Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр ана балаларын һәм оныкларын аларның уңышлары өчен түгел, ә алар булганга ярата

Елена Барсукова - 14 бала анасы, 33 оныкның һәм 30 оныкчыкның әбисе.

Елена Александровна Барсукова 1937 елның 28 маенда Архангел Бистәсендә туа. Сугыш чоры балаларының авыр шартларда ничек яшәүләре турында кабатлап тормыйк, ә фәкать 1941 елда эшелонны бомбага тотканда аның әтисе һәлак булуын әйтеп үтик. Аның җирләнгән урыны әлегә кадәр билгеле түгел. Еленага, өлкән кыз буларак, хуҗалык белән шөгыльләнергә, энесен һәм сеңелесен карарга туры килгән, чөнки әниләре колхозда эшләгән. Ул үз кулларының ачлыктан шешенүен дә яхшы хәтерли. Сабыйлар үсеп җиткәч, яшәү тагын да авырая башлагач, Ленаны Яңа Чишмәгә таныш кешеләргә нянька итеп бирәләр.

14 яшеннән Елена Горький исемендәге колхозда дуңгыз фермасында эшли башлый. Хуҗалык җитәкчеләре алышынып торган һәм хуҗалыклар да үз исемнәрен үзгәрткән, Елена Барсукованың 56 ел дәвамында барган эше генә үзгәрешсез калган. Ул 70 яшендә лаеклы ялга китә.

«Мине бөтен хуҗалык хөрмәтләп озатты, ә КФХ башлыгы Евгений Белоглазов телевизор, микродулкынлы мич, электр иттарткычы бүләк итте. Әлбәттә, бу бик сөендерде, тик иң кадерле һәм дулкынландыргыч мизгел - минем хезмәтем өчен генә түгел, балаларыбызны тәрбияләгәнем өчен  рәхмәт сүзләре булды», - дип сөйләде Елена Барсукова. - Кызганыч, аларның әтиләре Василий Яковлевич кына бу көннәргә кадәр яши алмады, ул 2005 елда вафат булды».

Елена Александровнага «Герой ана» исеме күп еллар элек, 10 нчы баласы туганнан соң бирелгән. Тормыш дәвам итә, гаиләдә бер-бер артлы 14 бала туган.

Аларны ничек тәрбияләгәннәр? Үз үрнәкләрендә һәм, әлбәттә, иксез-чиксез ана мәхәббәте белән. Авыр тормыш юлын узуга карамастан, Елена Александровна җан җылысын саклап кала алган. Һәм бу мәхәббәте -балаларны яратуы хәзер аңа йөзе белән үзенә кайта. Барысы да гаиләдән тора, дип юкка гына әйтмиләр бит, ә Барсуковларда бар эшне дә күңел биреп эшләү гадәткә кергән.

Барсуковларның балалары һәм оныклары төрле, кемдер бик җитди, кемдер тыйнак, кемдер шат күңелле, кемдер аның янына ешрак кайта, ә кемдер -сирәк, ләкин ана йөрәге аларны уңышлары өчен түгел, ә алар булганга күрә ярата.

Аның мәхәббәте барысына да җиткән һәм бу бүгенгесе көндә балаларның әниләренә булган мөнәсәбәтләреннән дә күренә. Хәер, аларның дүртесе юк инде.

«Үлем дигән нәрсә минем олы балаларымны тартып алырга сәбәп тапты, - ди ул, - ләкин мин аларның кайда ятканнарын беләм, ә менә үз әтиемнең кабере җирдә юк һәм бу бик  тә аяныч».

Елена Александровна сугыш еллары авырлыкларын кичереп, Донбасстагы яңалыкларга кабат колак салырга туры килер дип уйламагандыр да - Елена Барсукованың биш оныгы Донбасс җирен фашизмнан чистарта. Ул Донбасстагы хәлләрнең уңышлы төгәлләнүенә, балаларының исән-сау өйләренә кайтуларына өметләнә.

Аның кичерешләре балалары һәм оныклары тарафыннан игътибарсыз калмый, әйе, алар аны тынычландырмый, ә авыр уйлардан игътибар һәм кайгыртучанлык аша арындырырга тырышалар, шунысы яхшы, барысы да әлләни еракта яшәмиләр. Улы Николай - Казанда, кызы Надежда - Чистайда, Алексей, Иван, Елена, Оля, Михаил, Наташа, Василий һәм Сергей Архангел Бистәсендә яшиләр.  Алар әниләре янына даими килеп торалар, телефоннан шалтыраталар. Ә ул барысы белән дә аралашып торуына бик шат.  33 оныгы һәм 30 оныкчыгы да игелекле Лена әбиләрен игътибарсыз калдырмыйлар.

Елена Александровна кече улы Сергей, аның хатыны Мария, оныклары Диана (ул хәзер Казанда укый), мәктәп укучысы Лиза һәм алты яшьлек Полина белән зур, уңайлы һәм кунакчыл йортта гомер итә. Бу кызлар әбиләрен аеруча да үз итәләр, яраталар, бигрәк тә кечкенә Полина, ул күп вакытын аның янында үткәрә, балалар көне буе бер-берсе белән өй эшләрен башкаралар, әбинең сәламәтлеге турында кайгырталар.

«Әбекәем, йөрәгең авыртса, мин аны кулыма алырмын да, дәвалармын»,- дигән иде миңа бервакыт Полина. Бала әйткән бу сүзләр ничек күңелгә үтеп кермәсен ди инде! Әгәр дә без бу дөньяда кемгә дә булса кирәк икән, димәк, яшибез әле», - диде язмабыз герое. 

Полина күп вакытын әбисе янында үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев