22 июньдә гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Хәлимә Ногман кызы Миңнегуловага 90 яшь тула.
Хәлимә апа Чистай районының Татар Баганалысы авылында дөньяга килә. Әйбәт гаиләдә тәрбияләнә, мәктәптә уку алдынгысы була. 1941 елны Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, диплом алгач, балаларны грамотага өйрәтергә теләвен аңлап, педагогия училищесына керә. Хәлимә Ногман кызының мөгаллимлек стажы 1946 елны Чаллы Башы мәктәбендә башлана. Беренче дәрескә ничек хәзерләнүен, дулкынлануын әле дә яхшы хәтерли. 19 яшендә дәрәҗәлерәк күренү өчен гади костюм тектерә. Тик балаларга беркайчан таләпчән булмый. 1949 елның март аенда Хәлимә сугыштан кайткан лейтенант егет Хәмәдиев Хөсәен Мортаза улына тормышка чыга һәм Шахмайга күченә. Бәхетле никахта 31 ел гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Әлфия, Рушания, Марат - өчесе дә әниләре сукмагыннан китәләр, әтиләре һөнәрен (ветфельдшер) сайлаучысы булмый. Олы кызлары Казанда яшиләр, әниләре хәзергесе вакытта аларда кунак була. Хәлимә апа үзе Шахмайда улы Марат гаиләсе белән бергә яши. Марат та, әнисе кебек үк, 35 ел Шахмай мәктәбендә белем бирә, хатыны да пенсиягә чыкканчы укытучы булып эшләгән, хәзер аларның кызлары эшләрен дәвам итә. Хәлимә апаның, өч баласының, килененең һәм оныгының хезмәт елларын кушсаң, гомуми стаж 190 елдан артык чыга. Районда аның укучылары Гөлнара Сабирова, Гөлчәчәк Галяутдинова, Ләлә Усманова - үзләре дә педагоглар.
Хәлимә апаның туганнары, авылдашлары арасында абруе зур, һәр дүртенче кеше - аның укучысы. Тик ул абруеннан файдаланып, яшьләрне үзгәртергә алынмый. Хәлимә апаның район мәгариф бүлегеннән алган Мактау грамоталары да бихисап, ул "Хезмәт ветераны" исеменә дә лаек булган.
- Безнең әби замана кешесе, - дип сөйли оныгы Раилә, - барын да хәтерли, аңлый, үзенең авырулары белән дә безне ялыктырмый. Яше арткан саен сәламәтлеге какшаса да безгә бик белгертми, сау-сәламәт күренергә тырыша. Әбиебез балаларыбызны карашырга рәхәтләнеп ризалаша, балалар да карт әбиләре янында рәхәтләнеп калалар.
22 июньдә юбилярны өч баласы, дүрт оныгы, сигез оныкчыгы һәм күп санлы укучылары туган көне белән котларлар.
Үз чиратыбызда без дә аңа ныклы исәнлек, матур картлык телибез.
Лариса Федорова
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев