Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Халыклар дуслыгы йортында “Түгәрәк өстәл“

23 октябрьдә Яңа Чишмәдәге Халыклар дуслыгы йортында милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр һәм районның башка җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында чираттагы "түгәрәк өстәл" булып үтте.

Аны эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты Аппараты Департаменты идарәсенең баш киңәшчесе Альберт Дирзизов һәм район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрделәр. "ТР Рус милли - мәдәни берләшмәсе", "Бөтендөнья татар конгрессы" , "Чуаш милли - мәдәни үзәге", ТР керәшен иҗтимагый оешмасы, "Әрмәннәр берләшмәсе" җирле бүлекчәләре җитәкчеләре район халыкларының мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә, аларның дуслыгын ныгытуда, конфессияара татулыкны булдыруда ирешелгән уңышлар турында сөйләделәр. Болар: милли телне саклау буенча эшчәнлек, милли-мәдәни бәйрәмнәр, авыл көнен оештыру һәм үткәрү, балалар белән эшләү, милли телләрне өйрәнү буенча курслар оештыру, башка мәдәнияткә һәм дингә карата булган мөнәсәбәт буенча халыкта толерантлык хисе булдыру һ.б. Уңышлар экранда конкрет мисаллар һәм күргәзмәле презентацияләр белән ныгытылды. "Түгәрәк өстәлдә" катнашучылар ниләр эшләнүе хакында сүз алып бардылар һәм алдагы эш планын билгеләделәр.
Халыклар дуслыгы йорты директоры Гөлнур Латыйпова аның эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге йорт ачылганнан бирле (2017 елның марты) 400 кеше катнашында 18 чара үткәрелгән.
Конструктив әңгәмәдә иң четерекле милли мәсьәләләр каралган, шул исәптә мәктәпләрдә татар телен өйрәнү дә. Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин билгеләп үткәнчә, республикада бу хәзер һәр яктан тикшерелә һәм ул рус телле балаларга татар телен тирәнтен өйрәнү иреклелек принцибына нигезләнергә тиеш дигән фикер белән килешә. Ленино авылында байтак кына керәшеннәр яши һәм телләр турындагы мәсьәләләрне дәвам итеп, керәшен иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Питеркина монда яшәүче керәшен халкының җирле чиркәүдә гыйбадәт кылуларны туган телләрендә үткәрү теләген җиткерде. - Бернинди дә проблема булмас, - дип җавап бирде благочинный Симеон атакай, - мөмкинлек бар һәм мондый гыйбадәтләрне үткәрәчәкбез.
Яңа Чишмәдә яшәүче берәүнең "ВКонтакте" социаль челтәрдә мәчетләрдә гыйбадәт кылганда тавышның көчле булуы хакында язылган язмасы каралды (күршедә урнашкан йортларда "кечкенә балалар төнлә тавышка уяна" диелгән). Мөхтәсиб Илгиз хәзрәт Әшрапов үтенечне канәгатьләндерү өчен үзенең югарыгы дини җитәкчелеге белән бу мәсьәлә буенча уртак фикергә килергә кирәклеген белдерде. " ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе" бүлекчәсе җитәкчесе Михаил Демидов, яшьләрне күбрәк җәлеп итеп, үзенең халык мәдәниятен саклау буенча эшчәнлекне тәкъдим итте. "Түгәрәк өстәл"дә һәр милли берләшмә үзенең конкрет тәкъдимен кертте, һәм, алар арасында иң мөһиме, туган телеңдәге газета - журналларга язылуны арттыру.
Район башлыгы Вячеслав Козлов Халыклар дуслыгы йортында "Яңа Чишмә хәбәрләре" ("Шешминская новь") газетасы тегелмәсе (подшивкасы) булырга тиеш, чөнки анда район халкының милли бәйрәмнәре, традицияләре һәм мәдәнияте буенча чараларга бик күп урын бирелә (яктыртыла), дип билгеләп үтте. Милли -мәдәни җәмәгать оешмаларының горурланыр нәрсәләре бар, Татарстан халыкларының 3 съезды үткән елда районда милли мәдәниятне үстерүдә байтак әһәмиятле вакыйгалар булды. Аларны бик озак санап булыр иде: безнең халык ансамбльләре һәм башкаручыларның республика конкурсларында җиңүләре, Яңа Чишмәдә республика чуаш мәдәнияте фестивале , Авыл көннәре, район Сабан туенда милли ихаталар (беренче тапкыр "Әрмән ихатасы" да пәйда булды), Ленинода чаңнарны изгеләндерү, Әдәмсәдә - гөмбәзне, Корбан бәйрәме, Питрау һәм Троица һ.б. Шунысы сөенечле , һәр авылда моңа охшаш бәйрәмнәрнең даими иганәчеләре бар, мәсәлән, Чуаш Чабаксарыннан шәхси эшмәкәр Евгений Тихонов. Аны үз чыгышында район Чуаш милли-мәдәни үзәге рәисе Владимир Охотников билгеләп үтте. Альберт Дирзизов районда милли мәсьәләләр буенча эшләнгән эшләр канәгатьләндерерлек булуы турында әйтте. Ул республика милли сәясәттә эшләнгән эшләр белән горурлана, илебезнең башка төбәкләре өчен Татарстан халыкларының янәшә тыныч һәм дус яшәү үрнәге булып тора, диде. Һәм шуңа да республикада һәртөрле милли ызгыш , дошманлык, экстремизм чаткыларын кабызып җибәрергә омтылу булырга тиеш түгел, диде ул. - Татарстан - безнең уртак йортыбыз, анда тынычлык һәм дуслык хөкем сөрергә тиеш. Бу - безнең уртак максатыбыз.
Ольга Иванова
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев