Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Әгәр авылда шул чаклы бала туа икән, димәк, аның киләчәге бар!“

Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасында төгәлләнеп килүче, быел 10 еллык юбилеен билгеләп үтүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясенең мөһимлегенә басым ясады.

Депутат үзе хәйриячелек эшен ике ел элек башлаган. Менә инде 12 ел ул шефка алынган районнардагы гаиләләргә булыша. Әлеге вакыт эчендә 6 меңнән артык бала мәктәпкә яңа портфельләр белән, яңа спорт киемендә бара алган, канцелярия кирәк-яраклары белән дә тәэмин ителгәннәр.
"Әлеге яхшы традицияне беренче президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев башлап җибәргән иде, хәзер ул Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан дәвам иттерелә. Әлеге акциядә барлык меценатлар да катнаша диярлек, аларда балаларга ярдәм итү теләге бар. Бу иске һәм яхшы традициягә әйләнде. Балалар бәхетле һәм канәгать калыр дип өметләнәм", - ди Айрат Хәйруллин.
Журналистлар белән аралашканда депутат болай дип билгеләп үтте: "Без ел саен туучылар санын, ничә бала беренче сыйныфка укырга баруын, күпмесе укуны тәмамлавын күзәтеп барабыз. Районнардагы демографик картинаны күз уңында тотабыз. Без авыл районнарында хәзер балаларның күпләп тууын, ата-аналарның үзләренең тормышларын авыл белән бәйләргә курыкмауларын күрәбез, перспективаларны күрәләр,аларның эшләре бар. Һәм бу бик тә яхшы! Бу исә безнең территорияләрнең ничек үсә, зурая баруы турында сөйли".
Айрат Хәйруллин быелгысы елда беренче сыйныфка баручы барлык балаларның да туган авылларында укуларын дәвам итәчәкләренә, ә аларның әти-әниләренең үз эш урыннарын саклап калачакларына ышаныч белдерде. "Балык - тирәнрәк, ә кеше яхшырак урын эзли. Авылларда шул чаклы бала туа икән, димәк, аның киләчәге бар дигән сүз. Бу бик шәп! Чөнки бу төп күрсәткеч", - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев