Теләсә нинди оешмада хезмәт хакы түләү һәм социаль взнослар чыгымнарның күпчелек өлешен тәшкил итә, шунлыктан эш бирүчеләр персоналны тотуга киткән чыгымнарны киметү өчен хезмәткә түләү фондының бер өлешен салым түләүдән яшереп калалар.
Барлык хезмәткәрләрнең рәсми хезмәт хакыннан физик шәхесләргә салынган салым (НДФЛ) тотып калына. Хезмәткәрләргә түләнә торган хезмәт хакыннан салым түләү бурычы эш бирүчегә йөкләнә.
НДФЛ ставкасы Рәсәйдә иң түбән ставкаларның берсе - ул 13%. Әмма эш бирүче, НДФЛдан кала, бюджетка бюджеттан тыш фондларга иминият взнослары да күчерергә тиеш, аларның күләме исә шактый югары. Болар бар да эш бирүчене хезмәт хакын "конвертларда" түләүгә яки кешене эшкә хезмәт килешүеннән башка гына алырга этәрә. Яңа Чишмә район прокуратурасы "Архангельское" КФХ эшчәнлегендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде, тикшерү нәтиҗәләре бер гражданинның 2016 елның 1 июленнән КФХ-да көтүче булып эшләвен һәм аның белән хезмәт килешүе төзелмәвен ачыклады.
Хезмәт законнарын бозган өчен КФХ башлыгы Татьяна Белоглазовага карата Россия Федерациясенең административ хокук бозулары турында Кодексның 5-27 маддәсе 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгату турында карар чыгарылды.
Административ материал карап тикшерелде, гаепле зат 10 мең сум күләмендә штраф сыйфатында административ җаваплылыкка тартылды. Аннан кала, район прокуратурасы гражданнарның мәнфәгатьләрен яклап, Яңа Чишмә район судына хезмәт мөнәсәбәтләре очрагын тану һәм хезмәт хакы бурычын һәм файдаланылмаган ял өчен, акчалата компенсация түләттерү турында гариза язып, Яңа Чишмә район судына җибәрде. Гариза каралу стадиясендә.
Руслан ГАЛИМОВ,
район прокуроры ярдәмчесе
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев