Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Әгәр телевизор “санны” кабул итмәсә

2019 елда Татарстанда “аналог”тан баш тартып, санлы телевидениегә күчү турында планлаштырыла.

Күчкәннән соң республикадагы һәр телевизор 20 телеканалны бушлай трансляцияләячәк, шул исәптән 1 нче канал, Россия 1 + Татарстан ДТРК, Матч ТВ, СТС , Пятница һ.б., дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Бүген татарстанлыларның күбесендә санлы сигналны кабул итәргә сәләтле яңа телевизорлар бар инде. Мондый телевизор хуҗаларына аларны, әгәр бу элегрәк эшләнмәгән икән, “аналог”тан санлы сигналны кабул итү режимына күчерергә кирәк.
Әгәр телевизор санлы сигналны кабул итә алмый һәм якын арада аны алыштыру планлаштырылмый икән, телевизор караучыларга махсус җиһаз алырга киңәш ителә. Ул җиһазны сатып алганда аның DVB-Т2 стандартта эшләвен, телевизорга тоташтыру өчен кабельнең комплектка керүен, җиһазда USB аергыч һәм каналларны күчерү өчен төймәләр барлыгын тикшерергә кирәк.
Җайланма (җиһаз) 700-800 сум тора. Аны HDMI актуаль разъем аша да, “тюльпаннар” аша да тоташтырырга мөмкин.
Сорауларыгыз булса бушлай 8-800-220-20-02 федераль номерга, консультация ярдәме үзәгенә – (843) 200-05-28 номерына шалтыратырга була, шулай ук ckp_tatarstan@rtrn.ru. электрон адреска да язарга мөмкин, карта.ртрс.рф сайтында барлык тапшыручы станцияләрне,  аларны камап алган зоналарны карау мөмкинлеге бар.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев