Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Гыйнвар һәм февраль айларында җан башына алкоголь сату күләме 2,23 литр тәшкил иткән

Районда алкогольле продукцияне 39 сәүдә объектында 20 оешма сата.

Яңа Чишмә авылында алкоголь 10 сәүдә ноктасында сатыла, шуларның 1се — «Татспиртпром» АҖнең ваклап сату челтәренеке һәм 9зы — коммерция оешмалары. Авыл җирлекләрендә алкогольле продукция 29 сәүдә объектында сатыла, шуларның 14е — «Татспиртпром» АҖнеке, 2се — «Чаллы сәүдә базасы» ҖЧҖнеке (Татпотребсоюз) һәм 13е — коммерция оешмалары. 

2024 елның гыйнвар-февраль айларында барлыгы 2,85 мең дал алкогольле продукция сатылган (2023 елда — 2,81 мең дал), үсеш — 1%.

Татпотребсоюз предприятиеләре тарафыннан — 0,07 мең дал (2023 елда — 0,05 мең дал), үсеш — 52 %; фирма челтәре буенча — 0,57 мең дал (2023 елда — 0,58 мең дал), кимү — 3%; коммерция структуралары тарафыннан — 2,21 мең дал (2023 елда — 2,18 мең дал), үсеш — 2%.

Читтән кертелгән алкоголь продукциясе буенча сату 14%ка арткан, әмма аракы буенча 1% кимегән. Республикада җитештерелгән алкоголь һәм аракы буенча кимү — 3 һәм 4 процент.

Гыйнвар-февраль айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 2,23 литр тәшкил иткән, узган елгы дәрәҗәгә карата — 101%.

Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекциясе.

Чистай территориаль органы
8-(84342)-5-49-85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев