Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәркемгә үз туган ягы якын

6 октябрьдә Ленино авылыннан Любовь Александровна Калинина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аның өендә без берничә тапкыр булган идек инде: ире белән бергә гомер итүләренең 60 еллыгы, 2021 елда ире Андрей Федоровичның 90 яшьлеге уңаеннан.

Любовь Александровна үзе Ленино авылыннан, гомере буе диярлек шунда яшәгән. Ире Андрей Федорович авырып киткәч, кызлары әти-әниләрен Яр Чаллыга алып киткәннәр. Кызлары Татьяна әтисенең яраларын көненә ике тапкыр бәйләгән. Аннан соң Татьяна ире Илья белән Әдәмсәдә йорт салганнар (Илья шушы авылдан ерак булмаган Пещеркадан) һәм әти-әнисен шунда алып кайтканнар. Ләкин, кызганычка каршы, ел ярым элек гаилә үзенең ир-атларын югалткан. Баштан авыр чирдән соң Андрей Федорович бакыйлыкка күчкән һәм бабасы үлгәннән соң 9 көн үткәч, барлык туганнар да бабайны искә алырга дип җыелганда, Илья да вафат булган.

Любовь Александровна хәзер Татьяна белән бергә яши.

— Илюша исән булса, Татьянага йорт-кураларны каравы җиңелрәк булыр иде, — дип авыр сулап куя Люба түти. — Эшчән, алтын куллы, бик игелекле иде киявем. Ә инде безне, картларны, ничек карый иде! Киявем булса да, мин аны улым кебек яраттым! 

Әби янына аның башка кызлары да гел кайтып торалар. Мария белән Анна Яр Чаллыда, Галина — Түбән Камада, Валентина — Чистайда яшиләр. Юбилей көнендә кызлары аш бүлмәсендә тантанага әзерләнгәннәр, аны барысы да бергә җыелып — гаилә белән 7 октябрьдә билгеләп үтәргә карар кылганнар. Әбинең 10 оныгы да үзләренең балалары белән юбилейга килергә вәгъдә иткәннәр (әбинең 12 оныкчыгы бар).

Любовь Александровна бик аралашучан, сөйли башласа, тыңла да тыңла инде менә. Әтисен, ул саңгырау булса да, хезмәт армиясенә алганнар. Үзенең туенда ул җиккән атта баш киемен кимичә генә йөргән, шуннан аның колакларына салкын тигән. Армиядә аның инвалид булуын аңлагач, кире өенә җибәрәләр. Ул Казаннан җәяүләп кайтып китә, ләкин кайтып җитә алмый, юлда вафат була. Әниләре өч кыз һәм балачактан инвалид булган ике улы белән ялгыз кала. Ул көндез бригадада, төнлә — каравылчы булып эшли. 

Люба кечкенәдән үк аның белән бергә башаклар җыярга йөргән. Сугыштан соңгы бала чагындагы әнә шундый күренеш аның хәтеренә уелып калган:

-Кичен хатын-кызлар кырдан чалгыларын тотып кайта. Бишәр, кайчагында унар хатын бергә кайта иделәр. Үзләре кычкырып елыйлар, күз яшьләре ага, шул ук вакытта җырлар да җырлыйлар. Мин шуңа гаҗәпләнә идем. Ничек инде шулай?! Үскәч, аңладым, үпкәдән, арыганлыктан елаганнар бит алар. Ирләре фронтта, барлык авырлыклар алар җилкәсенә төшкән бит.
14 яшендә фермага бәрәннәр караучы булып эшкә килә. Аннан соң күршесе аны үгезләр карарга өйрәткән һәм үз янына эшкә алган. Үгезләр белән печән, салам ташыганнар. Люба бер көн мәктәпкә йөри, ә икенче көнне әнисе белән бергә чаналар тартып утынга барган. Үзләре үк кискәннәр, ярганнар. Салкыннарда сыерны өйгә керткәннәр, өйдә генә сауганнар. Шулай итеп, Люба 2 сыйныфны тәмамлый.

Кияүгә чыга, ире Андрей урман хуҗалыгында эшләгән, яхшы эшләгәне өчен аңа бура бирәләр. Алар яңа йорт төзиләр, ә моңа кадәр каенаналары белән ике тәрәзәле өйдә яшәгәннәр. Булган җиһазлары — өстәл һәм тимер карават кына. Өйне торгызалар, хуҗалык булдыралар. Кызлары эшчән булып үсәләр, шулай ук үзләре утын да кисәләр, яралар да, чөнки абыйлары булмаган бит. Любовь Александровна колхозда төрле эшләрдә эшли: амбарларны сылаганнар, салам төягәннәр, печән чапканнар. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була, ә биш бала тәрбияләгәне өчен «Ана медале» белән бүләкләнә.

Хәзер Любовь Александровна гомуми авыру буенча 2 төркем инвалид. Эшләгән дәвердә күпме җәрәхәтләр алуы турында сөйләде. Аяк бармагын, кулын, кабыргасын сындырган. Аякларының, кулының авыртуына зарланып алды. Өй эчендә ике таяк белән генә йөри, йортка да чыга.

— Кызым берәр җиргә китсә, әкренләп тәлинкәләрне, кашыкларны юам. Әгәр дә ул өйдә булса, бу эшләрне эшләтми инде. Әкрен генә булса да, йөрергә тырышам. Кызларым, оныкларым кайтып тора, барысы да үз янына чакыра, ә мин: «Бабаем монда үлгән икән, мин дә монда ахырга кадәр булачакмын. Иремне туган ягында, Ленинода җирләдек», -дип сөйләде. Үзе исә туган авылын, үз йортын бик сагына.

Юбилей көнендә Любовь Александровнаны Әдәмсә АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова һәм АҖ башкарма комитеты хезмәткәрләре котлаган. Бүләкләр алып килгәннәр. Шимбә көнне Ленинодан оныклары, оныкчыклары, сеңелесе килгән. Өч өстәл әзерләгәннәр. Туган авылыннан әбекәйне зур сюрприз көткән. Бүләкләр белән аны котларга Ленино җирлеге башлыгы Светлана Питеркина һәм Алексей Демидов, вокалчылар Елена Кондеева һәм Марина Сапарева составындагы ансамбль килгән. Алар аның өчен авыл турында җыр башкарганнар.

— Әнием шулкадәр канәгать иде ки, сөенеченнән, хәтта, елап та җибәрде. Аны әле Ленинода онытмауларына шатлана, — дип сөйләде Татьяна телефон аша. — Аннары без әтинең яраткан җырын җырладык. Ленинодан килгән кунаклар да безгә кушылды — музыкаль номер килеп чыкты. Әни тагын борчылды шикелле, шулай булмый ни, бу көнне күпме хатирәләр искә төште, чөнки алар бит әти белән 68 елга якын яшәделәр. Авылдашларның да килүенә бик шатланды, алар да әнине котладылар. Аның бөтен тормышы авыл белән бәйләнгән бит.

Фото: Любовь Александровна сеңелесе, кызлары һәм Ленинодан килгән кунаклар белән. Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев