Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Гүзәл затларны котладылар

6 мартта РМЙ да район хатын-кызлары өчен бик матур бәйрәм булып узды.


Концертны алып баручы Аня Суворова һәм Илназ Шәйхетдиновлар чараны хатын-кыз, матурлык һәм мәхәббәт турындагы бөек сүзләр белән үреп бардылар.
8 март – яз, мәхәббәт, матурлык һәм, әлбәттә инде, хатын-кызлар бәйрәме. Ул көнне сәхнә түрендә яңгыраган бар сүзләр дә, котлаулар да сөйкемле хатын-кызлар өчен иде.
Беренчеләрдән булып район башлыгы Вячеслав Козлов сүз алды. Ул район хатын-кызлары хөрмәтенә матур итеп язылган шигырьләр укыды һәм гүзәл затлардан иң яхшыларын Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Бу Елена Черняк – Картлар йорты шәфкать туташы, Гүзәлия Гыйльметдинова – Яңа Чишмә мәктәбе укытучысы, Вера Вәлиуллина –соцхезмәткәр, Ирина Кряжова – суд участогы секретаре, Гөлия Шакирова – Зирекле хастаханәсе хезмәткәре, Вера Коновалова һәм Надежда Сорокина – Черемухово АМЙ, Альбина Сабирова – юстиция майоры, Мария Калмыкова – газ хезмәте мастеры, Гөлия Сабирова – Ленино АҖ секретаре, Наталья Тропынина – Архангел АҖ бухгалтеры.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнүчеләр: “Кулон” а/ф-дан Татьяна Абрамова, “Игенче” ҖЧҖ дән Ирина Зайцева, “Агро-Основа” ҖЧҖ дән Елена Скачкова.
“Ел хатын-кызы” конкурсында җиңүчеләр - Ленино авылыннан Любовь Сидорова һәм Яңа Чишмәдән Светлана Мартышоваларның чыгышлары бәйрәм концертын тагы да ямьләндерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев