Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гомере буе туган авылында

3 октябрьдә Чаллы Башы авылыннан Фәргать Хәбибуллин үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Фәргать Галимулла улы Хәбибуллин 30 елдан артык җитәкче вазыйфаларда эшли һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертә.

Яшьлек

1953 елның 3 октябрендә гади колхозчылар гаиләсендә өченче бала туа, аңа Фәргать дип исем кушалар. Ул күп балалы, уңган гаиләдә үсә һәм тәрбияләнә. Бу гаиләдә биш бала да балачактан ук авыл хезмәтенә өйрәнеп үсә, әти-әниләренә хуҗалыкта ярдәм итә һәм кечерәкләрен карый. Бераз алгарак китеп, шунысын да әйтик, биш баланың барысы да исән-сау, икесе Казанда, берсе Чистай районында, ә Фәргать гаиләсе белән туган авылында яши.

Күрше Шахмай авылында 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1971 елның көзендә Фәргатьне армия сафына алалар. Ул Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядән соң уку елы башланганчы ДТ-75 тракторында эшли, ә 1974 елның 1 сентябрендә Чистай совхоз-техникумына укырга керә. Диплом алганнан соң икенче көнне үк 1977 елның апрелендә «Татарстан» колхозы рәисе Гайфетдин Хөснетдинов аны терлекчелек буенча механик булып эшкә чакыра. 

Эш

Яшь, перспективалы белгечне шунда ук күреп алалар һәм 1982 ел башында ук Чистай районында гына түгел, ә республикада да иң зурлардан саналган «Татарстан» колхозының баш инженеры итеп билгелиләр, аңа Шахмай, Чаллы Башы, Чертуш һәм Акъяр авыллары керә. Хуҗалыкта йөзләгән берәмлек трактор, комбайн, автомобиль һәм авыл хуҗалыгы машиналары булган. Боларның барысын да эш хәлендә тотарга, вакытында ремонтларга һәм чәчүгә, азык әзерләүгә һәм уңыш җыюга әзерләргә кирәк була. Фәргать Галимулла улы үзенә йөкләнгән барлык бурычларны да яхшы үти, моның өчен колхоз һәм район җитәкчелеге тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.

1983 елда Яңа Чишмә районы оешканнан соң «Татарстан» колхозы дүрт мөстәкыйль хуҗалыкка бүленә һәм Фәргать Хәбибуллин 1985 елдан 1994 елга кадәр туган авылында «Алга» колхозында баш инженер булып эшли. Ул тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын торгызуга һәм сатып алуга, аларның эшчәнлегенә, механизатор кадрларын сайлап алуга күп көч һәм энергия куя. 1994 елда намуслы һәм энергияле белгечне район җитәкчелеге тәкъдиме буенча авылдашлары бертавыштан колхоз рәисе итеп сайлыйлар, анда ул 12 елдан артык хезмәт куя.

Бу елларда яңа җитештерү биналары, складлар, 50 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелә, барлык техника яңартыла. «Алга» колхозының җитештерү күрсәткечләре даими үсә һәм хуҗалык районда алдынгыларның берсе була, монда Фәргать Хәбибуллинның да өлеше зур зур.

2006 елда аны Яңа Чишмә КМС заводы директоры итеп билгелиләр, анда ул 2011 елга кадәр эшли һәм, сәламәтлеге буенча (кызганычка каршы, инсульт була), вазыйфасыннан китә. Сүз уңаеннан, хәзер Фәргать Галимулла улының сәламәтлеге сизелерлек яхшырган, моның өчен ул табибларга һәм Ходайга бик рәхмәтле. 

Җитәкче вазыйфаларда эшләгәндә Фәргать Хәбибуллин зур иҗтимагый эш алып бара, берничә чакырылыш район һәм авыл Советы депутаты була. Һәм бүген дә ул җәмәгать эшчәнлеген алып бара — җирле мәчет мәхәлләсенең ревизия комиссиясе рәисе булып тора.

Аның авыл хуҗалыгы җитештерүендәге казанышлары Россия һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары, республика һәм район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. КМС заводы директоры булып эшләгәндә завод Россия буенча иң сыйфатлы май чыгарган өчен алтын медальгә ия була.

Гаилә

Армиягә кадәр үк Фәргать шул авылдагы бер чибәр кыз Нәкыяга күз сала һәм армия хезмәтеннән соң, Чистай техникумында укыганда, 1975 елда алар туй ясыйлар. Нәкыя лаеклы ялга чыкканчы 31 ел сыер савучы булып эшли. 

Алар ике бала үстерәләр. Илдар «Закрома» ҖЧҖ җитәкчесе урынбасары булып эшли, кызы Ләйсән — укытучы. Алар гаиләләре белән шул авылда, әти-әниләреннән ерак түгел генә яшиләр, һәрберсенең ике баласы бар. Фәргатьнең һәм Нәкыяның оныклары инде зурлар — өчесе Казан шәһәрендәге институтларда укый, Илдарның кызы — Шахмай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныфында белем ала. Бәйрәм һәм ял көннәрендә барысы да әти-әни йортына җыела. Хәбибуллиннарның йорты бик чиста, бөтен ишегалды чәчәкләргә күмелгән, хуҗалык корылмалары һәм бакча тирәләре тиешенчә каралган һәм төзекләндерелгән.

-2020 елга кадәр сыер да, үгез дә асрадык, — ди Фәргать Галимулла улы. — Хәзер исә казлар, үрдәкләр һәм тавыклар гына.

Буш вакытларында Фәргат укырга ярата (безнең район газетасын яратып укый), яңалыклар, тапшырулар карый, СВО зонасында булган егетләребез өчен бик борчыла һәм аларның исән-сау кайтуларын тели.

Без Фәргать Галимулла улы Хәбибуллинны 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.

Фәргать Хәбибуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев