Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халык хәтере мәңгелек!

Нәкъ менә бер ел элек "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы битләрендә дөнья күргән "Һәлак булган солдатның туганнары табылган" дигән язмада ("ЯЧХ", 22.06.2016 ел, № 45) Ерыклы авылыннан (Зирекле) Смоленск өчен барган көрәшләрдә һәлак булган кызылармияче Хамәтҗанов Сәлих Әхмәтҗан улы хакында сөйләнгән иде.

Укучыларыбызның исләренә төшереп үтик, солдатның сөякләре 2016 елның 13 маенда Смоленск өлкәсендә Кардымов районының "Переправа" дип аталган җирле эзләнү отряды вәкилләре Гришин Александр, Смирнов Иван, Максимова Наталья тарафыннан табыла. Солдатның һәлак булган урыны - Кардымов районы, Бабеев авылыннан 0,5 км көньяктарак.
1941 елның июль ахыры - август башларында Соловьево (переправа) авылы - Ратчино авылы юнәлешендә көчле сугышлар барган. Һәр карыш Смоленск җире өчен канкойгыч сугыш барган районда Кызыл Армиянең 50 меңнән артык солдаты һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. Территорияне тикшерү барышында эзләнү отряды тарафыннан өч солдатның сөякләре, шулай ук "Зарипов" дип язылган солдат фляжкасы һәм солдат медальоны табылган. Медальонда, "Хамәтҗанов Сәлих, 1920 ел, Татариянең Яңа Чишмә районы, Ерыклы авылында туган", дип язылган мәгълүматлар булган.
Сугышчан хәбәрләрдән (донесение) мәгълүм булганча, 1941 елның июль- августында әлеге территориядә көчле сугышлар барган.
"Переправа" отряды командиры Наталья Максимова чакыруы буенча һәм Татарстанның "Ватан" ВИПЦ (Казан) җитәкчесе (Татарстан Республикасының "Ватан"Берләшмәсе" региональ иҗтимагый яшьләр оешмасы) Рафик Сәлихов, Сәлих Әхмәтҗан улының туганнары 2016 елда Смоленск өлкәсе Кардымов районының Соловьево авылында сугышчыларның мәетләрен (сөякләрен) җирләргә бардылар. Анда барган Мидхәт Лотфуллин 2017 елның 30 апрелендә бу хакта Зирекле музеена - Мидхәт Гариф улы Газыймовка хат юллаган. Хатны тулысынча бастырабыз.
"Анда баруыбыз хакында тиз арада хәбәр итмәгән һәм әлегә кадәр документларны, фляжканы, медальонны һәм алып кайткан бер уч туфракны музейга тапшырмаган өчен гафу итегез. Әгәр дә музей булмаса, без үз абыебыз һәм бабабызның язмышы турында белмәгән дә булыр идек. Хамәтҗанов Сәлих Әхмәтҗан улы - ул минем әнием Маһирәнең абыйсы. Аның бертуган апалары - Мәгъзүрә һәм Мәрьям. 22 сентябрьдә мин, Маһирәнең улы, бертуганның улы Равил, улы Ильяс белән Илдус Хөснетдинов (Мәгъзүрәнең оныгы) һәм бертуганның улы Илгиз ике машинада Смоленскига киттек. Анда кунакханәдә төн кундык, ә иртән мәетләр җирләнәсе урынга киттек. Безне каршы алдылар. Митинг булды, анда район башлыгы, эзләнү төркеме вәкилләре һ.б. чыгыш ясадылар. Балалар шигырьләр укыдылар. Бездән Илгиз белән Ильяс чыгыш ясады. Кыскасы, бар да әйбәт оештырылган иде. Сәлихның һәм аның белән бергә табылган ике солдатның мәетләрен берләштерделәр. Зур снаряд чокырында исемсез солдатлар күп табылган. Бөтен шартын туры китереп, аларның барын бергә туганнар каберенә җирләделәр. Аларга мулла җеназа укыды, поп гыйбадәт кылды. Җирләүдән соң барын да ашханәгә чакырдылар. Халык күп иде. Санкт-Петербургтан, Минскидан да килгәннәр. Без аларны тапкан урынны күрсәтүләрен үтендек. Яңгыр яуганга, үтә алмабыз, дип, безне үгетләсәләр дә, без нык тордык һәм бардык. Аларның һәлак булган урыннарын күрдек. Шулай ук безгә солдатларның мәетләре (сөякләре) табылган снаряд чокырын да күрсәттеләр. Бик күп солдатлар ятып калган кичүгә дә бардык. Анда һәлак булучыларга куелган һәйкәл тора. Без шушы урыннарда булуыбызга бик сөендек. Музейдагы эшләрегез өчен сезгә бик зур рәхмәт".
Музей шулай ук "Переправа" отряды сугышчыларының кызылармияче Сәлих Әхмәтҗан улы Хамәтҗановның туганнарына, якыннарына адресланган җылы хатын да алды.
"Без безнең кече Ватаныбыз - Смоленск җирләре һәм олы Ватаныбыз - Рәсәй өчен гомерен биргән үзегезнең туганыгызны искә алуыгыз - хәтерләвегез өчен чиксез рәхмәтлебез.
Сәлих Әхмәтҗан улы 70 елдан артык үзе һәлак булган җирдә хәбәрсез яткан. Без аның керсез исемен кайтара алуыбызга шатбыз. Батыр һәм күркәм кешенең исемен кайтара алдык.
Соңлап булса да шушы дәһшәтле сугышны җиңгән кешенең җәсәде хөрмәтләп җирләнәчәк һәм сез теләсә кайсы вакытта аның каберенә балаларыгызны, оныкларыгызны һәм оныкчыкларыгызны алып килә алачаксыз.
Сезгә ихлас күңелдән бәхет-шатлык, ныклы исәнлек, имин тормыш телибез. Үзегезне дә, гаиләгезне дә Аллаһ сакласын!"
22 июнь көнне илебездә "Хәтер шәме" акциясе үткәрелә. Бу көнне халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда һәлак булган зиреклеләрнең балалары һәм оныклары ифтар мәҗлесенә җыелачак, бергәләп Коръән аятьләре укып, безнең якты киләчәгебез өчен башларын салган ата-бабаларыбыз рухына догалар кылачакбыз.
Халык хәтере мәңгелек!
Мидхәт Газыймов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев