Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һәр егет армиягә барырга тиеш

«Хезмәт итү — изге бурыч»

Павлихин Александр Алексеевич, Тубылгы Тау авылы

Россия Кораллы Көчләренә 2010 елда чакырыла.

Хабаровск читендәге Матвеевка бистәсендә хезмәт итә. Машина йөртүче дә, электрик та булырга туры килә аңа, ләкин ярты елдан соң кече сержант званиесенә ия була, автомобильләрне эксплуатацияләү буенча техник вазыйфага билгеләнә. Бу хакта Тубылгы Тау авылының мәдәният йорты мөдире Айгөл Вафина хәбәр итә.

— Хезмәт итү вакытында Александрның хезмәттәшләре белән ныклы һәм дустанә мөнәсәбәтләре барлыкка килә, хәзер дә алар социаль челтәрләрдә, телефон аша аралашып торалар, уңышлары белән уртаклашалар. 

Александр армиядә хезмәт итү елларын җылы искә ала. армиядә һәр егет хезмәт итәргә тиеш, дип саный ул. «Яшьләргә нәрсә киңәш итәр идең?» дигән соравыма ул кыскача гына: «Хезмәт итәргә һәм бернәрсәдән дә курыкмаска кирәк. Армиядә хезмәт итү елларында үзеңне һәр яктан да сынап карау артык булмас. Армиядән соң мин күп кенә карашларымны үзгәрттем, тормышның асылын белдем, дип әйтергә була», дип җавап бирде.

2011 елда, гражданлык бурычын үтәп, Александр туган авылына кайта, нефть компаниясендә эшли. Мәктәптә укыган елларыннан ук Александр спорт белән мавыга, җыелма спорт командалары составында ярыша. 
2019 елда Айназ исемле кызга өйләнә. Аларның нык һәм тату гаиләсендә өч яшьлек уллары Даниил үсеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев