22 декабрьдә - кышкы кояш торгынлыгы көнендә - Энергетиклар көне билгеләп үтелә. Бу көнне илебез халкына электр һәм җылылык энергиясе эшләп чыгару, сату һәм тапшыру өчен җавап бирүче сәнәгать хезмәткәрләре хөрмәтләнә.
Гадәт буенча һөнәри бәйрәм алдыннан без "Челтәр компаниясе" ААҖ нең Яңа Чишмә филиалында булдык һәм аның начальнигы Харис Хөсәеновтан алар филиалында агымдагы елның төп вакыйгалары, аларның 2017 елны нинди күрсәткечләр белән озатулары һәм яңа 2018 елга булган планнары турында сораштык.
- Быел безнең филиалда вакыйгалар күп булды һәм аларның барысы да мөһим - ди ул. - Мәсәлән, без Акъяр, Чертуш, Черемухово Бистәсе һәм Яңа Иванаево торак пунктларында электр линияләренә капиталь ремонт үткәрдек. Петропавел Бистәсе ягына таба югары көчәнешле линияләр астындагы терәкләрне алыштырдык. Көнбатыш микрорайонында яңа объектларны электр линиясенә тоташтыру буенча зур эш башкардык. Колбаса цехына, ЮХИДИ бинасына, Чернышевский урамында чистарту корылмаларына һәм Сельхозхимия поселогына таба КТП ны (комплектлы-трансформатор подстанциясе) тагы да заманчарак СТП га (баганалы трансформатор подстанциясе) алмаштырдык. Ленино һәм Акъяр торак пунктларында яшәүчеләр үтенече буенча электр линияләрендә яңа җиһаз урнаштырдык, әйтергә кирәк, көчәнеш регуляторлары. Бу чара вакытлыча башкарылды, киләсе елга монда линияләргә тулы реконструкция ясалачак.
.jpg)
Агымдагы елны Тубылгы Тауда яңа клубны электр линиясенә тоташтыру кебек зур эш төгәлләячәк. Берничә ел элек электр линияләрен төзегәндә кайбер шартлы кагыйдәләр исәпкә алынмаган һәм күп терәкләр сак зонасына эләккән. Мәсәлән, Зирекледә киләсе елга безгә линияне сүтәргә һәм аны хосусый милектән читкә чыгарырга туры киләчәк.
Агымдагы елда мастер Булат Зарипов бригадасы - электромонтерлар Самат Фагыйзов һәм Александр Черняк Вл 04 кВ көчәнешле линияләр астында өйрәнү узган. Бригада электр энергиясеннән өзми генә торак пунктларда кабельләрне алыштыру эшен өйрәнә. Бер ел стажировка үткәннән соң бригада хәзерлекнең икенче этабын үтәчәк һәм Вл 10 кВ көчәнешле линияләрдә эшләячәк.
Оешма территориясендә без быел яңа контроль-үткәрү пункты төзедек, территорияне төзекләндерәбез, филиал хезмәткәрләре өчен биналарда һәм кабинетларда уңайлыклар булдырабыз.
Хезмәткәрләр штаты бездә тулысынча комплектланган, профессионалларга кытлык юк. 2018 елда безнең өч хезмәттәшебезнең пенсиягә чыгуын исәпкә алсак, алар урынына алмашчы әзерләнгән инде: болар практика узган яшь белгечләр. Һөнәри бәйрәмебез хөрмәтенә филиал шоферы Геннадий Ерашов район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, инженер Венера Деревяшкина район башлыгының Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Оператив күчмә бригада электромонтеры Александр Бутин һәм санагычларны эксплуатацияләү буенча электромонтер Александр Кузнецовларның портретлары Чистайда Мактау тактасында эленеп торачак.
Язма ахырында үземнең барлык хезмәттәшләремне һөнәри бәйрәм белән котлыйсым килә, ныклы исәнлек, гаиләләренә иминлек һәм хәвеф-хәтәрсез эшләүләрен телим.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев