Җәмгыять
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Татарстан Республикасы Яңа Чишмә район суды рәисе Закиров Равил Хамәтнур улы "Тырышлык өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
Закиров Р.Х. 1994 елның 2 августында Яңа Чишмә район суды судьясы булып сайланганчыга чаклы 6 ел дәвамында Яңа Чишмә РЭЭБнең Тикшерү бүлегендә тикшерүче, өлкән тикшерүче булып эшләде һәм бу дата аның өчен дә бик истәлекле булып тора.
2016 елның 10 ноябрендә Россия Президенты Указы белән ул ТР Яңа Чишмә район суды рәисе итеп икенче срокка билгеләнде.
Р.Х. Закировның "Татарстан Республикасының атказанган юристы" дигән мактаулы исеме бар һәм Россия Федерациясе Югары суды каршындагы Суд департаменты Генераль директоры әмере буенча "Тырышлык өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнүе хезмәт бурычларын намуслы башкарганы өчен чираттагы бүләге булып тора.
Р.Х. Закировны лаеклы бүләге белән котлыйбыз, ныклы исәнлек, иминлек һәм эшендә яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев