишмә ЭЭБдә оперуполномоченный булып эшли башлый. 15 ел хезмәт итү дәверендә оперативниктан милиция начальнигына кадәрге хезмәт юлын үтә. Шул ук эш урыныннан Чечен хәрби конфликты вакытында Төньяк Кавказга хезмәт командировкаларына җибәрелә, гомумән алганда анда 6 ай була. Алексей Ефимов белән бергә эшләгән еллар турында аның хезмәттәше Вәлиҗан Мохсинов сөйли.

— Хезмәт юлын без аның белән бергә башладык, ул оперуполномоченный, мин участковый идем. Икебез дә иске «пожарка» бинасының икенче катында эшләдек. Анда безнең пункт урнашкан иде. Алексей — намуслы, җаваплы, ышанычлы кеше, таләпчән хезмәткәр (беренче чиратта үз-үзенә). Ул вәгъдә итсә, һичшиксез эшләячәк. Милиция шундый кешеләр җилкәсендә иде.

Антына тугры калды

Вәлиҗан Мохсинов Алексей Тихоновичның характерын тасвирлый торган бер очракны искә төшерә.

Бервакыт Алексей Тихонович махсус агентлык аша ашыгыч мәгълүмат ала: көчләгән өчен эзләнүдә булган җинаятьче берничә сәгатьтән Чистай автоказалында булачак. Әмма бу вакытта хезмәт машинасы Ефимов янында булмый. Ул чорда ЭЭБдә бер УАЗ гына һәм анысында да начальник ерак авылга киткән була. Алексей Тихонович Чистайга попутка белән китәргә карар кыла. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә ала, чөнки җинаятьчене кулдан ычкындыру ярамый. Аны тоткарлар өчен Чистайга үзе генә китә. Җинаятьчене танып ала, янына якынрак килә һәм тоткарлый. Тентеп, пычагын ала. Җинаятьче тоткарлап, урыннан алып киткәндә, ул көтмәгәндә аяк киемендә яшерелгән икенче пычакны чыгарып, Алексей Тихоновичка кадый. Алексей егыла, байтак каны ага. Тетрәндергеч вакыйганың шаһитлары шунда ук милицияне, "ашыгыч ярдәм«не чакыралар. Шөкер, алар тиз арада килеп җитә.

Хәтта яраланган хәлдә дә, Алексей Тихонович җинаятьчене тоткарларга ярдәм итә. Һәм аны тоткарлагач кына үзен «табиблар кулына тапшыра». Алексей Тихоновичка хастаханәдә операция ясыйлар, Вәлиҗан Мохсинов дустының янына хәл белешергә килә һәм аны ни өчен җинаятьчене берүзең тоткарларга киттең, дип шелтәли, икәү тизрәк җиңгән булыр идек, ди. Алексей Тихонович аны тапмаган икән, ә вакыт — кадерле.

Вәлиҗан Шәрипҗан улы аның ни өчен шулай эшләгәнен белә:

— Ул эчке эшләр хезмәткәрләре антына тугры калды. Шуңа күрә китте дә. Бары тик эчке бурыч хисенә буйсынган, чөнки ул гражданнарның иминлеген һәм тынычлыгын сакларга тиеш иде. Беркем дә аңа боерык бирмәде.

Җинаятьчене тоткарлаганда күрсәткән кыюлыгы һәм батырлыгы өчен Алексей Ефимов «Җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән батырлыгы өчен» дигән дәүләт бүләгенә лаек була.

— Алексей РЭЭБне җитәкләгәндә дә аның характеры шул ук калды, — дип дәвам итә Вәлиҗан Мохсинов. — Бернинди тәкәбберлек, бернинди «начальник» дип эреләнү кебек сыйфатлары булмады. Бурычлары гына артты, әмма үз-үзенә таләпчәнлеге шул ук калды.

Милициядә хезмәттә — 26 ел

Яңа Чишмә РЭЭБдән соң Алексей Ефимов Эчке эшләр министрлыгының икътисад өлкәсендә җинаятьләргә каршы көрәш Идарәсендә өлкән оперативник булып эшләгән. Бу Идарәдә законсыз керемнәрне легальләштерүгә каршы көрәш буенча районара бүлекне җитәкләгән. 2000 елларда Татарстанның миграция хезмәтенә командировкага җибәрелгән, анда төрле вазыйфаларны башкарган, шул исәптән хезмәт җитәкчесе урынбасары да булган. 2001 елдан әлеге хезмәт ЭЭМ системасына күчерелгән. Милициядә хезмәт итү 26 елга якын дәвам итә. Федераль суд приставлары хезмәтендә бүлек начальнигы, республиканың баш суд приставының ярдәмчесе һәм урынбасары булып та хезмәт куя. 2012 елда отставкага чыга һәм башка өлкәләрдә эшли. Көч структураларында хезмәт иткән вакытта берничә тапкыр ведомство бүләкләре белән бүләкләнә. Гомере буе иминлек сагында эшләгән, дип әйтергә була. Хәзер ул Чистай районы башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшли, Чистай районы керәшеннәр иҗтимагый оешмасы бүлеген җитәкли. Быел ул хатыны белән бергә гомер итүләренең 39 еллыгын билгеләп үтә, кызы һәм улы инде зурлар.

Патриотизм нәрсә ул

Күптән түгел Ватанны саклаучылар көне алдыннан Алексей Тихонович «Туганайлар» газетасына интервью биргән. Аның фикеренчә, патриотизм нәрсә ул һәм яшьләрдә патриотизм хисләрен ничек тәрбияләргә кирәклеге турында сораганнар. Һәм ул патриотизмның нәкъ менә җаваплылык хисе белән бәйле булуы турында әйткән.

-Патриот ул, беренче чиратта, үз иле өчен тыныч кына эшләүче кеше, ә һәр почмакта «Мин — патриот!» дип кычкырып йөрүче кеше түгел,- дип җавап биргән. — Һәркемдә социаль җаваплылык хисе булырга тиеш. Әгәр дә кеше үзендә андый җаваплылыкны сизмәсә, аңа нидер аңлатуы авыр. Кешеләр үзләре җәмгыять, иптәшләре, туганнары алдында җаваплылык тоярга тиешләр. Балаларда да шундый ук җаваплылыкны тәрбияләргә кирәк.
Теге вакытта җинаятьчене тоткарларга барганда ни өчен ул шулай эшләгән, дигәнгә, аның җавабы әнә шул.

ЭЭБнең ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мохсинов һәм Яңа Чишмә ЭЭБ начальнигы, полиция подполковнигы Алексей Митрясов Яңа Чишмә районы ЭЭБ ветераннарын котлыйлар һәм аларга нык сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс энергия, яхшы кәеф һәм тыныч күк йөзе телиләр! Бәйрәм белән, кадерле ветераннар!

Рәсемдә: Яңа Чишмә ЭЭБ ветераны Алексей Ефимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев