Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Григорий Быков: “Ветераннарга зур бүләк ясадылар“

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм Ленинград блокадасын төшерүгә 70 еллыкны бәйрәм итү кысаларында 30 августтан 14 сентябрьгә чаклы Татарстан Хөкүмәте тарафыннан республиканың сугыш ветераннары һәм кадетчылары катнашында "Казан-Санкт-Петербург" теплоход круизы (сәяхәте) оештырылган иде.

Безнең районнан сугыш ветераны Григорий Иванович Быков барды. Ул сәяхәттән бик күп тәэсирләр белән кайткан. Теплоходта тормыш чараларга бай булган, төрле концертлар, сугыш турында нәфис фильмнар караганнар, ял кичләре, яшьләр белән аралашканнар. Татарстанлылар белән бергә круизда шулай ук блокада кичергән Ленинград ветераннары да булган. Без Петропавел Бистәсендә кунакта булдык.
-Үзегезнең тәэсирләрегез турында сөйләгез әле?
-Экскурсияләрдә, бай тарихы булган төрле шәһәрләрдә: Ярославль, Кижи, Рыбинск һ.б. музейларда булдык. Костромада шәһәр тарихы музее бик ошады, тик барыннан да бигрәк, әлбәттә инде, Санкт-Петербургтагы Пискарев мемориалы, Петропавловск крепосте, Исаакиевский соборы һәм Эрмитаж нык истә калды. Төнлә ничек итеп күперләрне күчерүне күрдем. Ленинградта үз гомеремдә мин икенче тапкыр булдым, беренче баруым 1974 елда эш буенча Киров заводына - колхоз запас частьләр алырга җибәргән иде.
Минзәләдә яшәүче ветеран белән ике кешелек каютада яшәдем. Һәр каютаны бер кадет шефлыкка алган. Алар иртән безне уяталар, алдагы көннең программасы белән таныштыралар иде, озатып та йөрделәр. Без, ветераннар, үзара нык аралаштык. Арабызда өч Советлар Союзы Герое (Казаннан Борис Кузнецов та), ике Социалистик Хезмәт Герое бар иде. Сугышта катнашучыларның күбесе 90 яшьне узган булсалар да, әле нык күренәләр. Концертларда хәтта җырлап, "Катюша" көенә биеделәр дә. Бу ветераннарга зур бүләк булды. Өйдән теплоходка чаклы да алып бардылар, кайтарып та куйдылар.
-Өегезне сагынмадыгызмы соң? Ни дисәң дә сәфәрдә ике атна булгансыз?
Хатыны Нина Петровна көлемсерәп:
-Башта һәр көнне шалтыратып нәрсә күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйли иде. Сәяхәтләре азагына туган ягын, яраткан шөгылен - Шушмага балыкка йөрүен сагынды. Григорий Ивановичны һәркем аңлардыр, кайда гына булсаң да үз өең сагындыра.
Әңгәмәне Ольга ИВАНОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев